- 29.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Күңел түрендә булганнарны бер генә тапкыр булса да ак кәгазьгә төшермәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Бигрәк тә кечкенә чакта еш очрый андый каләм чарлаучылар. Шул вакыт кешенең алдагы тормышын хәл итә дә инде. Кемдер, каләмен ташлап, реаль тормышта калса, кемдер фикерләрен язуны дәвам итә. Нәкъ шундый иҗатчы, гомумән, күпләргә таныш булган шагыйрә Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсендә булырга туры килде.
ШИГЪРИЯТЬТӘН КЕМ БИЗГӘН?
Интернет, социаль челтәрләрдә үзләренең шигырьләрен (хәер, кайберәүләрнекен шигырь дип атарга да кыен) урнаштырып, һәрдаим яңартып торучы яшь иҗатчылар артканнан арта бара. Һәркемгә дә Тукай җене кагылган, диярсең. Юкса, XXI гасыр кешесенә әдәбият кирәкми, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә бит…
– Күпләр шалтыратып, күпләр урамда очраганда, шигырьләрегезне бирегез әле, укыйсы килә, дип сорый. Оятыма димме, шатлыгымамы – китапларым сатуда юк. Аннары безнең сәхнәләрдә еш кына билдән түбән юмор сөйләп, тамашачыга шул гына кирәк дип йөриләр, – дип башлады сүзен Шәмсия апа. – Шундый кичәләрдә булырга да туры килә. Шуңа карамастан, мин үзебезнең халыкны иҗаттан, шигъриятьтән бизгән, аны яратмый дип әйтә алмыйм, чөнки Русия буенча оештырылган яисә халыкара очрашуларда шигырь укыганда, халыкның шигырьләрне йотлыгып тыңлаганына үземнең шаһит булганым бар. Миңа калса, шигырь кешенең җанын дәвалый, чистарта.
Дөрестән дә, «җылы сүз – җан азыгы» диләр бит татарда. Шуның кебек шигъриять тә кеше җанына төрлечә тәэсир итә, кешене уйлата, елата. Әлбәттә, яхшы һәм чын шигырьләр булганда.
«МИН САН АРТЫННАН КУМЫЙМ»
Шәмсия Җиһангированы күпләр шигырь генә яза дип белә, ләкин аның сүзләренә язылган җырлар да бихисап.
– Шигырьләремә язылган җырларны санап барганым юк, гомумән, сан артыннан да кумыйм. Аларны санап китеп, башкаручыларны чакыра башласаң… Илһам Шакиров, мәрхүмә Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев һәм башкаларны атап булыр иде.
Татар эстрадасының бөек җырчыларына алмашка килгән яшь буын артистлары да Шәмсия апаның шигырьләренә көй язып, җыр итеп башкаралар.
– Шигырьләрнең барысы да күңелгә газиз, дисең, ләкин арасында барыбер нык газизе була. Андый шигырьләргә көй дә язылса, мин аны гомер буе тыңлап, исемдә саклап йөрим. Менә шундый шигырьләрнең берсе Фәрит Низамиев кулына эләкте дә инде.
«Насыйп яр» җырының Фәрит Низамиев репертуарыннан икәнен күпләр белсә дә, шигырь авторы Шәмсия Җиһангирова икәне беркая да язылмаган.
«ТАТАР ТЕЛЕН ЯРАТТЫРА ТОРГАН ЫСУЛЫМ БАР»
Шигырь белән мавыккан – гомергә бизмәс эш тапкан, диеп әйтүләре дөреслеккә туры килә. Күңелдә ниндидер тойгылар туу белән шигырь юллары да туа бит иҗат кешесендә. Бу инде гадәти күренешкә әверелә. Белгечләр әйтмешли, бу чирдән берничек тә котылып булмый. Ярый да, үзең генә чирләсәң!
– Хатын-кызның да, ир-ат иҗатчының да аның гаиләсе язмышында беренче урында торадыр дип уйлыйм. Бигрәк тә ялгыз калган хатын-кыз өчен. Мин, шөкер, дөньяга ул белән кыз китердем һәм аларны чын кеше итеп үстерә алдым дип ышанам, алар инде үз гаиләләрен корып, балалар тәрбиялиләр, – ди Шәмсия ханым.
Шәмсия апа – бик бәхетле ана һәм бай әби дә. Терәк була алырдай кызы һәм улыннан кала, 3 оныгы да үсеп буй җитеп киләләр. Ләкин иң кызыгы нидә дисезме? Гаиләләре белән иҗатка гашыйк җаннар икән бит алар. Кызы Гөлназ да, оныклары Камилә белән Илһам да шигырь язу серләренә төшенәләр, төрле конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны яулыйлар икән.
– Телебезне белмибез, халык телебезне сакламый, «кухня» теле дип атый, дибез. Аннары урамга чыгабыз да оныкларыбыз, балаларыбыз белән урысча сөйләшергә тотынабыз. Шөкер мин алай эшләмәдем, алай яшәмәдем дә. Минем балаларымда татар теленә мәхәббәт уятуның бары бер генә ысулы бар. Ул бер дә авыр түгел. Менә без әни янына авылга кайтканда хат язышабыз. Татар телендәге бу хатларны йөз кат укып, хаталарын тикшерәбез, анализлыйбыз. Гаиләдә күргәнне үзенә дә туплый бит бала. Нәкъ шушы сыйфатлар аңа алдагы тормышында терәк була дип саныйм, – ди Шәмсия апа
«МИНЕ ЯРАТУЛАРЫНА ЫШАНАМ»
Кайда нинди генә эш белән мәшгуль булма, эшеңнең нәтиҗәсе иң беренче урында торыр. Табиб өчен – авыруларның тизрәк терелүе, җырчы өчен – тамашачының яратып аның концертларына йөрүе булса, шагыйрь өчен бу нәтиҗә – шигырьләренең укылуы.
– Һаман эшләп йөрим. «Болгар» радиосында «Яшәү яме» тапшыруын алып барам. Аны күпләр яратып тыңлаганын белеп торганга эшлимдер дә инде, чөнки, тавышыңны ишетәсе килә, эшләвеңне дәвам ит, диләр. Шуңа ышанган көн инде.
Гомумән, Шәмсия апа үзенең шигырьләрен яратуларына, иҗаты белән кызыксынып торуларына ышана. Шулай булмаса, ул бүгенгедәй балкып, янып, үз халкы өчен күпләп шигырьләр иҗат итмәс иде бит.
– Минем шигырьләрем бихисап күп икән. Юньле кеше бу кадәр шигырь язмый, диләр. Ләкин кайсы гына төбәккә барып чыксам да, иң беренче «Кыйбла барлау» шигырен укуымны сорыйлар. Иҗатчының ниндидер бер иҗат җимешен хәтерлиләр икән, димәк, ул, чыннан да, халык мәхәббәтен яуларга өлгергән була торгандыр, – ди шагыйрә.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
КФУ студенты

Комментарии