- 29.07.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Венераны мин унберенче туганым, дип атый идем. Без ун туган, ә Венера минем тормышыма унберенче туган булып килеп керде. 1983нче елны «Казан утлары» журналында минем «Болын» дип аталган повестым дөнья күргәч, ул мине үзе эзләп тапты. Без якташлар булып чыктык, Венера Саба районының Өчиле авылыннан, мин – Сабайдан. Яшь арабыз җиде ел, ул миннән зуррак, эше дә минекенә караганда дәрәҗәлерәк – Венера Гәрәева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры, мин «Казан утлары»нда корректор. Моның өстенә, минем әле ике кечкенә балам бар, ә Венера ялгыз иде. Әмма безне әдәбиятка, милли мәдәнияткә мәхәббәт якынайтты, ә Венера аның зур белгече иде. Ул минем беренче әсәрләремдә үк сулкылдап торган милли моңны да, гасырлар катламыннан бәреп чыккан җан авазын да, сагыш тулы өметне дә, татар теленең чиксез байлыгын, туган якның мәңге яшел болыннарын, үзенең шунда тәгәрәп үскән балачагын да күргән булып чыкты. Һәм миндә шуларны саклау өчен кулларын сузды, ярты гасырга якын янәшәмдә атлады...
Ул хәлләргә дә инде кырык ел вакыт үткән, инде Венера да, минем дүрт туганым да, яраткан ирем дә бу дөньяда юк. Венерага бу көннәрдә 80 яшь, ирем Җәмилгә 70 яшь тулган булыр иде. Алар бик дуслар иде, серләре килеште. Хәер, минем ике балам да Венера апаларын бик якын иттеләр, аның тәрбиясендә һәм ярдәмендә үстеләр. Җәйләрен без еш кына аның туган авылы Өчилегә кайта идек, минем кайбер әсәрләрем дә шунда язылды. Венера әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә бик белемле, затлы белгеч иде, аның өчен Габдулла Тукай, Чыңгыз Айтматов, Әмирхан Еники кагылгысыз, иң югары дәрәҗәдәге йолдыз иде. Һәм шушы затлы исемлеккә мин дә өстәлдем, Венера минем иҗатымны шушы югарылыкта күрә һәм бәяли иде...
Венера әби-бабасы тәрбиясендә, Өчиле авылында үскән, алар аның өчен иң изге кешеләр иде. Барый бабай шул авылның мулласы була, Тукай үлгәч, ат җигеп, Казанга аны җирләргә бара. Тукай иҗатына мәхәббәт Венерага аннан күчкәндер, мөгаен. Венераның сөйләвенчә, Барый бабайның бертуган энесе, коммунист укытучы Тукайны мыскыллап сөйләгәч, алар хәтта сугышуга хәтле барып җитәләр. Репрессия елларында сөргенгә сөрелүдән Барый бабайны авылдашлары саклап кала. Венерага иң борынгы җырларны да шушы мулла бабасы өйрәтә, аның сәнгать буенча китүенә дә каршы килми, хәзер заманы башка, ди. Венераның әнисе дә гаҗәеп тавышлы җырчы, Минзәлә театрының артисткасы иде.
Венера Казанда кечкенә генә бүлмәдә яшәде, анда пианино һәм шул хәтле бай китапханә ничек сыйгандыр, хәзер үзем дә гаҗәпләнәм! Һәм әле шунда без өелеп ятабыз, җырчылар репетиция уздыра, Арчадан туганнары чиратлап яшәп китә, Яшел Үзәннән сеңлесенең улы, дуслары гел анда. Венера шуларның барысына да вакытын һәм сыен таба. Әле шуның өстенә, ул пенсиягә чыккач та ике җирдә эшләде, төп хезмәтен дә ташламады, музыка көллиятендә дә татар балаларын укытты. Сәбәбе акча җитмәүдә түгел, ә милли белгечләр җитмәүдә иде. Әйткәнемчә, татар мәдәниятен, җыр сәнгатен Венера Хәсән кызы кебек нечкә тоемлаган һәм гыйльми дәрәҗәдә белгән, аның язмышы өчен шул кадәр борчылган, өзгәләнгән башка кешене мин хәтерләмим. Татар халкының борынгы җырлары, бабасының догалары белән бергә, аның канына сеңгән иде... Һәм ул бу байлыкны башкаларга да тапшырып китәргә ашыкты, шуңа күрә, үлгәнче эшләде.
Әйе, үлгәнче, сүзен язу миңа авыр, әмма бу нәкъ шулай булды. Хәтерләсәгез, коронавирус котырган ел иде ул. Ә Венера һаман ансамбльгә эшкә йөри, чөнки ел буе Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек барды. Мин мондый хәвефле вакытта Венераның эшкә йөрүен теләмәдем, үзенә дә әйтеп карадым, бәйрәм программасы чыгарырга кирәк бит, диде. Ансамбль кызлары барысы да бу зәхмәт белән авырып чыкты, шулардан Венерага да йоккан, күрәмсең, туганнары аны бик зур авырлык белән больницага салган. Венера бу чирне җиңде, без гел элемтәдә тордык, мондагы хәлләрне чыккач сөйләрмен әле, диде. Ахрысы, хастаханәдә шикәр чире кузгалган, элек ул аны дарулар һәм ризык белән үзе көйләп тора иде, анда тиешле карау булмаган кебек. Аягым белән тагы салалар әле, диде, аягыңа кагылдыра күрмә, Венера, дидем. Бу безнең соңгы сөйләшү булды.
Ул арада мин үзем дә бик нык авырып киттем, зур авырлык белән, Казан аэропортында тоткарланып һәм тентелеп, Төркиягә операциягә очтым. Әмма кан составым бик начар булуы, азканлылык сәбәпле, миңа операция ясамадылар, даруларымны тотып, кайтып киттем. Ул арада Венераның аягын кисеп атканнар иде инде... Ул шул керүеннән больницадан чыкмады, аягын биш тапкыр кискәннәр, әмма Венераны коткара алмаганнар, ул 2020нче елның 26нчы октябрендә бакыйлыкка күчте. Авыруым сәбәпле, мин Чаллыдан Казанга Венераны озатырга бара алмадым, әмма ике балам да аның янында булды, кызым аның җәсәден Өчилегә хәтле озата кайтты...
Нәкъ бер елдан шул ук чир белән ирем дә китеп барды...
Үлем үкенечсез булмый, ди. Алар икесе дә хастаханәдә, табиблар кулында үлде. Әлбәттә, тәкъдир бар, әмма бу тәкъдиргә сәбәпчеләр дә бар. Ә коронавирус вакытында бу больницалар үлем конвейерына әйләнде. Кеше анда терелү өмете белән керде, кара капчыкта кире чыкты. Бу хәлләргә бәя бирүче дә, җавап тотучы да булмады, барысын да шул зәхмәткә сылтадылар һәм оныттылар. Иң якыннарын югалтканнар гына һаман әрни, һаман җавап эзли...
Хәзер мин аларның икесен дә догаларымда атам-анам, туганнарым белән бергә искә алам. Истәлек-хатирәләрне барлыйм. Әле ярый икесе дә намазга басып өлгерделәр, дип куанам. Аллаһтан алар өчен анда булса да җиңеллек сорыйм... Унберенче туганым Венераның гаиләсе, балалары юк иде, әмма бөтен ансамбль, шәкертләре, укучылары, туганнары аны ана урынына күрделәр. Минем балаларым өчен дә ул иң кадерле кеше булды һәм шулай булып кала да. Бу көннәрдә Венера Хәсән кызының тууына 80 яшь булса да, аны әби итеп күз алдына китереп булмый, ул милләт күңеленә затлы-зыялы, белемле һәм зәвыклы татар хатын-кызы булып гомерлеккә кереп калды. Рухың шат булсын, Венера, җаның тынычлык тапсын, яткан җирең нурлы булсын!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА

Комментарии