«Шәүкәт, син бик бәхетле кеше…»

«Шәүкәт, син бик бәхетле кеше…»

– Менә монысы – Шәүкәт абыйның караваты, монысы – көзгесе, ә менә монысы – «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә киеп уйнаган киемнәре…

Саба районы, Миңгәр авылы китапханәчесе РСФСРның халык артисты Шәүкәт ага Биктимеровның музее белән таныштырып йөри. Артист үзе дә, бер күзен кыскалап, шаян елмаеп, почмакта карап тора сыман.

Шәүкәт абыйның бала чагы үткән Миңгәр авылындагы (тууын Шәүкәт абый Казанда туган. – Авт.) әлеге музей 2014нче елда ачылган. Саба үзәк китапханәсе республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә 300 мең сум грант откан да, шул акчага ике бүлмәдән торган музей ачып куйганнар. Бер бүлмәдә – Шәүкәт абыйның шәхси әйберләре, икенчесендә – фотосурәтләре, иҗаты. Халык артистының төп нигезе дә исән, анысы үзе бер музей.

28нче октябрь – халык күңеленә Әлмәндәр булып кереп калган Шәүкәт аганың туган көне. Шул уңайдан аның якын кешеләре белән аралашып, истәлекләр барладык.

ШӘҮКӘТ – УКЫТУЧЫ

Вәрәкыя апа Зарипова Шәүкәт Биктимеровның авылдашы гына түгел, укучысы да. Артист булырга дип Казанга чыгып киткәнче, Шәүкәт ага башта Миңгәр мәктәбендә укытып алган. Вәрәкыя апаны да дүрт ел укыткан ул. Бүген 77нче яше белән баручы ханым Шәүкәт абый турындагы истәлекләре белән уртаклашты:

– Укыган вакытта шунысы истә калган: Шәүкәт абыйлар өендә ипи пешерәләр иде. Сугыштан соңгы авыр еллар бу, ачлык заманы. Озын тәнәфестә Шәүкәт абый өйләреннән ипи белән сөт алып чыгып, безне ашата торган иде.

Шәүкәт абый бик зур артист булса да, бик гади, җор телле иде. Авылдашлары белән дә аралашып яшәде. Аларның өе кырыеннан гына инеш ага, аның суы чип-чиста була торган иде. Менә Шәүкәт абый авылга кайтып төшә дә иртән иртүк майкачан килеш кенә, сөлгесен иңенә асып, шул инешкә юынырга төшә. Йөзләре кызарганчы рәхәтләнеп юына да, авыз эченнән нәрсәдер көйли-көйли, өенә кереп китә.

Миңгәр мәктәбе директоры булып эшләгәндә, миңа Шәүкәт абыйның юбилеен оештыруда катнашырга туры килде. Иҗатына – 50, үзенә 70 яшь иде. Шуңа әзерләнгән вакытта Шәүкәт абыйларның Казандагы фатирына бардым. Хатыны Рәмзия апа бакчага киткән иде, ишекне Шәүкәт абый ачты. Иң кадерле кунагыдай сөенеп каршы алды, тиз генә чәен куеп җибәрде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык без аның белән. Бик күп фотолар биреп җибәрде, аларны мәктәпкә алып кайтып, стендлар ясадык.

Юбилей узганнан соң, чәй табыны артында сөйләшеп утырдык. Монда Шәүкәт абый да, башка артистлар да бар. Шулвакыт Шәүкәт абыйның әйткән бер сүзе истә калды: «Гомер узды», – диде ул. Аңа каршы Нәҗибә Ихсанова: «Шәүкәт, син бик бәхетле кеше, синең туган нигезең бар, сине шушылай зурлап каршы алучы авылдашларың бар, ә менә безнең кайтырга нигез дә, авыл да юк», – диде.

Шәүкәт абыйларның фатиры да гади генә җиһазланган иде. Югыйсә, аның кебек дәрәҗәләргә ирешкән икенче берәү булса, әллә нинди йортлар салып кергән булыр иде инде. Дәүләт яңа фатир биргәч, Шәүкәт абый элек яшәгән фатирын кире дәүләткә кайтарды, балаларына калдырмады. «Кемдер торакка мохтаҗ булырга мөмкин бит, ә безгә бер фатир да җитә», – дия торган иде.

ШӘҮКӘТ – АБЫЙ

Шәүкәт Биктимеровның энесе Җәүдәт абый бүген Казанда яши. Шулай да Миңгәргә эзне суытмый, кайтып йөрергә тырыша. Шәүкәт белән Җәүдәтнең әтиләре бер, әниләре – төрле. Яшь аралары да зур: Шәүкәт абый – 1928нче, ә Җәүдәт абый 1947нче елгы. Шулай да әниләрнең төрле булуы да, яшь аермасы да сизелмәде, дип искә ала Җәүдәт абый.

– Мин үземне белә башлаганда Шәүкәт абый артист иде инде. 25 яшендә Казанга чыгып киткән ул. Мин дә кечкенәдән үзешчән театрларда уйнап үстем. 10нчы классны бетергәч, Казанга килдем. Артист буласы килә! Тик Шәүкәт абый бу уемны хупламады: «Энекәш, бер йорттан ике артист чыкмый», – диде. Артист һөнәренең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татып караган кеше буларак әйткән инде ул моны. Шуннан мин техник юнәлеш сайладым.

Абый гомере буе гади булды. Тормышны бик яратты. Авылны да ярата иде. Сабадан Миңгәргә бервакытта да машинага утырып кайтмады. Һәрчак җәяү! Сигез километр ара ул. Бер якта – басу, икенче якта – каен полосасы. Шуларга хозурланып, әкрен генә атлап кайтыр иде. Хатынын, балаларын да шулай җәяү алып кайта иде, хакимият бинасына кереп, мине кайтарып куегыз әле, дип сораганы булмады. Ә авылга кайткач, ике кулын артка куеп, бөтен җирне әйләнеп чыгар иде.

ШӘҮКӘТ – ӘТИ

Шәүкәт абый үскән йорт бүген дә исән. Эчендәге җиһазлары да шул килеш тора. Аларның бер ише – шушы йорттагы әйберләр, бер ишен Шәүкәт абыйның Казандагы фатирыннан алып кайтып куйганнар. Менә кухня гарнитуры. Ишегенә Шәүкәт абый белән хатыны Рәмзия апаның бергә төшкән фотолары беркетелгән. «Әни үлгәннән соң, әти шушы фотоларны табып алып, үз кулы белән кухня шкафына ябыштырып чыккан. Әни һәр көнне күз алдында булсын өчен!» – дип сөйли халык артистының балалары Гүзәл белән Искәндәр.

Шәүкәт абый белән Рәмзия апа бик матур яшәгәннәр. Рәмзия апа үзе дә артистлыкка укыган, тик бу юлдан китмәгән генә. Иренең сәләтен күргән ул чөнки, ул артист булсын, дип тырышкан, аның хакына артист булу хыялын корбан иткән.

Шәүкәт абыйның кызы Гүзәл белән улы Искәндәр гаиләләре белән Казанда яшиләр. Тик икесе дә Миңгәрдә – әтиләре үскән төп нигез янында йорт җиткезеп куйганнар. Пенсиягә чыккач, шушында кайтып төпләнмәкчеләр.

Кызлары Гүзәл сөйли:

– Безнең әти квартплатаны ничек түлисен дә, көнкүреш кирәк- яракларын кайдан аласын да, ипинең ничә сум торганын да белми иде, чөнки өйдәге бөтен эшне әни башкарды. Әтигә җаны-тәне белән театрда булырга мөмкинлек тудырды, аны көндәлек мәшәкатьләрдән азат итте ул. Үзе гомер буе китапханәче булып эшләде.

Әти әнигә өйләнгән көнне үк армиягә китә. Хатынына тими. «Мин сиңа тимичә китәм, кайткач карарбыз инде», – дип әйтеп куя. Шулай итеп, дүрт ел хезмәт итеп кайтканнан соң гына чын гаилә булып яши башлыйлар.

Берсендә әти белән әни ызгышып киткәннәр дә әти: «Син бит минем хатыным, син мине тыңларга тиеш!» – дип әйтеп куйган. Бу сүз әнинең ачуын китергәндер, күрәсең: никахлашу таныклыгын алган да вак кисәкләргә ерткалап ташлаган. Кич җиткәч, әти чүп савытыннан шуны табып алып, әйбәтләп ябыштырып чыккан. Ул таныклыкны да музейга тапшырдык.

Шәүкәт абыйның улы Искәндәр сөйли:

– Кечкенә чакта әти үзе белән гөмбәгә, балыкка алып йөри торган иде. Берсендә шулай урманга киттек. Миңа өч яшь тирәсе булгандыр. Көн бик эссе, тамаклар кипте. Ә эчә торган су алмаганбыз. Юл уртасындагы чокырда су җыелып тора. Инде яшелләнә башлаган. Әти кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, шул суны сөзде дә, миңа эчәргә бирде. Үзләре дә кечкенә чакта шулай эчә торган булганнар икән.

Әти бик йомшак, рәхәт кеше иде. Урамнан барганда аны бөтен кеше диярлек туктатыр, хәл-әхвәл сорашыр, ә ул бөтен кешегә дә ипләп кенә җавап бирер, һәркемне тыңлап торыр иде.

Шәүкәт абый Биктимеров 83 яшендә вафат булды. Балалары әйтүенчә, әле аның сәламәтлеге дә бик әйбәт булган, яшәү дәрте дә ташып торган. Эх, табиблар пычагы ялгышмаган булсамы…

Халык артисты үскән йорт бүген дә яхшы хәлдә. Шуңа күрә аны сүттерәселәре дә килми. «Бу нигезне ташларга җыенмыйбыз. Балаларга да: «Онытасы булмагыз!» – дидек. Аллаһы Тәгалә миңа шушы йортны, әтинең рухын саклап тоту өчен гомер бирә торгандыр», – ди Гүзәл ханым.

Миңгәр авылы халкы да, Шәүкәт абыйның балалары да, Шәүкәт абый Биктимеровның исемен мәңгеләштерүне сорап, Мәдәният министрлыгына хатлар юллаганнар. Ул хатлар министрлыкта тузан җыеп ята, ди. Киләсе елга Бөек Артистның тууына 90 ел. Ичмасам, шул дата уңаеннан булса да әлеге хатлар каралсын һәм уңай якка хәл ителсен иде инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Саба – Казан

Комментарии