«Кешене алдауга дәшми кала алмадым – яза башладым»

«Кешене алдауга дәшми кала алмадым – яза башладым»

Газетабызның даими укучыларына Әхтәм Мөхәммәтҗанов исеме яхшы таныш. Төрле темага язылган фикерле, эчтәлекле язмалары буенча беләбез аны. Укыгач, «моны ниндирәк кеше язды икән?» дип уйлап куйгалыйсыздыр. Бүген Әхтәм абыйның үзе белән таныштырырга булдык.

Буа районы, Кильдураз авылында туып үскән авторыбыз 22нче ноябрь көнне 70 яшен тутырды! Бу матур чорына пар канатлы булып аяк басты Әхтәм абый: хатыны Сания белән 47 елга якын гаилә корып яшиләр, Лилия белән Ландыш исемле ике кыз үстергәннәр, бүген дүрт онык сөяләр.

– Без гаиләдә 11 бала идек, мин – тугызынчысы, – дип башлады сүзен Әхтәм абый. – Бүген алтыбыз исән-сау. 1935нче елгы апабыз авылда, хәрби юлны сайлаган абый Смоленскида төпләнеп калды, тагын бер абый белән апа – Казанда, сеңлебез – Алабугада.

Әти Нигьмәтҗан Хәсәнҗан улы бик укымышлы иде, сугышта да булган, озак еллар ике авылның имамы булып торды, мәчет салдырды. Әнкәй Галия Мәксүм кызы ике авылның абыйстае иде. Хәтере бик яхшы булды. Бөтен пәйгамбәрләр тарихын, үзе чыгарган бәетләр, шигырьләрне яттан сөйләр иде.

Кильдуразда 10 классны тәмамлагач, мин Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына имтихан бирдем, агрономлыкка керергә бер балл җитмәде. Шулай итеп, армиягә хәтле авылда калдым, тракторда эшләдем. Май аенда армиягә чыгып киттем. Урал таулары, Себер аша бер атна баргач, Семипалатинскига барып төштек. Советлар союзының киңлеге, матурлыгы ул вакытта! Без бит патриотлар идек. Без геройлар, солдатлар булабыз, дип горурланып бардык. Махсус яшерен элемтә бүлегендә ике ел хезмәт итеп кайттым. Безнең бүлеккә генерал да керә алмый, пропуск белән генә кереп була иде.

Армиядән кайткач, колхоз юлламасы буенча Тәтеш совхоз техникумына кердем. Укытучыларыбыз бик көчле иде. Без аннан кеше булып чыктык. Колхозга кайтып, тиешле өч елымны эшләдем дә, чынлап торып агроном эше булып бетмәгәч, гаиләмне алып, төньякка чыгып киттем. Бу вакытта инде Сания белән өйләнешкән, олы кызыбыз Лилия туган иде. Коми АССРның Инта шәһәренә барып төпләндек, кош фабрикасына урнаштым. Анда озак эшләп булмады, Сания дә, кызыбыз да авырый башладылар – климат ярамады. Шуннан кабат Буага кайттык, мелиорация системасына кердем.

Аннан соң дөньялар үзгәрә башлады. Җитмәсә, билем авыртырга тотынды, йөреп эшләр хәл калмады. «Буа-газ» оешмасының ачылган гына вакытлары иде – шунда эшкә кердем. Башта авария бүлегендә диспетчер булып утырдым, аннары бүлек җитәкчесе итеп билгеләндем. Шул ук вакытта «син булдырасың аны» дип, профсоюзга да куйдылар. Яхшы гына эшләдем. 2012нче елда пенсиягә чыктым.

– Әхтәм абый, 33 ел Буада яшәгәннән соң, Казанга күченгәнсез...

– 2014нче елны Буада диспансеризация үттем. Өч көннән соң: «Әхтәм абый, кил әле, каныңда нәрсәдер күренә», – дип шалтыраттылар. Казанга җибәрделәр, онкология булып чыкты. Моны белгәч, бик каты борчылдым. Буада үзебезнең йорт белән тора идек. Миңа берәр нәрсә булса, Сания үзе генә нишли монда, дидем дә, Казанга кызлар янына күченү турында уйлана башладым. Хатыным да ризалашты. Бер ай эчендә йортны саттык, Казанда фатир алдык, ташындык, өч көннән операциягә кереп киттем.

– Онкологияне җиңгәнсез...

– Май аенда мәни бизен алып аттылар. Билем авырту шуннан булган икән, җиңеләеп киттем. Бер айдан күренергә баргач, УЗИдан бик озаклап карадылар, МРТга җибәрделәр. Бөердә дә яман шеш бар икән. Август аенда икенче операцияне ясадылар, бер бөеремне алдылар.

Әле узган ел тагын онкология диспансерына барып эләктем. Апрельдә йөткерә башладым, температурам күтәрелде. Олы кызыбыз шәфкать туташы, аның ярдәме белән рентген үттем. Ике яклы пневмония, диделәр. «Ашыгыч ярдәм» РКБга, аннан 2нче больницага алып китте, анда пневмониядән дәваладылар. Чыккан вакытта «син онкологиягә дә барып кара әле» диделәр. Бардым, онкология түгел, ләкин алмыйча да булмый, дип аңлаттылар. Шулай итеп, тагын бер мәртәбә пычак астына яттым. Операциядән соң өзлегү булды, үпкәгә су җыела башлады, бер айлап ятарга туры килде. Җитмәсә, больницада коронавирус та эләкте. Шөкер, Аллаһы Тәгалә монысын да җиңәргә ярдәм итте.

Беренче тапкыр «онкология» дигәч бик авыр булган иде. Хәзер «шулай тиеш булган» дип кабул итәм. Болай уйлый башларга дин бик булышты. Пенсиягә чыккач та мәчеткә йөри башлаган идем, бер көндә намазга бастым.

– Ә кайчан яза башладыгыз, Әхтәм абый?

– Туган көннәргә, туйларга шигырьләр язгалый идем, аларны бер җирдә дә бастырган булмады. 2015нче елда үзебезнең авылда мәчетнең 25 еллыгына кайттык. Әти артыннан йөреп салдырган мәчет ул. Янкорма ясаганнар, матур, әйбәт. Ләкин шунысы гарьләндерде: ясатучы кеше «Гыймран мәчете» дип үзенең исемен генә куйган. Мәхәллә соравы буенча шулай эшләнде, дигән. Мин моны белештем, андый хәл булмаган. Бик каты ачуым килде, кешене алдау була бит бу. Шуннан «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка шалтыраттым. Үзең килеп чык әле, диде. Утырып яздым, редакциягә илтеп бирдем. Озак та үтми ул язма басылды. «Дөрес язгансың» дип шалтыратучылар бик күп булды. «Язасы калмаган» дип сөйләүчеләр дә булган икән. Дин юлындагы кеше алдарга тиеш түгел, мин шуны яздым. Шуннан китте инде.

Узган ел ике мәртәбә наркоз, ковид кичергәннән соң, хәтер начарая башлады. Юк кына сүзнең ничек язылуын онытам, исең китәрлек. Саниядән, укытучы булып эшләүче кызыбыз Ландыштан сорыйм. Язмаларымны иң беренче Саниягә укытам.

– Нәрсә борчый сезне бүген, Әхтәм абый?

– Хәзерге вазгыять бик борчый. Мин советлар заманында 40 ел яшәгән кеше, анда да төрлесе булды. Әмма анда алдагы көнгә ышаныч бар иде. Укып чыккач, теләсә кая барып, Мәскәүгә дә бернинди ришвәтсез кереп була иде бит. Үзеңә генә тырышырга кирәк иде. Хәзерге яшьләр өчен бик борчылам. Дәүләткә ышаныч бетте. 18 яшьтә хәзерге акылым булса, уйлаган булыр идем: армиягә барыйммы, кемне якларга барам мин анда? Анализ ясарга, чагыштырып карарга яратам мин. Болай барса, яхшыга түгел бу.

– Тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

– Оныгым Кәримгә математика белән булышам. 55 ел бит инде минем укып бетергәнгә, үземә дә кызык. «5»ле алып кайтса, миңа да шатлык. Көнгә ике мәртәбә, чаңгы таяклары тотып, скандинавия йөрешенә чыгам. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Без яшь вакытта аңа бик игътибар бирмәдек, авыр күтәрдек. Мин хәзер яшьләргә, авыр күтәрмәгез, салкыннан сакланыгыз, дип әйтеп торам.

РЕДАКЦИЯДӘН. Әхтәм абый Мөхәммәтҗановны матур юбилее белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм хөрлеге, балалары, оныкларының бәхетенә куанып, хатыны Сания апа белән тигезлектә гомер итүен телибез. Кулдан каләмегезне төшермәгез, Әхтәм абый! Сезнең кебек авторларыбыз булуы белән көчле без!

 

Шушы вакыт эчендә Әхтәм абыйның «Безнең гәҗит»тә 60 язмасы, 32 мәзәк хәле, «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә җибәргән 20дән күбрәк шигъри дүртьюллыгы басылган, шуның 6сы беренче урынны алган. 9 тапкыр «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә шалтыраткан.

 

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии