Яңа елга әзерләнәбезме?

Яңа елга әзерләнәбезме?

Яңа ел – безнең халык өчен иң матур, иң көтеп ала торган көн. Бу бәйрәм алдыннан гына урамдагы кешеләр бәхетлерәк кебек тоела. Киләсе елда тормыш яхшырыр, проблемалар артта калыр дип өметләнү дә, якыннар белән җыелып рәхәтләнеп күңел ачу да булгангамы, яраталар бездә бу бәйрәмне. Ә аңа әзерлек әле берничә ай алдан ук башлана.

НИЧӘ СУМ ТОТКАННАР?

Татарстанда иң купшы әзерлек, билгеле, башкалада. Казан быел Яңа елга иң күп чыгымланачак шәһәрләр исемлегендә беренче өчлеккә кергән. Беренче урында – Мәскәү. Ул 300 миллион сум бүлеп биргән. Икенче урынга 108 миллион сумын туздырырга әзер булганы өчен Санкт-петербургны куйганнар. Аннан әз генә калышып, өченче урында – без. Узган елгы кебек үк, быел Казанны бизәүгә 106 миллион сум акча тотылачак. Ут күршеләребез – башкортлар Уфаны бизибез дип, әллә ни чыгымланмаган – алар ярты миллион сум гына бүлеп биргән. Уфаны уздыруыбызга сөенсәкме, көенсәкме икән?

Бу акчаларны кайда һәм нәрсәгә тотасыларын тәфсилләп язып тормыйбыз. Кремль яр буена гына тукталыйк. Быел аны «Щелкунчик» әкияте буенча бизиләр. Узган атнада язып чыккан да идек әле, безнең бу Кремль яр буенда кышкы сезон 7нче декабрьдә үк ачылган иде. Әкренләп бизиләр. Монда Яңа ел ярминкәсе дә эшли, һәм ул Русиянең иң кызыклы һәм популяр Яңа ел һәм Раштуа ярминкәләре арасында дүртенче урынны алган. Бу ярминкәләр 7нче декабрьдән 19нчы гыйнварга кадәр үткәрелә. Эш көннәрендә сәгать кичке дүрттән төнге унга кадәр, ял көннәрендә көндезге уникедән төнге унга кадәр эшли. Әлеге ярминкәгә барып, анда нәрсәләр сатылуын карап кайттык.

…Ярминкә дигәч, урамда сатып торган апалар күз алдына килә. Тик бу юлы бәрәңге капчыгы янында тәмәке тартып утырган авыл агае да, сөтен кыстаган апалар да күренмәде. Җитештерүчеләр үз товарларын сата алсын өчен аерым йортлар төзеп куйганнар. Җылыда гына саталар. Өйләр өч төрле: бар шундыйлары, эченә кереп, товарны сайлап, карап йөреп аласың. Бар тәрәзәсенә бөтен ассортименты язылып куелганнары. Андый йортларда сатучылар тәрәзәсен ачып кына алыш-биреш итә. Өченче төрле йортларга да кереп карап була, тик алары кечкенә. Менә шушы йортларда бер ай ярым сәүдә итүнең бәясен белештек. Беренче төргә кергәнендә түләү – 47 мең сум, калган ике төрлесендә 27 мең сум икән. Арзан дип булмый, аренда бәяләре бер дә бәйрәмчә куелмаган…

Башта иң кыйммәтле йортка кереп, нәрсәләр сатуларын карадым.

– Хәзер беркемнең дә Яңа елга дип, ниндидер бүләкләр эзләп йөрисе килми, халык ялкауланды. Күбрәк әзер «набор»лар алалар. Шуны исәптә тотып, зәвыклы җыелма бүләкләр сатабыз. 250 сумнан алып, 4 мең сумга кадәрлеләре бар. Иң арзаны – тәмләткечләр. Аларны матур савытларга салып, тартмага тутырдык: мәк, куркума, булгур, кызыл борыч, укроп, сельдерей… Ә иң кыйммәтлесе: татар бизәкләре белән эшләнгән, дога язылган чәйнек-чынаяклы сервис һәм кыйммәтле Кытай чәе. Шулай ук, янында тәмләткечләре дә бар, – дип аңлата миңа шушында сату итүче егет.

Изображение удалено.Чәй белән беррәттән, каһвә, бал, тәм-томнар да сатыла. Шулай ук, 25 сантиметр биеклектәге шоколад йомырка ясаганнар. Эченә Яңа ел бүләкләре салынган. «Киндер-сюрприз» формасында эшләнгән бу бүләкне ясауга 1 кг Италия шоколады кулланылган. Ә бәясе – 2500 сум. Бу бүләкне Казанга килгән чагында җитештерүчеләр җырчы Ольга Бузовага да бүләк иткән булганнар, шуны бик горурланып сөйләделәр.

– Әбиләр күбрәк йон бияләйләр алалар. Оныкларының куллары туңмасын дип, кайгырталар. Монда кәҗә, куян, сарык йоныннан бәйләнгән эшләнмәләр дә сатыла, – дип сөйли сатучы.

ИТАЛИЯ СЫРЛАРЫ

…Икенче йортка таба киттем. Эченә кереп булмый, тәрәзә аша сөйләшәсе. Монда сырлар саталар. Әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән төрдәгеләре бар: МонтеАльпин, кызыл борычлы страккино, качотта, буррата, тагын әллә ниләр… Мин телемне сындырып, исемнәрен укыган арада тәрәзәсе ачылып китте дә, сатучысы башын чыгарды:

– Хуш килдегез! Нәрсә аласыгыз килсә?

Интервью аласым килә. Сырларыгыз бигрәк күптөрле. Казанда җитештерәсезме боларны?

– Лаеш районының Столбище авылыннан килдек, сыр җитештерә торган заводыбыз да шунда урнашкан. Бу заводның хуҗасы – италияле сеньор Джузеппе Спарта. Ә директоры – хатыны Наилә Рәис кызы. Бу аларның гаилә бизнесы. Чиста сөттән, бернинди катнашмалар, пальма майлары кушмыйча, италиялеләрнең технологиясе буенча менә шушындый әллә ничә төрле сырлар әзерләп сатабыз, – диде кыз үзен Юлия Атаманова дип таныштырып.

Сыр ясаганда кулланылган сөте Татарстанныкы булса да, тәмләткечләре, оеткысы Италиянең үзеннән үк кайтарыла ди! Моны ясау өчен эшчеләрен дә Мәскәүдә үк укытып кайтартканнар. Тик менә бәясе генә ярминкәдәгечә кебек тоелмады. Әйтик, трюфельләр белән катнаштырылган качотта дигәненең 100 граммы 130 сум. Моцарелланың 100 граммы – 70 сум. Иң арзаны – ярминкә бәясе кебек тоелганы – рикотта дигәне булды. Анысының 100 граммы өчен бәя 30 сум гына.

Бездә бит халык ярминкәгә килгәч, арзанга әйбер алам дип өметләнә. Сезнең бәяләрне кыйммәтсенмиләрме?

– Күпчелеге кыйммәтсенә. Халык кибеттәге арзанлы сырны ашап өйрәнгән. Тик анда 200 сумга сатылган әйбер ул сыр түгел, сырдан җитештерелгән продукт. Эче тулы төрле катнашмалар тутырылган, пальма мае кушып ясалган… Ә безнең бер генә катнашма да юк, натураль әйберләрдән эшлибез. Чыгымнарыбыз бик күп. Әйтик, 100 литр сөттән 10-12 килограмм гына сыр чыга. Сез бүген күргән бәяләрдән дә арзанрак сатсак, үзебезгә зыянга эшләр идек, – ди ул.

Столбищедагы завод әлегә сырларын күпләп җитештерми. Уртача көнгә 50-100 килограмм. Гадәттә, рестораннар белән эшлиләр. Бу аларның продукциясе сыйфатлы булуын күрсәтә.

Изображение удалено.Чираттагы йортта Роберт Рамазанов дигән егет үзе җитештергән какларны сата иде. Шулай ук, натураль продукт. Какларны чи җиләк-җимештән ясыйлар, пешереп түгел. Нинди генә төрләре юк: мандарин, мүк җиләге, карлыган, алма, сырганак, киви…

– Мин бәләкәй чакта как ашарга ярата идем. Үскәч, үзем ясыйм, дип хыялландым. Ел ярым элек, үзем ясап, сатуга чыгардым. Бу какларда витамин күп, чөнки аларны югары температурада киптермибез. 9 сәгать буе махсус җайланмада корый ул. Какларны пакетларга салып, берничә төрлесен берьюлы сатабыз. 40 граммлы бер пакеты – 150 сум. Яратып алалар, мин канәгать, – ди әңгәмәдәшем.

Изображение удалено.Тагын бер йортка кердем… Монысында Биектаудан килгән Фәрдия Мөхәммәдиева бал һәм урбеч дигән әйберләр сатып тора иде. Балның бәясе – 1 литры өчен 500 сум. Әйбәт.

– Ун елдан артык үз умарталарыбыз бар. Монда чәчәк балы сатарга килдек. Тагын төрле чикләвекләрдән, орлыклардан пасталар эшлибез. Анысы урбеч дип атала. Кунжут, киндер, кешью, миндаль, абрикос төшләреннән ясалганнары бар, мәсәлән. Урбечларны да үзебез эшләп чыгарабыз. Ирем аны интернеттан карап ясарга өйрәнде дә, ике аппарат алдык. Халык ярата. 2020нче елдан зур тегермән сатып алып, күләмлерәк җитештерергә уйлыйбыз, – ди Фәрдия.

Үз куллары белән җыеп киптергән иван-чәйне дә сатарга алып килгән. Суыктан өшеп кергәнне күреп, шул чәе белән сыйлады. Башкалар да монда килгәч, кайнар чәй эчеп чыга ала – махсус самавыр куйган, ул бертуктаусыз гөжләп утыра.

Ярминкәдәге тагын бер өйдә чыршыга элә торган уенчыклар саталар иде. Мәсәлән, шул ук «Щелкунчик» уенчыгының бәясе – мең сум. Йодрык кадәр генә булса да. «Кул белән ясалган уенчыклар бу, шуңа кыйммәт», – ди сатучысы. Аннан соң, мине юатырга теләпме, чынаяк зурлыгында бер шар чыгарып күрсәтте: «Менә мондые бар, теләсәгез, моны алыгыз – бәясе 2 мең сум», – ди. «Бер шар өчен ул кадәр акча бирелмәс, яшьти», – дип, тизрәк чыгып киттем.

Кыскасы, Кремль яр буендагы ярминкәнең товарлары кызыклы. Арзан дип әйтеп булмаса да, ат бәясе дә түгел (чыршы уенчыкларын исәпкә алмаганда). Яр буен карарга килсәгез, рәхим итеп, үзегез дә керә, күрә аласыз.

КАР СЫННАРЫ ЯСАДЫГЫЗМЫ?

Бәйрәмгә әзерлек башкалада гына түгел, районнарда да дәвам итә. Әле декабрьнең беренче көннәрендә үк, ныклап торып кар яумаса да, Яңа ел рухы сизелә иде: урамнарны төрле утлар белән бизи, дәүләт оешмаларына чыршылар утыртып куя башладылар. Чыршы дигәннән, Татарстанда чыршыны иң иртә бизәгән һәм иң соң алып куйган җитәкче беләсезме кем? Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров. Октябрь ахырында ук аның бүлмәсен чыршы бизәп тора башлый. Соңгы карлар эреп беткәч, апрель аенда гына сүтеп, алып куя.

– Балачактан минем өчен чыршы – бәйрәм билгесе. Башкаларга да шулайдыр. Бизәлгән чыршы кайда гына күрсәм дә, шундук кәефем яхшыра. Кешеләр бит прокуратурага гадәттә проблемаларын сөйләргә килә. Тискәре энергия белән килсәләр дә, уңай хисләр алсыннар, үзләрен рәхәт, җайлы хис итсеннәр дип, шундый бизәлгән чыршы куям, – ди ул.

Чыршы бизәү генә түгел, районнарда кар сыннары ясату традициясе дә бар бит әле. Бер елны Балтач җитәкчеләренең укытучыларны һәм тәрбиячеләрне 28 градус суыкта сын ясатырга чыгарып җибәрүен язып та чыккан идек. Быел исә, «самый» сын ясый торган вакытта кар юньләп яумады. Сыннарны ясыйм дисәң дә, кар табуы авыр иде. Тик ясарга дигән боерыгы барыбер чыкты. Ике атна элек интернетта бер документ таралды. Анда Теләчедә 18нче декабрьгә кадәр 30 сын ясарга тиешлекләре язылган. Фигураларның биклеге ике метрдан да кечкенәрәк булмаска тиеш, диелгән. Мәсәлән, Теләче район больницасы убырлы карчык белән, аның тавык тәпиле өен ясарга тиеш, 3нче балалар бакчасы исә – жираф. «Ингосстрах»ларга алтын ачкыч тоткан Буратино эләккән. Кар юк бит, ничек ясарлар икән, дип баш ватмагыз. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов бу уңайдан журналистларга үз фикерен җиткерде инде: «Кар булмаса – боздан ясарга була. Бозы булмаса, фанера бар», – диде. Нәҗип Хаҗиповичка ияреп, Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвәпович: «Һичьюгы, боздан ясарга мөмкин!» – дип җөпләр иде, мөгаен. Ник дигәндә, 13нче декабрь көнне Актаныш ир-атлары рәхәтләнеп боз кисте. Агыйдел якын бит – «рәхәтләнгәннәр» генә. Актанышта ел да боз шәһәрчеге ясыйлар чөнки.

Мин үзем һич кенә дә бу сыннарның ясалуына каршы түгел, матур бит. Әйе, җепшек көннәрдә буяулары агып, ужастик фильмнарындагы геройларга охшап калалар, тик Яңа ел алдыннан барыбер, күңелле булып тора. Шулай да, кар сынын ясауны рәхәт хатирә итеп сакласын иде бюджет оешмаларда эшләүчеләр. Югыйсә, бездә мәҗбүр итү, чирләгән кешене дә чыгарып җибәрү, суыкта эшләтү кебек әйберләр күзәтелә. Бу закон буенча караганда да, дөрес әйбер түгел. Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакиров белән дә шул турда сөйләшеп алдык:

– Мондый сыннарны мәҗбүри эшләтүнең мәгънәсе юк. Район җитәкчелеге «тегене эшли аласың, моны эшли аласың», дип, киңәш кенә бирә ала. Ә аны эшләү-эшләмәү һәр оешманың үз эше. Әгәр сыннарны ясамыйлар икән, хакимият тарафыннан басым булмаска тиеш. Ә андый басымның булуы бик мөмкин. Вакытсыз тикшерүләр җибәрә башлау, ниндидер документларны бирмәү, мәсәлән…

Ә менә укытучыларга, табибларга, башка гади эшчеләргә мәҗбүри сын ясаттырулары законлымы? Әгәр ясыйсы килмәсә, ясамыйм дисә, ул кешегә эшендә көн бетә бит…

– Сыннар ясау бернинди эшченең дә вазыйфасына керми. Ул җитәкчеләрнең җилкәсенә йөкләнә торган әйбер. Коллективны җыеп, бергәләп ясыйк, дип, матур гына сөйләшкән очракта, эшчеләр үзләре теләгән очракта гына ясый алалар. Ләкин 28 градус суыкта түгел. Җитәкче эшчесе турында кайгыртырга тиеш: шундый салкында эшләгәч, чирләсә? Ә бәлки аның өендә кечкенә баласы бардыр? Мондый мәҗбүр итүләр булса, прокуратурага һәм хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ришат Наилевич, үзегез хезмәттәшләрегез белән прокуратура бинасы каршысына нинди дә булса кар сыны ясаячаксызмы?

– Әле кар кичә генә ява башлады бит. Кар җитсә, нияттә прокуратура эшчәнлегенә бәйле нинди дә булса сын ясау теләге бар. Бәлки ул эмблемабыз булыр, карарбыз. Бөтен кеше ясый торган Кыш бабай белән Кар кызын ясамыйбыз инде ләкин, – диде ул.

… Кар юк дип тормаганнардыр, мөгаен кайбер районнарда сыннарны инде эшләтеп тә бетергәннәрдер. Басудан китертеп, булса да. Инде иң мөһиме – җепшек көннәр булып, бюджет оешмасы эшчеләренең көче кергән бу сыннар эремәсен.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии