Көлмә кешедән, авызың өшегән

Безгә бер йорт аша гына Шаһисолтан абзыйлар яшәде (халык телендә – Шаһи). Ул сугыштан соңгы елларда шактый вакыт колхоз рәисе булып эшләде. Элек колхоз рәисе дигән сүз юк, председатель һәм вәссәләм! Рәисне исем буларак кына беләбез.

Сугыштан соңгы ач-ялангач еллар. Шаһи абзыйлар халыктан әллә ни артык яшәмәделәр. Бездән аермалы буларак, мунча, таш келәт, чүнникләре, кар базлары бар иде. Йорт бер генә бүлмәдән торса да, зур, биек, сәндерәле. Ул сәндерәдә кызлары Венера, Талияләр белән үзем дә күп кундым әле. Гаилә ишле. Шаһи абыйның беренче хатыныннан туган ике кызы – Мияссәрә апа белән Галия апа. Беренче хатыны үлгәч, Фәхерниса түтигә өйләнгән, тагын биш бала туган. Фәхерниса түтинең олы кызларын ачуланганын, какканын ишеткәнем булмады. Мияссәрә апа әле сугышта да катнашкан. Өй стенасында – пыяла рам артында гимнастерка-юбкадан төшкән рәсеме дә тора иде. Карточкалар шулай һәр йортта стенада эленеп тордылар. Су кергәндә, аз-маз вакыт тиеп, урамга чыкканда, мин гел Венера, Талияләр белән чуала идем. Ә кич мал эзләргә Фоат белән йөрдек. Фоат гаиләдә дүртенче бала, миннән ике яшькә зуррак. Әхмәт, Тарлау, Илексаз, Морбаш басуларында аның белән сыер, тана артыннан шактый чабарга туры килде.

Берсендә җәйге матур кич. Кичке эңгер-меңгердә Илексаз басуына таба барабыз. Саз елгасы буенда, чирәмлектә, югары оч яшьләре кичке уенга җыелган. Гармунчылары юк. Такмак әйтеп, әйлән-бәйлән уйнап яталар. Без барып туктауга боларга яңа «азык» булды: икебезне уртага кертеп бастырып, такмак әйтә башладылар. Күбесе Фоатка багышланды. «Күркә Шаһи Раббаниның (фамилияләре Раббаниев. Авт.) аягында сандали. Көз көне икмәк бирәм дип, колхозчыны алдалый». Колхозчыларга икмәк бирү председательдән генә тормый, райком бар. «Шаһи килә биеп-биеп, галәфи чалбар киеп. Сигез бөртек арыш бирде, куырып ашарсың, диеп». Шаһи абзый да, сельсовет председателе Гатуф абзый да галәфи чалбардан йөриләр иде. Фоат юашрак малай. Җавапны мин бирдем: «Әнә килә автомобиль, төягәннәр «дырава» (дрова. Авт.) Кешеләрне тикшерергә каян алдың «пырава» (право. Авт.)». Тагын өстәдем: «Көлмә кешедән, авызың өшегән. Көлсәң дә ярый синең ишедән». Чынлап та, Шаһи абзыйларның кушаматы Күркә иде. Киң җилкәле, олпат гәүдәле булганга тагылган кушамат. Теге уенда әле безгә тагын бер такмак әйттеләр: «Ал булсагыз да ярый, гөл булсагыз да ярый. Сез икегез пар килгәнсез, яр булсагыз да ярый». Яр-пар дигән сүзләрне әле аңламыйбыз. Сугыш, ачлык галәмәте булды микән – без бик соң өлгердек. Ул елларда унынчы классны бетерми торып, йөрү, очрашу бик сирәк, бөтен мәктәбебезгә 2-3 пар гына була иде. Бу дуслык бик зур сер итеп саклана, аны укытучыларга да, әти-әниләргә дә белгертү юк. Аннары Фоат миңа иптәш кыз кебек кенә иде. Киноларда (әгәр кичке сеанска эләгә алсаң) егет-кызларның яхшы киемнәрдән очрашуларын, үбешү-кочышуларын күргәндә хәтта дус кызлар белән дә уртаклашу юк – оялабыз. Әдәби китаплардан укып, кинолардан күргән ул егетләр әллә нинди серле, затлы булып хәтергә кереп кала иде. Һәрхәлдә, бергә сыер-бозау эзләп йөргән кеше түгел.

Кайту ягына борылдык. Караңгы да төште. Кайтсак, сыерлар инде үзләре кайткан, савып, абзарга керткәннәр.

Фоат та, энесе Раиф та Казан медицина университетын тәмамлап, табиб булдылар. Фоатның улы да шушы ук институтта белем алып, аспирантура тәмамлады, зур белгеч булды. Ләкин гомере фаҗигале төстә иртә өзелде. Нишләптер Фоатның үзенең дә, энесенең дә гомерләре кыска булды. Фоат Сарман больницасында да, райондагы участок больницаларында да эшләде. Белгән кешеләр аны яхшы табиб, яхшы кеше иде дип искә ала. Сарманнар белән күбрәк телефон аша хәбәрләшәбез. Үзең үлгәч тә, райондашларың, авылдашларың шулай яхшы итеп искә алсалар, әйбәт бит инде. Беркемне дә начар яктан искә алырга язмасын.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии