Колагың тишелгәнме?

Өченче, дүртенче классларда укыганда иптәш кызларым колакларын тиштерә башлады. Кибетләргә алюминий, калай, бакыр алкалар кайта башлаган чаклар. Кызыл, ал, ак пыяла кашлылары да бар. Аңга шулай кереп калган: һәр хатын-кызның колагы тишелгән һәм алка тагылган булырга тиеш.

Колак тишүче – үзебезнең урамда яшәүче Галихуҗа карчыгы. Исемен белмибез. Ире сугыштан кайтмаган булса да, шул Галихуҗа карчыгы булып йөрде. Безгә генә шулай тоелган, ул әле яше 50 гә дә җитмәгән түткәй булган. Колак тишү бәясе – бер күкәй. Түләүсез килсәң дә борып чыгармый үзе. Әби өч кенә тәрәзәле, салам түбәле бик фәкыйрь йортта яши. Яшьләре минем тирәсе ике баласы мәктәп яшендә. Бөтен кереме бәрәңге бакчасы белән 5-6 тавыгы. Уңышның ничек чыгуына карап, колхоз хезмәт көненә 100, 200 грамм икмәк бирә.

Иптәш кызым колакларын тиштерергә бара. Мин дә иярдем. Йөрәк җитсә, бәлки мин дә тиштерермен дигән уй белән әнкәйдән бер күкәй дә сорап алдым. Әби ачык йөз белән каршы алды. Кулларын кер сабыны белән әйбәтләп юып, кызыйны өстәл янына утыртты. Мин бәләкәйдән каннан курка идем. Башта сабын белән колагын бик озаклап ышкыды (юкарту дип атала икән монысы). Аннары колак яфрагын кер сабыны өстенә куеп, бисмилласын әйтеп, камыт энәсенең күзле ягы белән кырт кына итеп тишеп, тишеккә мулине җебе кертеп төйнәп куйды. Ике-өч тамчы кан да чыкты әле. Мин ни үле, ни тере килеш карап торам. Кесәдәге күкәй җылынып, куллар тирләп чыкты. Әби иптәш кызымның икенче колагын да тишеп, җеп киертте. Бусында кызый бераз ыңгырашып, тартылып та куйды. «Тору белән колагыңны иртәнге төкерегең белән ышкы. Өегездә аракы булса, мамыкка бераз тидереп, гел сөрткәләп тор, кызу мунча кермә, пычрак кулың белән кагылма», – дип, үзенең киңәшләрен бирде. «Әйдә, хәзер син утыр», – ди әби миңа. «Әле мин тиштергән өчен әйбер дә алып килмәдем», – дип ялганладым. «Әйдә соң, башка чакта кертеп чыгарсың», – дисә дә, тиштермичә кайтып киттем. Берәр елдан соң гына бардым «хирург» әби янына.

Инде ул еллар онытылып, пыяла кашлы алкалар киеп йөргән мәлләр артта калгач, мәктәпне тәмамлыйсы елны кибеткә клипсы дигәне кайтып тулды. Болары колакка элдереп кенә куя торган алкалар икән, тишек тә кирәк түгел. Башта моны авылга концерт куярга килгән артистлар колагында күреп шаккаттык. Болар катлы-катлы, зур-зур кара, яшел, хәтта сары кашлы алкалар иде. Без бит алка-йөзекләрне кечкенә кызыл йә ал кашлы дип кенә белә идек. Әле шул еллардан бер табышмак та истә калган: «Асылынган, салынган, кызлар шуңа ялынган».

Инде 70нче елларда алтын-көмеш алка-йөзекләр белән котырттылар хатын-кызларны. Болары авыл кибетләренә кайтарылмады, бары шәһәр, район кибетләренә аерым бер көнне генә китерелә иде. Шулай берсендә, авырып киттем, больницага барам дип, җитәкчеләрдән ял сорап, районда алтын сатыла торган көнне попутка белән район үзәгенә килдем. Мин килеп җиткәнче кибет ишек төбе – кара болыт. Кул аркасына номер сугалар. Шунда алда-артта торган кешеләр белән дә танышасың. Әле чиратта озаклап торып та, җитми калуы бар. Район җитәкчеләренең беркайда эшләмәүче ушлырак хатыннары спекуляция юлына да кереп киткәннәр икән. Алар чиратта беренчеләрдән, чөнки район үзәгендә яшиләр. Иң матурларын гына сатып алып чыгалар да, чират азагындагы хатыннарны читкә чакырып алып, алган алтыннарын күрсәтәләр. Мине дә шундыйлардан берсе чакырып алды. Өстәп түләү суммасын да әйтте. Алай күпкә арттырмады үзе. Алдым инде. Озын эш көнен әрәм итеп, авылга ничек алтынсыз кайтыйм, ди? Аннары алтын алган кешегә иркенлек чыкты инде. Алдым, кидем. 2-3 елдан үз бәясенә сатып, Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән иң кәттәләрен алып кайтып кидем.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

 

Комментарии