Яңа ел кәрваны

Яңа ел алдыннан укучыларны төрле күңел ачу бәйрәмнәренә чакыручылар күп була. Һәр чакыручы үзләрендәге бәйрәмнең иң мавыктыргыч булачагына ышандыра. Безне чакыручылар да күп булды. Ә менә “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан мәдәнияте музеенда булачак бәйрәм программасы белән танышкач, һич икеләнмичә укучыларымны шунда алып барырга булдым. Казанда яшәп тә, бу мәчетне күрмәгән балалар күп бит әле, җитмәсә, программасы бик тә кызыклы булырга охшаган.

Карлы буранлы көннәр булса да, җилдереп кенә барып җиттек “Кол Шәриф” мәчетенә. Нурлы бинага аяк басуга, балаларның күзләрендә очкын кабынгандай булды. Мондагы матурлыкка, каршы алучыларның ягымлы тавышына, искиткеч матур киемнәренә сокланмый мөмкин түгел шул. Программа беренче класс укучыларына катлаулырак булмасмы дип уйлап куйган идем. Кая ул! Оештыручылар уен-сәяхәтне кызыклы да, мавыктыргыч та, шул ук вакытта сабый аңларлык итеп оештыра алган.

Изображение удалено. Изображение удалено.

622 елда мөселманнар Мәккәдән Мәдинәгә күченә. Бу вакыйгадан соң 1432 ел үткән. Уен-сәяхәтнең максаты балаларга бу күчешнең мөһимлеген аңлату иде. Укучылар белән Казаннан Мәккәгә хыял самолетында очтык. Юлга чыгар алдыннан укучыларга бүләк ителгән гарәп теле сүзлеген сәяхәт дәвамында укучылар бик теләп кулланды. Дөяләргә утырган укучыларны Согуд Гарәбстаныннан килгән гүзәл кыз Фатыйма белән кәрванчы “чүл буйлап” озатып йөрде. Балалар глобус, карта белән эш итәргә өйрәнде, табышмаклар аша йолдызлыклар белән танышты. Кунакчыл Кактус балаларны көнчыгыш чатырында каршы алды. Укучылар матур яулыклардан, арафатлардан серле дә, сөйкемле дә иделәр. Шул вакыт азан тавышы яңгырады. Бу сәяхәткә илаһи бер серлелек, нур өстәгәндәй булды. Һәр укучыга Шамаил бүләк иттеләр. Иң мөһиме, алар “Сәлам” сүзен үз куллары белән язды. Сәяхәт дәвамында балаларга дөрес җаваплары өчен оча торган палас кисәкләре бирә бардылар. Палас җыелып беткәч, билгеле, аңа “утырып” очтык. Сәяхәт соңында укучылар искиткеч матур бер “аланда” серле сандыкны эзләп тапты. Менә гаҗәп, сандыктагы көнчыгыш тәм-томнары нәкъ балалар санынча булып чыкты. Әй, шатландылар соң. Сәяхәт озын булса да, балаларны ялыктырмады. Аларның шау-шулы, шатлыклы авазларыннан автобус шоферы гына ялыкса инде.

Изображение удалено.

Соңыннан үземне кызыксындырган сораулар белән җитәкчесе Рушания Фаил кызы Шәфигуллинага мөрәҗәгать иттем.

– Махсус оештырылган мондый очрашулар булачак, – диде ул. Балалар – безнең киләчәк. Үзебезнең мәдәниятебезнең күпкырлы бай булуын балаларга күрсәтәсе, аның җәүһәрләрен шундый чаралар аша аларга җиткерәсе иде. Программаларны балаларга аңлаешлы да, кызыклы да итеп әзерләргә тырышабыз. Тиздән музейның бишьеллыгына күргәзмә оештырылачак. Рәхим итегез! Кызыксынучылар музейга шалтырата ала (5678101, 5678125) яки www.kazan-kremlin.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА,

шәһәре, 155 гимназия укытучысы.

Комментарии