Ничә Битаманны беләсез?

Хәзерге заман кешесе ике генә Битаманны белә, Олы һәм Кече Битаманны. «Битаман-Пошалымда, ягъни Кече Битаманда...» – дип язалар. Болар икесе ике авыл. Төзәтергә кирәк. Юкса бу хата район гәҗитенә дә («Биектау хәбәрләре» 2020, 24 июль, 5 биттә), төбәк тарихын язучының китабына да кереп китте. «Фирдәвес Гарипова китергән документларда Кече Битаманны бөтенләй дә башка исем белән – Пошалым, Битаман Пошалымы, Битаман пүчинкәсе дип тә йөртелүен күрәбез» ди язучы Рафис Корбан («Без – Кече Битаманнар!» К., 2018, 13нче биттә). Юк шул, алай түгел ул. Кече Битаманның башка исеме – Битаман казакы авылы. Ул Пошалым түгел. Битаман – Пошалым да, Битаман Пошалымы да, Битаман пүчинкәсе дә түгел. Гомумән мондый атамаларның булганы да юк. Урысча чыганакларда «Битаман по речки Пшалым». Ә имамнар язып тутырган Метрикә дәфтәрләрендә аның татарча исеме «Битаман пүчинкә Пошалым иле», кайбер очракларда кыскартылып «Пүчинкә Пошалым иле» диелә. Н.Н. Вячеслав төзегән Списоктан күренгәнчә, ул Олы Битаман авылыннан ярты чакрым ераклыкта булып, анда 53 хуҗалык булган (Олы Битаманда 51 хуҗалык). 1885нче елда төзелгән план-картада алар инде «Большие Битаманы и Битаманы по речки Пшалым» дип бергә күрсәтелгәннәр. Ягъни, бу вакытта әлеге ике авыл кушылып беткән. (Домохозяева деревни Б.Битаман, Битаман по р.Пшалым Казанской губернии и уезда Студено-Ключинской волости - Ф.81, Оп.2, Дело 208).

Инде Кече Битаман авылына килсәк, ул Ашыт елгасының аръягында булып, бөтенләй башка өязгә (Царевококшайск.уезд) караган. Һәм дә А. Артемьев Списогында ул акка кара белән «Битоман по речки Битоманкъ» дип язылган. (Кара: Списки населенных мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. Казанская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859 года. Санкт Петербург, 1866, 124нче биттә) Сүзне тагын да озайтсак, Кече Битаманда йомышлы татарлар яшәсә, Битаман пүчинкә Пошалым илендә (шулай ук Олы Битаманда) татар җәмгыятенең иң түбән катламы – ясаклы татарлар яшәгән. Мисал өчен, 1762нче елда үткәрелгән 3нче ревизиядә «Починка по речки Пшалым»ның ясаклы татары Мөслим Ермак улының Малый Битаманнан хатын алганлыгы теркәлгән. («У Муслюма жена Амза Иштерякова 30 лет, взятая тое же сотни из деревни Малых Битоман»). Күренә ки, Битаман пүчинкә Пошалым иле (Битаман по речки Пшалым) белән Малый Битаман (Битаман по речки Битоманкъ) икесе ике авыл. Өч нарат арасында адашмыйк. Бу очракта биш нарат арасында. Чөнки Битаманнар бөтенесе бишәү. 1721нче елгы ревизиядә дүрт Битаман бер Дело эчендә теркәлгән: 1) д. Битеман, лист 64, 64 об. (Бүген Олы Битаман); 2) д. Битеман по речки Пшалым, лист 65 (Бүген Олы Битаман б-н кушылган); 3) д. Битеман по речки Юван, лист 66, 66 об. (Бүген Ювас авылы); 4) д. Битеман по врагу Ачаку, и по ключу Асану, лист 67, 67 об. (Бүген Әсән). (Фонд 169, Опись 2, Дело 3). Монда бишенче Битаман юк. Кул сузымындагы Кече Битаман авылы башка өязгә караган чөнки.

Габдерәшид ТУКТАРОВ,

Биектау районы, Биектау авылы

Комментарии