Гамил исемле Кыш бабай

Гамил Нурны Казанда белмәгән кеше юк. “Супер кәеф кемдә?” – дисәләр, беренче чиратта, Гамил абый искә төшә. Баскан җиреннән ут чыгара торган, иң хәрәкәтчән, иң күңелле кеше ул. Журналист, татарча туйлар алып бара, “Шәрык” клубын оештыручыларның берсе. Әле Яңа ел алдыннан ак сакал тагып, Кыш бабай булып йөрергә дә онытмый. Аның белән соңгы тапкыр күрешкәч, Кыш бабай һөнәре турында сөйләштек тә.

– Гамил абый, Кыш бабайга әйләнү тарихы ничегрәк булды?

– Эксперимент өчен бер елны “Безнең гәҗит”тә телефонны бастырган идек. Кызык килеп чыкты, шуннан өч төрле шалтыратулар китте. Кыш бабай нарколог, психиатр, димче роленә калды. Беренчесе: балалыкта калган ир-атлар. Эчеп алалар да Кыш бабайга шалтыратып бушаналар. Шулай ук бала акылында калганнар аптыратты. Башлары эшләп җиткермәсә дә, “бир” сүзен беләләр. Чаңгы, тимераяк, кесә телефоны сорап азапладылар. Сораган өчен асмаслар дип, авыллардагы малай-шалай да шалтырата. Үзләре Кыш бабайга ышанмый, ләкин алай-болай таммас микән дип, бүләген сорап куялар. Икенчесе: “Авыл клубларына килеп, маскарад ясап кит әле”, – диючеләр. Өченчесе: авылдагы ялгыз һәм фәкыйрь хатын-кызлар. Аларының шалтыратырга акчасы җитми. “Дозвон” ясыйлар яки смс кына җибәрәләр. Кыш бабайдан я кияү, я эш сорыйлар. “Нинди эш кирәк”, – дисәң, штукатур-маляр, сатучы, җыештыручы яки вахта эшен таптырталар. “Бердәм Русия” урынында булсам, Кыш бабайны зарлар тыңлар өчен эшкә алыр идем! Ул психотерапевт кебек. Шулай ук быел ата-аналар да шалтырата. Балалары белән сөйләштертәләр. Нәсыйхәт сорыйлар. Нәниләр телефон аша миңа шигырьләр сөйли. Бик күңелле, матур эш инде.

– Гамил абый, гадәттә, Кыш бабайдан тагын нинди бүләкләр сорыйлар?

– Балалар тимераяк, велосипед, куян баласы, матур курчак, кесә телефонына заказ бирә. Өлкәннәр моның ишегә генә риза түгел. Кесә телефоны, ноутбук, айфон, яхшы кияү һәм яхшы эш сорыйлар.

– Хәзер Кыш бабаена заказлар күпме?

– Күп түгел. Эшләүчеләр дә күп түгел. Электән үк татарча эшләүче шабашник-артистлар бар инде. Алар татар телле мәгариф йортларында эшли. Быел тагын үземнең биш-алты танышым һәм укучым Кыш бабай булып татарча эшләргә алынды. Тик бүген үк үкенделәр инде. Чөнки рус Кыш бабайлары кирәк, аларга ихтыяҗ зуррак.

– Моның сәбәпләре, бәлки, балаларның русча сөйләшүендә генә түгелдер. Татар Кыш бабайлары, сезнеңчә, җитәрлекме, сыйфатлымы, аларга реклама бармы?

– Балалары бераз татарча аңласа да, ата-аналары сөйләшми. Авылдан күченеп килгәннәре исә Кыш бабай чакырып тормый, исраф була. Чыгымнарын санап яшиләр. Базар булмагач, рекламасы да, эшләүче дә аз. Моңа аптырамыйм да. Татар кафелары, рестораннары да юк дәрәҗәсендә бит. Татар телле халык авылда яши ич. Аларга Казандагы Кыш бабай яки рестораннар ник кирәк?

– Русча алып барырга теләгегез юкмы?

– Теләк юк, тик кием чыгымын яки рекламаны каплыйм дисәң, туры киләчәк. Русча белмәсәң, Татарстанда яшәп булмаган кебек, русча эшләмәсә, Кыш бабай да Казанда ач калачак. Миңа исә, Кыш бабай булу хобби кебек кенә. Зур акчаны кызыл чапан киеп түгел, тамада булып эшлим. Аның каравы, Кыш бабай булып искитәрлек күп позитив алырга була. Самими балаларны сөендерү зур шатлык бирә. Алар бит бабайга чынлап ышана.

– Чит илләрдә Кыш бабайлар ничек эшли икән?

– Аларда Кыш бабай йортка чакырылмый. Аннары ул Раштуа кунагы, христиан карт бит. Шуңа күрә татарлар аны яратмый. Америкадагы татарлар, балалары Санта Клаустан бүләк көтә дип яза. Алар өчен “Youtube.com” сайтына татарча ролик элеп куйдык. Шуның белән ата-аналар тынычландыра балаларны.

– 31 декабрьдә чакыручылар бармы?

– Без бу атнада Мәскәүдә эшлибез.

– Татарларгамы?

– Татарларга Мәскәүдә Сөмбел Билалова, Радик Яруллиннар мюзикл куя. Ә минем клиент татар түгел – халыкара ширкәт. Русча һәм бераз инглизчә эшлибез. Бер зур фирма ике ел рәттән чакыра. Быел Кар кызы итеп Ләйсән Халикованы алам. Ул канат тагып, курайда Бахны уйнап, сәхнәгә чыгачак. Мәскәү руслары хәйрия чыгымнарын да каплый, керем дә китерә.

– Сез дини даирәләргә дә хезмәт күрсәтәсез. Алар Кыш бабайны сорыймы?

– Диндарлар Яңа ел бәйрәменә битараф. Тик балаларга моны аңлату авыр шул. Алар да бу көннәрдә могҗиза көтә. Шуңа күрә зур-зур муллалар да чакыргалый, чөнки Кыш бабай – христиан түгел бит. “Безнең бабай – текә, ул татарча сөйли, догалар укыта”, – дип, аннары балалары горурлана. Мин үзем альтернатива итеп Рамазан бәйрәмен ясар идем. Балаларга шул бәйрәмдә бүләк өләшергә була. Тик бу идеям һаман ташка бәрелә, теләүче юк. Ә Кыш бабай һаман да популяр: чөнки бездә бар җирдә балаларны кызыктырып, Яңа ел бәйрәмнәре уза.

– Гамил абый, алайса Яңа елда Кыш бабайга шалтыратырга буламы?

– Гафу, Мәскәүгә китәбез. Кыш бабайның вакыты булмаячак. Гыйнвар аенда исә шалтыратулар көтеп калам. Телефон номерым: 89872996029. Мин ел дәвамында дини туйлар алып барам. Бәлки, кирәгем чыгар.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии