Урысча хат язу

Бер авыл егете Мәскәү өлкәсенә керә торган шәһәрчектә армия хезмәтен үткәч, шунда калырга ниятли. Ярлы авыл тормышы, колхозда хезмәт көненә эшләгән чакларын уйлап, чагыштырып, ничек тә биредә калырга була. Үзеннән яшькә зуррак, чибәрлеге дә әлләкем булмаган бер урыс кызы белән увольнениегә чыккач танышып, бераз очрашып йөргән була. Кыз әти-әнисе белән бер генә бүлмәле фатирда яши. 
Хезмәт срогы бетүгә, егет тота да өйләнә. Хәзерге кебек зурдан кубып туй ясаулар юк. Үз гаиләләре белән генә кич утырып алалар. Кияүне дә шушы фатирга пропискага кертәләр. Инде эш табарга кирәк. Хатын-кызлар өчен шәһәрдә оекбаш фабрикасы бар, ә ирләр өчен төзелеш оешмасы. Кияү эштән курка торганнардан түгел. Измә изәргә, балчык, кирпеч ташырга алына. Әле күтәрү краннары да бик чутлы еллар. Сыгылмалы такта баскычлардан носилка белән төзелеш кирәк-яраклары ташыйлар. 
Авылга, әти-әниләргә хәлне аңлатып хат юллый. Алары фатихаларын биреп җавап яза. Тик авыл халкына гына дөресен белгертмиләр. Малайны Мәскәүдә алып калганнар, бер түрә кызы белән өйләнешмәкчеләр, имеш. Кулына бераз акча кергәч, егет авылга посылка сала. Бик күп носки, оек, бераз чәй-шикәр. Фабрикада бракка чыгарылган оек-носкиларны арзан бәягә үз эшчеләренә сата торган булалар. Авыл белән шәһәр арасында хатлар йөреп тора. Йортка кергән ир үз хәлен үзе генә белгәндер инде. Безнең халыкта, йортка кергәнче утка кер, дигән мәкаль дә бар. Бар нәрсә белән килешеп, шул төзелештә эшләп йөри. Үз вакыты белән малай да туа. Авылдан да посылка белән күчтәнәчләр килеп тора. Каклаган каз, чәкчәк ише әйберләрне урыс кода-кодагые да бик ярата. Тик малай туганнарын да чакырмый, авылдашларга да адресын бирмәскә куша. 2-3 елдан үзе генә кайтып, авылда күренеп килә. Күпмедер вакыттан хатын ягы моңа дәгъва белдерә: ни өчен хатны сиңа татарча язалар? Ир, ничарадан бичара, дигәндәй, бу турыда үзенекеләргә язып җибәрә. Ирнең авылы бик кечкенә, анда урысча язарлык кешеләр дә юк. Шулай да башлангыч классларда укыта торган кызга мөрәҗәгать итәләр. Хатны башта татарча үзләре яза, укытучы кыз тәрҗемә итеп, урысчага әйләндерә. Кызның да урысчасы шул чамалы гына булгандыр инде, төрле сәбәпләр табып, ялындырып кына килә боларга. Хатта авыл хәлләре, кем өйләнгән, кемнең кызы кияүгә чыккан, колхоз быел хезмәт көненә күпме ашлык биргән... Аннары үзләренең сыерлары кайчан үгез иярткән, кайчан бозаулаган. Ничә сарык, аларның ничә бәрәне, казлары ничә күкәй салган, числоның ничәсендә утырган, күпме бәби чыгарган... Күрше Мәсрүрә карчык аягын сындырган икән, аны ничек малай гаиләсенә язмый каласың? Колхозның нәсел үгезе ферма аратасын ватып чыгып, авыл буенча бөтен кешене куркытып йөрүен, авылда булган ирләрнең кулларына көрәк-сәнәк тотып, көчкә үгезне тотып ябуларын, урамда калган бер малайның үгездән куркып тотлыга торган булуын... Менә шуларны урысчага әйләндереп язарга кирәк бит. Өйдәгеләр үзара сөйләшәләр, киңәшәләр дә, өйдәге бөтен секретны кешегә чыгарып булмас, дип, хатны үзләренең дүртенче сыйныфта укучы малайларына гына яздырырга булалар. Ярар, күрше-күләннең хәле аларга кирәкмәс, үзебезгә кагылганын гына яза алсак та җитәр, диләр. Малайга урысча хатны болай яздыралар. Шул елны малай белән киленгә сүчинкә бастырган булалар, тиздән посылка белән җибәрәселәр. «Вам два пара валенки стояли». Тагын ак миронос сарыкның ике бәрән китергәнен ничек язмыйсың инде? Сарыкның урысча «ц» белән язылганын ул малай кайдан белсен? «Белый овса родила два барана». 
Берничә елдан үзләре дә фатир алгач, хатынын һәм ике баласын ияртеп, ир үзе дә авылга кунакка кайта. Өстендә елкылдап торган кремплен костюм, башында эшләпә. Хатыны да яхшы киенгән. Тик ике бала гына бер авыз сүз татарча белмиләр...
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии