- 29.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
20нче ноябрь көнне Арчаның 9нчы «Шатлык» балалар бакчасында Каз өмәсе узды. Татар милли киемнәре кигән нәни балаларны күрүгә таң калдым. Кызларның күлмәкләре дисеңме, малайларның чигелгән түбәтәйләреме – болар берсе дә беркемне дә битараф калдырмады. Чараның хөрмәтле кунагы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрә Асия Юнысова да үзенең соклану хисләрен яшермәде.
Каз өмәсе балаларның чыгышларыннан башланып китте. Алар туган телләрендә җырлар җырлап, каз өмәсе турында шигырьләр сөйләп, биеп, театральләштерелгән чыгышлары белән залда утырган әбиләрен, дәү әниләрен шаккатырдылар. Олылар, оныкларының уңышларына сөенеп, аларны алкышларга күмделәр. Әлеге чарада балалар, борынгы йола Каз өмәсендә катнашудан тыш, Асия апа Юнысованың иҗаты белән дә танышты. Шагыйрәнең балаларга багышлап язган шигырь җыентыклары да тәкъдим ителде. Балаларны китапларның матур тышлыклары гына түгел, ә мәгънәле, тәрбияви шигырьләре дә битараф калдырмады. Алар шагыйрәнең һәрбер әйткән сүзенә колак салып, игътибар белән тыңлап утырдылар.
Очрашуда Асия апа Юнысова әйткән сүзләр белән килешәм, «Милләтен онытмаган кеше бик бәхетле», – диде ул. Чыннан да, балаларны кечкенәдән үк матурлыкка өйрәтү, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр белән таныштыруны балаларга туры юл күрсәтү, аларны дөрес юлдан алып бару дип саныйм мин.
Илүзә ГАЛИМҖАНОВА.
КФУ студенты.
Комментарии