«Бомба» шартлаттык…

«Бомба» шартлаттык…

Күптән клубларда булганым юк иде. 20 октябрь көнне «Эрмитаж» клубында «» дискәтүге булачагын ишеткәч, тәвәккәлләп карарга булдым әле. Кайберәүләр: «Эшең беткән икән, укы бераз», – дисәләр дә, « шартлавын» ишетү теләгем көчлерәк булып чыкты. Бәяләр дә тешләрлек түгел икән: алданрак алучылар билетны 200 сумга да таба алды.

Клубка килеп кергәндә, кеше шактый җыелган иде. Соңрак басып торырлык та урын калмады. Мондый чараларга күбрәк яшьләр яратып йөрсәләр дә, гаиләле парлар да шактый күренде. Ә сәхнә түрендә «Татар радиосы» ди-джейлары Әбри Хәбриев һәм Айваз тырышып-тырмашып «бомба шартлатырга» җыена. Алар, дискәтүккә зур яңалык ясарга өметләнеп, маглар, чародейлар сыман, тузга язмаган трюклары белән бер-бер артлы җырчыларны игълан итәләр: имеш, музыкаль бомбабызның эченә тратил салучы, атаклы маг һәм чародей чыгачак икән; музыкаль бомбаның фитиленә ут төртүчеләр Сәяр-Инсаф чыгачак… Җырчылардан , , , , һ.б. тамашачыны нинди дә булса яңалык белән шаккаттырырга тырыша. Әнә бит, бөдрә чәчле Роберт Ямгуров та бөдрәләрен турайтып куйган! «Татар дискәтүкләрен аеруча да яратам. Бүген менә «Төнге такси», «Яратма» җырларын башкарганда кайбер музыкаль үзгәрешләр көтелә», – дип елмайды яңалыклар үзәгендә кайнаучы Алинә Шәрипҗанова да. Хәер, мондый гына яңалыкларга без ияләнеп беттек инде. Яшьләрне кызыксындыру максатыннан күп кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Дискәтүкнең төп бүләген уйнаткан вакытта бераз гына аңлашылмаучанлыклар да килеп чыкты. Бүләкне алу теләге шулкадәр көчле булган бер кыз, сәхнәгә менеп, бүләкне җайлы гына үзенеке итмәкче иде. Ләкин Айваз белән Әбрине алай гына алдармын димә! Нәтиҗәдә, бүләкнең чын иясе табылып, Люция Бикмурзина дигән кыз өенә кәрәзле телефон белән кайтып китте.

Кызып биючеләр күп түгел иде кебек, әллә үзләренең зиннәтле киемнәрен генә күрсәтергә дип килгәннәр инде?! Шулай да татар яшьләре рус дискәтүкләренә йөри, дип борчыласы юк хәзер. Яшьләрне җәлеп итә алырлык күңелле чараларны «Барс медиа» һәрдаим үткәреп тора бит. Вакытың һәм бераз акчаң булса – рәхим ит!

Хәзерге яшьләрне зур яңалык белән шаккатырам димә. Шулай да маглар, чародейлар белән эшләү идеясе яхшы булган. Тик шул идеягә бераз гуманлылык принциплары, яшьләрне яхшылыкка өндәү кебек матур сүзләр дә керсә, яхшы булыр иде. Мәгънәсез сүз сөйләүгә караганда, ул яхшырак бит, килешәсездер? Тик көне буе укудан, эштән арып, бирегә ял итәргә, танышырга килгән яшьләргә бу кызык булыр иде микән – анысын әйтү кыен.

.

КФУ студенты.

Комментарии