«Үзем бай түгел, күңелем бай»

«Үзем бай түгел, күңелем бай»

Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, судагы балык белер, диләр безнең халыкта. Хәер, чын күңелдән яхшылык кылган кеше бу гамәле турында хәтта балыкка да сөйләмәс. Мактаныр өчен түгел, ә, бәлки, күңел һәм җан тынычлыгы өчен изгелек кылучыларны санарга кулдагы бармаклар да җитәр. Менә шундыйларның берсе Теләче районы кызы – Йолдыз Заляева (Галиәхмәтова).

Йолдыз тумышы белән Теләченең Олы Мәтәскә авылыннан. Кечкенәдән үк авыр хезмәтнең ни икәнен күрергә, тормышның ак һәм кара юлын таптарга өлгергән кеше ул. Язмыш җилләренә бирешмичә, үз эшен булдырган тырыш хатын-кызларның берсе дә – нәкъ ул. Кечкенәдән чигү һәм тегү эше белән мавыккан кызның бүген Арча һәм Теләче районнарында пәрдә тегү нокталары бар.

– Әни ягыннан әбием һәм әтием Фидаил дә чигү чигәргә яраткан, кул эшләрен үз иткәннәр. Шуларга охшапмы, мин дә тегү-чигү эшләрен яратам. Бер минут тик тора алмыйм: иртәдән-кичкә кадәр түлләр әзерләсәм, өйгә кайткач, төрле картиналар чигәм. Мин Олы Мәтәскәдә 9нчы классны төгәлләдем дә, Арча районының 120нче һөнәр училищесына укырга кердем. «5нче разрядлы тегүче» квалификациясен алдым. Тагын укыйм әле дип, Казан җиңел сәнәгать техникумына да кергән идем, әмма кияүгә чыгу сәбәпле, укуны ташлап кайтып китәргә туры килде, – дип уртаклашты Йолдыз.

Ул эштән курка торганнардан түгел. Ир-ат эшеме, хатын-кызныкымы – барысын да булдыра. Шуңадыр да, машиналар юучы булып та, идән юучы булып та хезмәт куя. Әмма язмыш барыбер үзенекен итә: озак та үтми Арчада тегүче булып эшләүче бер хатын аны үзе янына эшкә дәшә.

– Анда шактый гына эшләдем. Әйткәнемчә, эштән курка торганнардан түгелмен. Эшләсәм – җиренә җиткереп башкарам. Төн димим, ял димим – барыбер эшлим. Шунда остарып, шомарып та беттем. Яхшырак эшләгән кешене кем яратсын? Шуңа күрә аерылып чыгып, үз эшемне булдырырга ниятләдем. Аллаһка шөкер, инде менә 7 ел үземә эшлим. 7 ел элек беренче ноктам Арчада ачылса, тагын ике елдан Теләчедә ачтым.

Йолдызның пәрдәләре йортны «бизи»

Кешенең уңышына чын күңелдән сөенүчеләр булу күңелле күренеш, әлбәттә. Тик кырын караш ташлаучылар, көнләшүчеләр күбрәк. Йолдыз моны үзе дә яшерми. Шуңа да карамастан, үз эшен яратып башкара ул. Аннан бигрәк, авылларда яшәүче өлкән яшьтәге ак әбиләрне туган көннәре, гомер бәйрәмнәре белән котларга ашкынып тора. Бүләккә дип, үзе әзерләгән пәрдәләрне алып килә. Иң мөһиме – моның барысын да бушлай башкара. «Күңел һәм җан тынычлыгы өчен», – дип аңлата ул моны.

– Мин кушканны үти торган кешеләрдән түгел. Үз теләгем булмаса, аны башкармыйм да. Әбиләрне болай итеп котлау – минем күптәнге теләгем. 23нче февральдән котлый башладым, әлегә кадәр дәвам итәм. Үземнең әби-бабайларым күптәннән үлде. Кызганыч, алар кочагында үсү бәхете тәтемәде. Ә алар белән сөйләшеп утыру гына да ничек күңелле бит! Аларның тормыш турында сөйләгәннәрен тыңлау, бу изге гамәлең өчен рәхмәт сүзләре ишетү – җан рәхәте. Аны аңлатып бетерергә мөмкин түгел. Бушрак чакта бергә эшләгән кызлар белән түлләр әзерләп, тегеп куябыз. Менә шулар арасыннан сайлап, матурларын мин әбиләргә бүләк итеп алып барам. Күбрәк аш-су бүлмәсенә туры килә торганнарын алып киләм һәм элеп тә китәм. Моны кемдер проект ди, күпләр хәйрия, ди. Мин андый сүз белән атамыйм – җаным кушканча эшлим. Әбиләр белән сөйләшеп утырырга, аларны тыңларга яратам. Аларның күбесе «бушка» дигән сүзне ишетеп тә белми. Дәүләт ярдәм итми, ә син үз ризыгыңны алып киләсең, диючеләр дә булгалады. Әйдә, акча бирим әзрәк булса да, дип артымнан күз яшьләре белән рәхмәт әйтеп калалар. Миңа аларның 10 тиене дә кирәкми, чөнки мин аларга әз булса да ярдәм итәргә, күңелләрен күтәрергә телим. Башта үз авылымнан башлаган идем. Безнең авыл җирлегенә караган авылларда яшәүче олы яшьтәге әбиләр турында мәгълүмат җыйдым. Ялгыз әбиләргә генә бүләк итеп йөрермен дигән идем, аннары мондый төркемнәргә бүлмәскә булдым. Кемдер баласы булып та, алардан кадер-хөрмәт күрмәгән булырга мөмкин бит. Эшемнең менә бу ягы бик ошый, бик яратып башкарам. Әбиләр белән фотога төшәм, аларның тормыш юлы турында язып алып, «ВКонтакте» сәхифәсенә урнаштырам. Яшьләргә сабак булсын, дим. Хәзерге яшьләр тормыштан канәгать түгел, һаман зарланалар. Ә менә өлкәннәрнең тормышлары турында укыгач, бераз уйга каласың: без бик яхшы тормышта яшибез икән бит, дисең. Дөрес, чит-ят кеше өеңә кереп пәрдә элеп китсә, аптырашта калырсың. Андыйлар бар. «Мошенник» дип уйлаучылар да булыр дип, мин иң элек теге яки бу әбинең туганнары, күршеләре белән аралаша башладым. Әйтеп куегыз, куркуга калмасын, йә булмаса бергә кереп чыгарбыз әле, дим. Наркоманнарга әфьюн кирәк булган кебек, мин дә әбиләрне сөендермичә тора алмыйм хәзер. Сентябрь башында авырып алган идем, шул вакыт аралыгында бер әбине дә котламадым. Җанымны кая куярга белмичә интегеп йөрдем. «И, Йолдыз, барып, берәрсен котлап кайтсаң, үзеңә рәхәтрәк булыр иде, хәлең мондый булмас иде», – дидем.

– Бу адымыгызны хуплаучылар күптер?

– Аңлаганнар бар. Күпләргә кызык. Арча Сабан туенда бер кыз яныма килеп: «Бик зур рәхмәт сезгә әбиләрне шулай сөендергәнегез өчен», – диде. Яшьләр карап бара, укый икән. Тик ничә кеше, шуның кадәр фикер, дигәндәй. Төрле сүз сөйләүчеләр булды. Ыштансыз син, шул пәрдәләрне сатып акча эшли алыр идең, диючеләр дә юк түгел. Дөрес, кыйммәте дә, арзанлысы да китә. Әмма бер тапкыр да ник кыйммәтлесен бирдем инде, дип бер тапкыр да әйткәнем дә, уйлаганым да булмады. Тиенен дә санаганым юк, кирәк тә түгел. Бу эшем өчен нәрсәдер көтмим дә. Күңел тынычлыгы өчен эшлим.

Хәзер Йолдыз Арча районының Наласа авылында яши. Ире белән ике бала тәрбиялиләр. «Мактанырлык әйберем юк, бар булганым – күз алдында. Бай да түгелмен: гади машинада йөрим, гади йортта яшим, миллионнар эшләмим. Башкалар кебек кредит түлим», – ди ул. Үзен бай дип санамаса да, күпләрне көнләштерерлек күңел байлыгы бар анда. Шуның белән алдыра да.

– Исемемне яратмый идем. «Мин – Йолдыз», – дип әйтергә ояла идем. Кечкенә чакта бездә сыер бар иде. Әни сыер янына чыгып китәр иде. «Йолдыз, Йолдыз!» – дип кычкыргач, гел йөгереп чыгар идем дә: «Әү, әни», – дияр идем. Әни: «Сиңа әйтмим лә, сыерга әйтәм», – дип җавап бирер иде. Елар хәлгә җитеп, өйгә кереп китәр идем. Миңа сыер исеме кушканнар, дип үпкәләп йөргән чакларым да булды. Бер хатирә дә истә калган. Мин – матурлык яратучы кеше. Гөлләр үстерергә яратам, чисталыкны үз итәм. Наласа авылы мәдәният йорты артында балалар мәйданчыгы бар. Бервакыт аның яныннан узганда мәйданчыкның буяулары купканын күрдем. Озак уйлап тормадым, Арча үзәгеннән 7 төрле буяу алып кайттым. Шулай буяп ятам. Минем янга балалар килде дә:

– Ә сез нишлисез? – диләр.

– Менә матурлыйм, – дим.

– Кем кушты сезгә? – диләр.

– Беркем кушмады. Үземнең эшлисе килде.

– Ә сезнең исемегез ничек? – ди берсе.

– Йолдыз.

– Күктән егылып төштегезме әллә? – дип көлештеләр дә:

– Мультфильмдагы Лунтик та күктән төште һәм яхшылаклар эшләп йөри бит. Сез дә шуның кебек, – дип, миңа «Лунтик апа» дип дәшә башладылар. Менә шундый күңелне җылыта торган сүзләрне һәм өлкәннәрдән чын йөрәктән әйтелгән «рәхмәт»ләрне ишеткәч, бу тормышта ничек яхшылык эшләмисең ди?..

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии