- 29.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Аулак өй
Бу шәхес белән бала чакта ук, телевизор экраннары аша таныштым. «Шикәрем син, балым син» спектаклендә уйнаучы озын буйлы, ягымлы йөзле әлеге актер күп тамашачының күңеленә кереп калгандыр. Күптән түгел, 40 ел гомерен театр сәнгатенә, сәхнәгә, тамашачыларга багышлаган, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинга 65 яшь тулды. Моңа ышануы мөмкин түгел, әлбәттә. Нури абый (хезмәттәшләре, дуслары аны барысы да шулай дип атый) әле дә егетләр кебек! Актерның юбилее уңаеннан, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Н.Сафинның иҗат кичәсе һәм Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектакле премьерасы узды.
…Н.Сафин Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән аңа әтисез үсәргә, тормышның төрле авыр вакытларын да күрергә туры килә. Тик аның йөзенә карасаң, гомер буе бал-майда гына яшәгән диярсең! Актерга хәтта 65 түгел, 55 яшь бирүе дә кыен! Иҗат кешесенең тормышында, бигрәк тә сәхнә кешесенекендә, гаилә бик зур роль уйный. Н.Сафин да хатыны Рәмзия ханымнан бик уңган. Шулай булмаса, 40 ел бергә гомер кичереп, балалар тәрбияли алмаслар иде.
«Татар-информ» сайтына биргән әңгәмәсендә: «Нуриәхмәт абый, сәхнә кешесе өчен иң мөһиме нәрсә?» дигән сорауга ул:
– Гомерен сәнгатькә багышларга уйлаган кешедә ниндидер талант чаткысы булырга тиеш. Ә аннан соң тырышлык та бик кирәкле сыйфат, – дип җавап биргән.
Яшь тамашачылар театрына нигез салып, 25 ел буе театрның әйдәп баручы актеры булу өчен, яшьләр арасында дәрәҗәсен дә, формасын да югалтмыйча, тамашачы мәхәббәтен саклап кала алуы чын мәгънәсендә талант та, тырышлык та сорый.
Юбилярны котларга дип, бар татар театрларыннан диярлек вәкилләр, актерның якташлары, Мәдәният министрлыгыннан вәкил, дуслары-туганнары һәм, әлбәттә, хезмәттәшләре дә килгән иде.
Юбилей уңаеннан сәхнәгә куелган спектакль, премьера хакында да берничә сүз әйтергә кирәктер. «Нигез ташлары» комедиясен әлеге театр өчен Т.Миңнуллин өр-яңадан диярлек үзгәртеп язган. Әлеге спектакльдә балалар өчен дә, олылар өчен дә уйландырырлык урыннар шактый. Шуңа да «Нигез ташларын» гаиләгез белән карап кайтсагыз, һич үкенмәссез!
Лилия ЛОКМАНОВА.
Нуриәхмәт Сафинга – 65!? ,

Комментарии