- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Бу шәхес белән секталар турында әңгәмәне “Безнең гәҗит” укучылары укып хәтерлидер. Ул вакытта сүз Совет чорыннан соң татар халкының психологик халәте һәм аның төрле агымнарга бирелеше хакында барган иде. Мәлик САБИРҖАН – психолог. Ул рухи һәм җисми тормышны яхшы аңлый, әңгәмәдәшен борчыган мәсьәләләрне күреп, дөрес әйтә белә һәм чишү юлларын тәкъдим итәргә әзер фидакарь кеше.
Әйтергә кирәк, Мәлик әфәнде бүген милли хәрәкәт эшендә дә актив катнаша, илдәге сәяси вәзгыятькә үз карашын матбугатта даими белдерә. Бер сүз белән әйткәндә, ул үзебезнең мөселман-татар кардәшебез. Тәкъдим ителәсе әңгәмәдә сүз халкыбызның психологик культурасы, аерым алганда, багучы-күрәзәчеләрдән башлап, сәламәт милли киләчәк турында сөйләшүгә кадәр булыр. Сүз башлар алдыннан, Мәлик әфәнденең үз психология үзәген япканы хакында ишеттем. Әңгәмәбез шуның сәбәбен белешүдән башланып китте.
– Кеше аз йөри, ә аренда өчен түләргә кирәк. Чынлыкта, татарлар килер дип уйлаган идем. Хәзер бит кризис, стресс вакыты, кызганыч, безнең халык әлегә психология культурасын аңлап бетерми. Миңа гына түгел, бөтен Казан буенча да халык психология үзәкләренә аз йөри. Хәзер Горький урамы, 7нче йортта кешеләрне кабул итәм. Ул башка психология үзәге. Килегез!
– Эшчәнлегегездә Сез суфыйчылык мотивларына таянып дәвалыйсыз. Шул хакта бераз шәрехләп үтсәгез иде.
– Кеше ул яртылаш аң, яртылаш тәннән тора. Кайбер кеше тән белән генә яши. Аңа ләззәт, җенси мөнәсәбәтләр, ашау-эчү генә кирәк. Ә икенче бер кеше бары аң белән генә тормыш итә. Алар исәбенә күбрәк шагыйрь-философлар, ягъни еш кына тән турында онытып җибәрүчеләр керә. Ә суфыйчылык тән белән аңны тоташтырып, шуннан канәгатьләнеп яшәүдән гыйбарәт. Аның төрле ысуллары бар: дихотомия, ак белән кара…
– Белгәнемчә, курчаклар кулланып дәвалау шулар исәбенә керә.
– Курчакның башы аң өлешенә, калган өлеше тән исәбенә керә. Курчак дигәч, тагын бер нәрсә – уен күз алдына килеп баса. Гадәттә, психиатр, психолог-белгечләр янына килгән кешеләр җитди була. Аның белән җитди телдә сөйләшү киеренкелек халәтен арттыруга, кешенең үз эченә йомылуына китерә. Уйнап, шаярып сөйләшеп, аларның эчке халәтен, күңелен ачып була. Шул рәвешле белгеч борчыган проблемаларны ачыклый ала. Шуңа үземә мөрәҗәгать иткән кешеләрне курчаклар белән кабул итәм. Уены-чыны бергә принцибын кулланам һәм ул еш кына уңай нәтиҗәгә китерә.
Безнең татар театр ярата. Бу безнең театрлар көчле булуга, җыр-сәнгать урыннарының башка төре булмауга бәйледер. Татар халкы уенны, бигрәк тә комедияне уңай кабул итә. Курчак уенын куллануым да татар халкы менталитетына күбрәк туры килсен өчен эшләнә.
– Бүген татарларга гына түгел, Русия халкына психологлар ят белгеч булып кала бирә. Аларга күрәзәче, багучыларга бару күпкә кулайрак та, якынрак та.
– Хәтерлисездер, торгынлык чорында репрессияләр бик көчле иде. Ул 30нчы еллардагы җисми репрессия кебек түгел. Ә 60-80нче елларда рәсми фикерләр, сәясәт белән килешмәгән кешеләрне психушкага ябу практикасы киң колач җәйде. Кешегә психик авыру тамгасы тагу төрмәгә эләгүгә караганда да авыррак. Беренчедән, кешеләр үзләренә ниндидер тамга тагылыр дип шикләнеп психологларга мөрәҗәгать итүне кирәк дип тапмаса, икенчедән, торгынлык чоры гамәлияте халыкның эчке халәтендә утырып калган. Психиатр дисәң, бөтенләй куркалар, психологларга әкрен генә күнегә башладылар. Әмма безгә Мәскәү, Петербургтагы психологлар хезмәтеннән куллану дәрәҗәсенә ерак әле.
– Сүз уңаеннан, күрәзәче, багучылар, чынлыкта, яхшы психолог. Аерма аларның фәкать үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда гына дисәң дә була.
– Багучыларның эшчәнлегенең төп принцибы – үз клиентлары белән килешү төзүдән гыйбарәт дип саныйм. Клиентның күңелен күрер өчен, ул алар фикерләгәнчә эш йөртергә тиеш. Клиент белән багучы килешә башлый. Ләкин багучы клиент сөйләгән проблемаларга кушылып, үз элементларын аңа ябыштыра, тага башлый. Клиентка еш кына багучының “зирәк”, “экстрасенс” булуы күренә һәм ирексездән шулай кабул итә ул аны. Багучының эш нәтиҗәсе клиентка комплиментлар ясаудан башлана. Күрәзәчеләрнең тәҗрибәсе үскән саен, осталыгы да арта бара. Коммуникация шундый әйбер ул, клиентның нәрсә әйтергә теләгәнен, ни теләвен багучы яхшырак аңлый башлый һәм моннан аның эш нәтиҗәсе дә яхшырак хәрәкәт итә.
– Карагруһ күрәзәче-багучыларны бернинди канун белән дә тыеп булмый. Аларның килешү төзү принцибы проблеманы чишүгә юнәлмәгән. Психологларны беренче планга чыгару, багучыларны артка калдыруда нинди фәлсәфә, ысул кулланырга мөмкин?
– Фәлсәфәне, гомумән, үзгәртергә кирәк. Бездә халык төрле якларга аерылган. Әйтик, фән кешеләре китаплар мохитендә генә бөтерелә, ә гамәлгә бирелгән кешеләр күбрәк кул эше, җисем белән генә эш итә. Бигрәк тә татарлар 2 өлешкә бүленгән: берсе фәндә казынам дип, беркая йөрми, гамәлияткә катнашмый. Митинглар узганда да без милләт дип янып йөргән галим кешеләрне сирәк күрәбез. Ул аннан файда күрми. Көнкүреш мәсьәләләренә баткан күп кеше ашау-эчу кайгысына бирелгән, алар мал-туар табучылар. Менә ике төркем һәм бу милләтебезнең төп проблемасы.
Татар кешесе ярты гомерен укуга, икенче яртысын укытуга багышлый. Әмма гамәлгә бирелгән кешеләр бик аз. Игътибар итик, башта мәктәп, аннан университет, аспирантура, диссертация, докторлык… 50-60 яшькә җиткән, ул әле һаман эшләргә тотынмаган. Өстәвенә, әле ул укыта башлый. Гамәл кылмаган кеше укыта башлый! Бу уку-укытуга бер мисал. Без моңа гамәлиятне кертсәк, фәлсәфә үзәрер иде. Рус халкы күбрәк эшли дип уйлыйм мин бүген. Татарда гамәли эш учреждениеләре юк. Учреждениеләр күбрәк рус телле, рус мохитле, рус менталитетлы. Аларда татарлар эшләсә дә, чын татар учреждениесе юк, хәтта андый төшенчә дә юк. Учреждение ул – гамәл кылу урыны. 20 ел инде без тел, мәгариф турында сөйлибез. Татар мәктәпләре 10 ел укучылар чыгарды. Әмма кайда алар? Аларны күрмим?! Психология өлкәсен генә алыйк, кызганыч, Казанда саф татар телендә эшләүче психологлар юк. Хәтта бер-ике кешене дә искә төшереп булмый. Булса да, алар мәктәпләрдә утыра. Төп белгечлекләре буенча татар телчеләре, ә өстәмә рәвештә генә психологияне үзләштергән.
Уку белән укытуны тоташтыра торган гамәли учреждениеләр булдыра алабыз икән, милләтебез алга китәр дип уйлыйм. Психология белгечләре тел белән эш йөртсә дә, нәкъ менә теория белән практиканы тоташтыручылар – бүген алар.
– Татар учреждениеләре идеясе белән Сез инде күптәннән чыгыш ясыйсыз. Аның өстенлекле яклары бик күп. Шул хакта сөйләгез әле.
– Кызганыч, күп сүзлекләр актардым, тик “учреждение” төшенчәсенә бүген татарча аңлатма тапмадым. Үзем “эшурын” дип, атама тәкъдим итәр идем. Бездә иҗтимагый оешмалар бик күп, мәдәни оешмалар бар… Бездә учреждениеләрне оешмага кайтарып калдыралар. Әмма оешма ул – ихтыярың белән җыелган кешеләр урыны. Ихтыяр бетте, оешма да таркала дигән сүз. Оешманың милке, бинасы, архивы, салымы – бернәрсәсе дә юк. Ә учреждение – бу очракта тулы бер система. Иң мөһиме, аның кадрлары бар һәм алар социаль яктан якланган. Пенсия фонды бар, компетенция үсә, белгечнең стажыннан чыгып, ташламалар ясала һәм башкалар.
Мәсәлән, курчак уены дидек. Әйтик, курчак ясау фабрикасы, ди. Анда нинди курчаклар ясала? Бүген кибеттә нинди курчаклар сатыла һәм алар арасында Шүрәле, Су анасы кебек милли курчаклар бармы? Юк. Нигә? Без бит инде 20 ел буе суверенитетта яшибез. Татарлар Татарстандагы халыкның яртысын тәшкил итә дибез. Учреждение татарча эшләми. Кеше 8 сәгатьләп завод-фабрикада эшли, шуннан кайткач кына, татар телле телевидение карап, татар музыкасын тыңлый. Шуннан мин татарча яшим, диләр. Әмма бит аның ял вакыты гына татар өчен бирелгән. Ә эш мохите башка яссылыкта бара. Билгеле булганча, кеше үз гомеренең 3тән бер өлешен йокларга, икенчесен эшкә, өченчесен ашау-эчүгә, ял итүгә тота. Иң актив сәгатьләр эштә үтә, кызганыч, алар безнең мохиткә яраклаштырылмаган. Татарның эш сәгате бүген татар өчен файдага үтми.
Бүген татарда эшләүче учреждениеләрдән әлеге дә баягы газета-журналны, бармак белән генә санарлык татар мәктәпләрен, милли-мәдәни оешмаларны атарга була.
– Тагын “Бәхетле” сәүдә комплексы бар.
– Үз вакытында анда татар телен белүче сатучыларны эшкә алалар иде. Тик “Бәхетле”нең төп максаты әйбер сатуда, татарлыкны файдалануда. Ул чын дәрәҗәдә мин уйлаган татар комплексына әверелә алмады. Аларның төп максаты акча эшләүгә генә кайтып кала. Әле шуның күпме өлеше милләт мәнфәгатьләре өчен бүленүе дә минем өчен кызыклы булып кала.
P.S.: Мәлик Сабирҗанга “Безнең гәҗит” укучылары да үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сораулар бирә ала. Сорауларны газета редакциясенә язып сала яки психологның шәхси кесә телефонына шалтыратып бирә аласыз: 89061117390.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии