- 28.09.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Балачак. Мин аларга еш керә идем. Берәр нәрсә кирәк булса, гел Бәйсә апай янына чабам. Минем килгәнне Фәми абый күрә дә, ерактан ук күзләрен тутырып, елмаеп карап тора. Аннары, үзегез карагыз инде дигән кебек, үз эшләре белән китеп бара. Бәйсә апай көлә: «Фәми абыеңның бөтен эш коралларын ташып бетерәсең бугай инде!» – ди.
Мин дә Фәми абый кебек капка-койманы бизәмәкче идем бит. Кая инде ул миңа андый осталарга җитәргә. 1975-1976 елларда Фәми абый өйләрен, капка коймаларын бигрәк матурлаган, зурайткан иде шул. Кызыгырлык иде.
Бәйсә апайны без авылда ике исем белән: Бәйсә һәм Бәдерниса апай дип йөртә идек. Фәми абыйның да чын исеме Гайнетдин иде. Авылда аларны яратып, хөрмәтләп Бәйсә апай, Фәми абый дип кенә әйтәләр иде. Авылда әле ике исемле кешеләр тагын бар. Дөньяда ике исемле мәшһүр кешеләр бик күп бит ул! Күбесен без аларның икенче исемнәре аша гына беләбез, таныйбыз. Бер исем генә түгел, ике исем дә кешеләргә бик килешә икән шул.
Бәйсә апай иске клуб бинасында почтада эшләде. Шулай ук анда клуб мөдире бүлмәсе, кәнсәләр дә урнашкан иде. Кәефең булмаса, авырып торсаң, эшең бармаса, клубны бер әйләнсәң, бөтен авырлыклар онытыла, күңелләр күтәрелеп китә бит. Бәйсә апай кулыннан килгәнчә, һәркемгә ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Ул елларда почта бүлмәсе гөр килеп тора иде.
Фәми абый Бөек Ватан сугышы ветераны, күп орден медальләр иясе иде, Тимирязев исемендәге колхозда җитәкче урыннарда эшләде. Аларның уллары Камил абый әти-әнисенең генә түгел, авылыбызның, районыбызның горурлыгы булды.
Камил абый бер генә бала булса да, бик тырыш, эшчән булып үсте. Яшьтән үк Казанга укырга китте. Гомумән, Камил абыйның тормыш юлы минем күз алдында булды. Ул уңган, тыйнак, пөхтә, зыялы егет булып үсеп җитте. Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән озак еллар бергә эшләделәр. Икесе дә ничектер бер-берсенә охшаган, бик чибәрләр иде. Эшли, яши торгач, чәчләре дә бергә агарды.
Ә Камил абый янына барсаң, ул гел эштә булыр, шундый дөньякүләм билгеле шәхес, дәүләт җитәкчесе белән эшләү үзе зур бәхет бит ул!
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, язучылар: Туфан Миңнуллин, Разил Валиев, Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим абыйлар белән дә мин таныш идем. Аларның күбесенә дусларча шаржлар ясап матбугатта бастырдым. Роберт абый Миңнуллин бигрәк тә гади, ачык кеше булды. Римма Ратникова Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе булып эшләгәндә төрле очрашуларга гармун уйнарга да баргаладым. Менә шул олпат шәхесләр дә Чапшар авылының уңган егете Камил абыйны беләләр, хөрмәт итәләр иде.
Авылдашым, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган Камил абый Садриев туган авылыбыз өчен дә бик күп игелекләр кылган шәхес. Авылга асфальт юл кертүдә, мәчет төзелешен оештыруда, аның гөмбәзенә башы киселгән иске мәчет аен Казаннан матурлатып кайтаруда, авылга чишмә суы кертүдә, авылда яңа клуб, мәктәп, балалар бакчасы комплексын төзүне башлап җибәрүдә аның хезмәтләре бик зур, аларны санап бетерә торган түгел!
Ул хәзер дә Балтач районы, туган авылы белән араны өзми, шунда яңа өй җиткерде, гел кайткалап йөри, райондашларының, авылдашларының хәлләрен белә, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша. Ничек инде шундый авылдаш белән горурланмыйсың ди!
Мин авылдашым Камил абыйны бераз соңлап булса да, олуг 70 яшьлек юбилее белән котлыйм! Аның хәләле Фәридә ханым белән балалары, оныкларының игелеген күреп яшәүләрен телим! Исәнлек -иминлек, бәхет, шатлыклар, хәерле озын гомер насыйп итсен!
Рәссам, журналист, гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре
Комментарии