- 29.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №33 (25 август)
- Рубрика: Аулак өй
Хикмәтле нигез
Элеккеге Кузнечиха районына кергән безнең Төгәлбай авылы Бизнә елгасының башланган җирендә урнашкан. Ул Иделгә барып тоташа. Без елганың түбән ягында яши идек. Икенче ягы Тау ягы дип йөртелә. Шул тау башы ягында җәмәгате, өч улы белән Кәримулла дигән кеше яшәгән. 3-4 сыеры, атлары, 2-3 дистә сарыгы, 4 имана җире, халыкка вак-төяк кирәк-яраклар сату өчен кирпечтән салган кибете булган. Хезмәтчеләр тотмаган, үз көче белән көн күргән. 30нчы елларда кулак дип, аларны Себер якларына сөргәннәр. Йортларын бер ярлы колхозчыга бирәләр. Алар берничә ел яши дә читкә китә. Йорт Захар дигән тимерчегә күчә. Ул да авылдан китәсе иткәч, уртача гына хакка аны без алдык. Үз йортыбыз тузган иде. Нигезе имән бүрәнәләрдән, түбәсе такта белән япкан, абзарныкы исә саламнан. 1947 елны шуны алыштыра башлагач, салам арасыннан көзге кебек ялтырап торган 1 метрлы кылыч килеп чыкты. Чалгы пычагыннан башканы күрмәгән бар халык бу могҗизаны карарга җыелды. Монда каян килеп эләгүен һәркем фаразлый башлады. Шунда олы яшьтәге Каюм бабай әйтә куйды: “1918 елда Себергә таба качучы Колчак армиясенең офицерлары авылыбыз аша узды. Алар бер-ике сәгатькә ялга туктап, Кәримулла абзыйларда тамак ялгап алды. Шул арада аның бер малае шул кылычны чәлдереп яшереп куйгандыр”. Алар киткәч, артларыннан ук кызыллар отряды килеп кереп, үзләрен куа китә. Авылдан 5 чакрымда булган Зирекле елгасы буенда алар арасында бәрелеш була. Халык кылыч белән үтерелгән ике мәет тә таба. Аларны шул урынга җирләгәннәр. Аннан күп еллар үткәч, карчыклар изгеләр кабере дип, дога кылырга барып йөрде.
1947 елларда Идел буенда корылык. Игеннәр уңмый. Халык ачлы-туклы яши. Кырда коелып калган башакларны язын җыярга йөри. Авылда бер мәчетнең манарасы киселми калды. Ул биек, 40 метрлап иде. Аннан авылның бөтен кыры, 5-7 чакрымдагы күрше авыллар күренә. (Ул манара 1960 елда бер давыл вакытында авып төште. Аның җиз аен күршедә генә яшәүче Закир бабай үзенә алып кереп куя. Хәзер шул ай яңа мәчет манарасында балкып тора.) Кыр сакчылары шуннан карап торып, атларга атланып кырда башак җыючы халыкны чыбыркы белән куып йөргән. Көне буе йөреп, бер-ике кило башак җыеп кайта инде кеше. Берсендә кырда халыкны куарга килгән атлы күзәтүчеләргә Нургаяз абыем шул кылычны күтәреп куркыткан. Ач кешенең ачуы яман, ә һәркемгә гомере жәл булганга тимәгәннәр үзенә, киткәннәр. Икенче елны абыйны ФЗОга алдылар. Киткәндә кылычны тимерче Захарга сатып китте. Ул аннан 3 пычак ясап, йомырка, май, бәрәңге хисабына авыл кешеләренә саткан. Бу пычакларның әле дә берсе авылда саклана, диләр.
Инде безнең гаиләгә килеп җиткән Кәримулла бай йорты тора-бара шактый тузды. 1961 елда без аны сүтеп, яңа йорт салырга булдык. Астагы икенче бүрәнә астының дүртпочмагыннан 10ар сумлык алтын акчалар чыкты. Татар халкында өй нигезенә байлар – алтын, урта хәллеләр көмеш яки бакыр акча салып калдыра торган булган. Олы Шәрифулла абый аларны алып китеп сатып, өй түбәсенә шифер алып җибәрде. Шуннан без күрше малайлары белән Кәримулла байның кибет урынын казып карарга булдык. Бәлки, анда да алтын яшереп калдыргандыр, дип уйладык. Чыннан да, берәр метр тирәнлектә тимер таягыбыз нәрсәгәдер килеп төртелде. Тирләп-пешеп казый торгач, бер тартма килеп чыкты. Анда ат сукасы, дирбияләре, бер җиз ләгән, матур гына бизәкләп эшләнгән җиз комган һәм самавыр иде. Кайтырга туры килсә, кирәге чыгар дип күмеп киткәннәр, күрәсең, бичаралар. Берничә елдан сөрелгәннәрне аклый башлагач, Кәримулланың кече улы Габдулла авылга кайтып, туган нигезенә килде. Алар өеннән имән капка баганасы гына калган иде. Габдулла шуларга таянып, елап та алды. Бездә өч көн кунды һәм авыл картларын җыеп, ата-анасы рухына Коръән мәҗлесе үткәреп, сәдакалар да өләште. Заманында әтиләре Мәкәрҗә ярминкәсеннән алып кайткан комганны тотып: “Идиятулла абый, күпме сорасаң да сора, тик син миңа аны бир инде”, – дип, әтигә мөрәҗәгать итте. “Энем, бер тиен дә кирәкми, ул бит сезнеке, ал”, – диде әти. “Без анда да начар яшәмәдек, эштән курыкмадык, туган җирдән аерылу гына күңелне борчып торды”, – диде әңгәмә вакытында. Әйе шул, туган җир һәркемгә дә кадерле. Ул зираттагы әби-бабасы һәм йорт нигезеннән бер уч туфрак алды. Аны әти-әнисе каберенә сибәчәген әйтте. Алар гозерен үтәгәненә зур канәгатьләнү белән яшәгән җиренә – гаиләсе янына китеп барды.
Сөләйман ШАКИРОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии