Рәхмәт әйтергә куштылар

Авылыбыз берничә көн почтальонсыз торды. Гәҗитләрне почта бинасыннан үзебез барып алдык. Менә без почтада өч кеше, өчебезнең дә гәҗитләр арасында «Безнең гәҗит» бар. Мин моңа шатланып: «Безнең авыл халкы «Безнең гәҗит»не ярата да инде», – дидем. Аларның берсе: «Зөфәр абый, яратырлык та бит. Журналистлары булдыклы, тынгысыз. Ә баш редакторы! Кайларга гына бармыйлар, авыл тормышын да күп язалар, бөтен яңалыклар белән таныштырып торалар. Авторлары да күп. Үзеңнең дә язганнарың чыгып тора. Ул «Безнең гәҗит» кенә түгел, безнең авыл гәҗите дә. Авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтеп яз әле «Безнең гәҗит» журналистларына», – диде.

Аның фикеренә гәҗитне укучы башка авылдашлар да кушылды. Бу хатым аша аларның рәхмәтен җиткерәм. «Безнең гәҗит» озын гомерле булсын, анда эшләүчеләр дә, мәкаләләр язучы авторлар да исән-сау булсыннар.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии