«Сез әле мине белмисез…»

«Сез әле мине белмисез…»

Быел Буа дәүләт драма театры үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Буа театры дигәч, күз алдына аның җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил САДРИЕВ килеп баса, театрны аннан башка күз алдына да китереп булмый. Ә аның сәхнәгә чыкканына 100 ел ук түгел бит әле. Раил әфәнденең үзеннән дә: «Буа театрына 100 елмыни? Әле күптән түгел генә барлыкка килде бит ул!» – дип аптырап сораучылар бар икән.

«ШУШЫ КӨННӘН БУАДА ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ БУЛА!»

– Без дә сорамый калмыйк инде: Буа театрына 100 елмыни?

– Буада спектакль уйный башлауга 100 ел – без шуны билгеләп үтәбез. 1913нче елда Әкрәм Мифтахетдинов исемле кеше, шәкертләрне җыеп, спектакль әзерли башлый. Нинди генә архивларда булмадык инде без – ул кешенең кемлеген белә алмадык. «Учитель» булган дигән мәгълүмат кына бар. Әлбәттә инде, бу спектакльгә җәмәгатьчелек, бигрәк тә дин әһелләре каршы чыга. 1915нче елда Мифтахетдинов патша хөкүмәтенә «прошение» яза: Буада татарча спектакльләр уйный башлау өчен цензор сорый. Патша хөкүмәте рөхсәт бирми. 1917нче елгы Февраль революциясеннән соң гына рөхсәт алуга ирешкәннәр. Һәм шул ук елның 4нче маенда Буада «Казанга сәяхәт» дигән беренче спектакль уйнала. Халык бер-бер нәрсә майтара күрмәсен, дип, солдатлар саклап тора.

Безнең Буа – уңдырышлы як. Чөнки бездә – кара туфрак. Шуңа күрә ачлык елларында, авыр заманнарда безнең якларга килеп яшәп торучылар шактый булган. Гражданнар сугышы елларында Буага Фәйзи Биккинин белән Салих Сәйдәшев кайталар. Алар бездә музыка мәктәбе ачып калдыра. Кариев труппасы артистлары – Камал I, Ситдыйк Айдаров, Шакир Шамильский, Галия Камская һәм башкалар кайтып, Буада бер елдан артык торалар, спектакльләр куялар. Алар белән бергә кайткан Зөләйха Богданова, Арча кызы, Буада кала һәм 50нче елларга кадәр, үзе үлгәнче, театрны җитәкли. Бүген Буада Зөләйха апаның урамы да бар.

Ә 1924нче елларда Буага республиканың беренче атказанган артисты Бари Тарханов кайтып төшә. Ике ел эчендә театрны күтәрә ул. 12 мең сум акча юнәтеп (ул вакытта бик зур сумма), театрны биналы итә.

Сугыш елларында Тинчурин театры Буага кайтып тора. Менә шулай бер күтәрелеп, бер сүнеп яшәгән ул безнең театр.

– Күтәрелеш чорының тагын берсе театрга сез килеп кергәч булды кебек…

– 2002нче ел иде. Мин студентларга фәлсәфә укытып йөрим. Динә Латыйпова шалтырата. Ул безнең авыл килене, Рафаэль Латыйпов минем физкультура укытучысы иде. «Буада бер спектакль куярга иде, син бит театрны яратасың, әйдә, оештырыйк әле», – ди Динә апа. Теләр-теләмәс кенә Буага кайттым. Кешеләр җыелган. Кайсы идән юучы, кайсы укытучы – Динә Латыйпова труппаны төрле кешеләрдән туплаган. Әйдә, уйнап карыйк, дип, «Гөргери кияүләрен» уйнадык.

Шуннан Латыйповларның гастрольгә чыгып китәсе булды. Ә театр инде башланган, аны ташлап булмый иде. Үз көчем белән тагын бер спектакль чыгардым. Һәм ул халык театрлары арасында беренче урынны алды. Шуннан китте инде.

– Буа театрына дәүләт театры статусы бирелү дә могҗизага тиң булды.

– Монысы өчен Шәймиевкә рәхмәт! Башта театр бинасын төзекләндерүгә акча бирде ул. Буа театрына дәүләт статусы бирүне сорап, хатлар яздык, аларны Айрат Арсланов, Илһам Шакиров кебек 50ләп зыялыбыз имзалады. Яңартылган бинаны ачарга килгәч, Шәймиев: «Шушы минуттан Буада дәүләт театры булачак!» – диде. Чыннан да, могҗиза булды бу.

«МИННӘН ӘЙБӘТ УКЫТУЧЫ ЧЫГАР ИДЕ»

– Сез кечкенәдән артист буласы кеше түгел идегезмени, Раил әфәнде?

– Юу-ук. Дөрес, мин кечкенә чакта мәктәптә спектакльләрдә уйнап йөрдем үзе. Гомер буе театрга гашыйк булдым. Тик үземнең театраль белемем юк.

– Белем буенча тарихчы икән бит сез. Тарих укытучысы булып эшләдегезме?

– Өч ел тирәсе укытып алдым. Югары уку йортына кергәндә, тарих белән бик кызыксына идем. Тарихның ялганнан торганын укырга кергәч кенә аңладым. Кем җиңә – шул тарихны яза, үзенчә яза икән.

Шулай да үз белгечлегем буенча эшләвемне дәвам итсәм, миннән яхшы гына укытучы чыгар иде. Бер очракны сөйлим әле. Мин ел саен яз башында Мәскәүгә орлыклар һәм китаплар алырга бара идем. Берсендә барып кына җиттем, Казаннан, мин укыткан техникумнан шалтыраталар: «Раил, тиз генә кайтып җит, комиссия килде, аттестация башлана», – диләр. Директорның: «Монда Раилсез булмый, ул ачык дәрес күрсәтергә тиеш», – дигәнен дә әйтеп күрсәтәләр. Директор әйткәч, кайтасың инде. Икенче көнне дәрес. 90 минут. Минем үз укыту алымнарым бар иде, шуларны кулланып, үземчә кызыклы гына дәрес үткәрдем. Дәрес беткәч, яныма атылып завуч килеп җитте. «Ты что сделал? Наша аттестация на волоске висит, а ты такой урок показал», – дигән була. Күрсәткән дәресем дөрес булмаган, янәсе. Менә комиссия җыелды, анализ ясыйлар. Минем дәрескә чират җиткәч, завуч сикереп торды да: «Гафу итегез инде, Раил Илдарович ул университет тәмамлаган, пединститут түгел. Шуңа күрә укыту методикасын белеп бетерми», – ди. Комиссиядәге хатын моны бүлдерде: «Бу егетнең дәресе миңа бик ошады, мин хәтта тәнәфескә дә чыкмыйча аның дәресен ахырга кадәр карап бетердем һәм караган дәресләр арасыннан аныкы иң яхшысы дип әйтер идем. Методиканың нигезе «метод» бит. Укытучы балага белем бирү өчен үз алымнарын кулланды», – дип, миңа бик яхшы бәя куйды. Шуннан соң миңа премия бирделәр.

– Сез бүген Буада яшисезме, Раил әфәнде, әллә Казандамы?

– Мин өч арада яшим: туган авылым Адав-Толымбайда. Әтием исән-сау, шунда яши. Төп нигезне сипләдем. Ул нигездән 328 ел буе безнең нәсел өзелмәгән. Улыбыз Казанда кытай телен өйрәнә, 4нче курста укый инде. Ул башкалада укыганда янында булыйм, дип, хатыным Эльмира да Казан мәктәбенә эшкә керде, алар янына да килеп торам. Ә елына 200ләп көн гастрольдә үтә. Әле яңа гына Казахстан якларында, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта спектакльләр күрсәтеп кайттык.

Изображение удалено.«БАШТА КӨЛДЕРДЕМ, ХӘЗЕР ЕЛАТАМ»

– Ничек уйлыйсыз, хатыныгызга сезнең белән яшәү…

– Авыр! Без икебез ике төрле кеше. 30 ел торабыз инде, ул әле дә мине аңлап бетерә алмый. Миңа түзеп торган хатын биргәне өчен Ходайга бик рәхмәтле мин. Мин кискен, кызу, үземчә эшли торган кеше. Өй кешесе түгел. «Син ник өйдә утырмыйсың, синең гаиләң бар бит», – диләр миңа. Мин анда озаграк тора башласам, минем кызулыктан шартлый бит ул гаиләм (көлә). Эльмира шуны аңлап, мине кабул итеп яши.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.– Икәүләшеп сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз икән…

– Безнең 8 ел балабыз булмады. 1995нче елда табиблар куркыныч диагноз куйды: беркайчан да балагыз булмый, диделәр. Тормышымда да авыр вакытлар иде бу. 90нчы елларда, бөтен ил бандит-бандит уйнаганда, алар белән дә бәйләнешеп алырга туры килде. Көннәрнең берендә, кулыма Порфирий Ивановның «Детка» дигән китабы килеп керде. 1нче гыйнвардан Иванов методикасы буенча салкын су белән коена башладым, бер айдан соң миңа хатыным да кушылды. Башта бик авыр булды, температуралар күтәрелде – организмнан шлак чыкты. Температура 38дән артып киткәч, сәгать саен салкын су белән коенасың – шулай төшә температураң. Буадан Адав-Толымбайга – 4 километр. Шул араны кыш көне яланаяк кайта идек.

Берзаман Эльмира балага узды! Бездә фото бар: 22нче декабрь көнне бәкедә коенып чыккач төшкән идек. Ә 25нче декабрь көнне тупырдап торган малай – улыбыз Фәрит дөньяга килде. Җиде көн булгач, мин аны салкын су белән юа башладым. 29нчы гыйнварда, бер айлык улымны мунчада чабындырдым да, бер аягыннан гына күтәреп урамга алып чыгып, кар көртенә ыргыттым. Аннары кып-кызыл булган баланы кабат мунчага алып кердем. Бу хәлне күреп торган әни һушы китеп егылды. Хәзер Фәрит ике метрлы тап-таза малай, Аллаһка шөкер.

Мин инде ике елга якын сода эчәм. Онкологиядән дару Эстәрлетамакта – тау булып өелеп тора, дим мин (анда сода тавы бар. – Авт.). Организмның әчелек балансы бозылса, зарарлы бактерияләр үрчү өчен идеаль мохит барлыкка килә. Менә шул балансны тәртиптә тоту өчен кирәк тә инде ул сода. Бер стакан кайнар суга бер бал кашыгы сода болгатып, иртән ач карынга эчеп куям. Мин иртән ашамыйм да. Әле уянып та җитмәгән организмга көчләп ризык тутыруны дөрес түгел дип уйлыйм. Җылы суга бер кашык бал болгатып, содалы судан соң шуны эчеп куям. Ярты көнгә җитә ул, ә организм ашыйсы килгәнен үзе белдерә.

Кайвакыт водород перекисе дә эчәм. Безнең организмга кислород кирәк. Кислородсыз мохит янә бактерияләрне үрчетә. Су кислород белән водород кушылмасыннан тора, ә водород перекисендә кислород ике тапкырга күбрәк.

– Раил әфәнде, сез ничә процент юмордан һәм ничә процент җитдилектән торасыз?

– Хе, 50гә 50 бугай ул. Киенгәндә һава торышына карап киенәбез бит: салкын булса җылы киенәсең, көн җылырак булса – җиңелрәк. Бу очракта да шулай. Юмор корал бит ул, бик көчле корал. Мин ул коралны гел үзем белән йөртәм – кирәк чакта алып куллану өчен. Театр оешкан гына елларда безгә тамашачы кирәк иде. Ә тамашачыга ул вакытта нәрсә кирәк? Юмор! Шуннан мәзәкләр китте, аның билдән түбәне дә булды инде. Бүген мин күләм сыйфатка күчте дип уйлыйм. «Сез әле мине белмисез» дигән яңа программада сәхнәдә ике сәгать буе татарча җитди шигырьләр сөйлим, халык ике сәгать дәвамында елый-елый карап утыра.

– Җырда: «Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер», – дип җырлана…

– Юкка түгелдер. Узган ел 50 яшьлек юбилеемда мин болай дигән идем: агач утырттым, малай үстердем, йорт салдым. Агачлар утыртуны дәвам итәм. Башка бала өчен вакыт узган. Ә бер йортым булгач, икенче йорт миңа нәрсәгә? Үзең белән теге дөньяга алып китеп булмый бит аны. Мин шуны аңладым: кеше дөньяга буш килә һәм буш китә. Менә шул килү белән китү арасындагы вакытны адәм баласы үзе белән алып китә алмый торган әйберләр җыеп, алар өчен сугышып, талашып үткәрә. Бер көнне Әҗәлетдин Газраилевич килеп баса, әйдә, киттек, ди. Менә шул вакытта бөтен нәрсә юкка чыга. Адәм баласы бары тик 9 грамм авырлыктан торган «флешка»сын – җанын гына алып китә. Мин кешеләрнең менә шул «флешка»сына уңай кичерешләр, яхшы энергетика күчерү белән шөгыльләнәм.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии