Раяз белән аралашу шатлыктан гайре бернәрсә дә китерә алмый!

Раяз белән аралашу шатлыктан гайре бернәрсә дә китерә алмый!

Әлбәттә, бүген җырчылар бик күп, заманасы шул. Шуңа да чын талант ияләрен аралап алуы авыр, чөнки кеше боткасыннан кемнедер эзләп табу җиңел эш түгел. Икенче ягы да бар, талант иясен күпме генә кеше массалары белән капларга тырышсаң да ул аерылып торачак. Мин шәхсән үзем, күп кенә җырчы җырлаганда, алар өчен борчылып, көч биреп утырам. Ә менә Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов җырласа, бер борчуым да юк, бары тик аның җырлавыннан ләззәт алу гына бар. Хәтта исем китә, ничек итеп ул шундый югары дәрәҗәдә, җиңел итеп җырлый ала?! Аңа Аллаһ барын да биргән, килеш-килбәт, буй, ягымлы йөз һәм искиткеч моңлы тавыш! Мин аны шактый күптән беләм, бергә төрле чараларда чыгыш ясарга туры килде. Әлбәттә, талант якты булган саен аның турындагы фикерләр бер төрле генә була алмый, бөтен кешегә ошап та бетә алмый талантлы кеше. Миңа калса, Раяз белән аралашу шатлыктан гайре бернәрсә дә китерә алмый. Минем юмор дәрәҗәсенә туры килә торган юмор хисе дә көчле анда. Улым Роберт Мортазин бала чакта татар җыр сәнгатенә ничектер салкынрак карый иде. Бер елны Раяз белән бергә Түбән Новгород өлкәсендәге Рыбушкино авылындагы Сабан туенда чыгыш ясадык. Роберт та безнең белән барган иде, Раязның җырлавын күреп, татар җырына гашыйк булды. Әле алай гына да түгел, татарча җырлый башлады, татарча көйләр язу белән мавыкты. Раязның кешеләргә тәэсире бик зур. Син җырны-моңны чын мәгънәсендә аңлый торган кеше икән, Раязның иҗатына гашыйк булмый калу мөмкин түгел! 

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии