Туган җирем, сиңа мәңге тугры калам!

Туган җирем, сиңа мәңге тугры калам!

Кызу печән өстендә, тулышып җиләк пешкәндә нинди мәдәният хезмәткәре көпә-көндез зал тутырып тамашачы җыя ала? Моның өчен зур тәвәккәллек, үз-үзеңә нык ышану кирәктер, мөгаен. Хәер, республика күләмендә үз эшен югары дәрәҗәдә күрсәтә алган китапханәче өчен моның бернинди дә авырлыгы юк икән.

Кукмара районы Купка авылы китапханәчесе Йөзмөхәммәтова Рәхилә апа әнә шундый затлардан. Беркайчан да «юк», димәс. Һәрвакыт: «Була ул, эшлибез», – дип яшәргә күнеккән ул.

Экология елына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, ул тагын авылдашларын, килгән кунакларны, хезмәттәшләрен таң калдырды. Шушы якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрьләрнең әсәрләре, туган як турында язган шигырьләренә иҗат ителгән моңлы җырлары, дәртле биюләр белән үрелеп барды кичә.

Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без дә чын мәгънәсендә сихри очрашуда булдык, олы йөрәкле, гаҗәеп талант ияләре белән күрешеп сөйләшү бәхете елмайды. Шулар арасыннан якташыбыз шагыйрә Тәслимә Кәримова – ике китап авторы, аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр иҗат иткән. Сигез яшьлек Айнур авызыннан яңгыраган «Ычкындырма очкын мизгелне», Зөлфия апа, Земфира, Гөлсәрияләр сөйләгән «Сагыну», «Гомер – мизгел», «Яшьлегемне эзлим» шигырьләре шагыйрәнең туган җирен, аның һәрбер үләнен, чәчәген, чишмәләрен, хәтта чишмә буендагы ак ташларны да сагынуга багышлап язылган.

Тәслимә апа сүзләренә Владимир Мироваев көй язган «Кайтам Кукмарага» җыры, Гөлчәчәк Мироваева башкарган матур җырлар кичәне тагын да баетты.

Китапханәчебез Рәхилә апа җитәкләгән «Тәм һәм ямь» түгәрәге игътибарга алырлык зур эшләр башкара. Белгәнебезчә, табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинәләр бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә кирәклеге хакында авылның фельдшеры Гөлзия Нәҗмиева сөйләгәннәрдән үзебез өчен бик күп кирәкле мәгълүмат ишеттек.

Кичәне матурлап килгән тагын бер кунагыбыз хакында әйтәсем килә. Данлы Арча төбәгендә туып-үскән, бөтен гомерен китапханә хезмәтенә, китапханәчеләр әзерләүгә багышлаган Алабуга мәдәният училищесы мөгаллимәсе – Фәридә Нургали кызы Хәбибрахманова ул. Аның шигырьләре «Чулман язлары», «Йөрәгем белән сөйләшү» җыентыкларында дөнья күргән.

Очрашу барышында Купка авылы тарихына багышланган «Без- Купкалылар» китабының язылу тарихы, аны чыгаруда башлап йөрүче «Ватаным Татарстан» газетасы баш редакторы урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделбәр абый Ризванов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиевның сөйләве бик тә урынлы булды.

Бүгенге көндә авыл кешесе өчен табигать – эш урыны, муллык чыганагы, уртак сукмак, уртак хәтер, истәлекләр биләмәсе. Һәр сукмак, алан, һәр чишмәнең исеме булу, аларга багышлап җырлар чыгару, үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп тою безнең беренче максатыбыз.

Минем теләгем шул: һәркемгә табигатьнең матурлыгын тою, әкренләп аны яклый, саклый, кадерли белү хисе барлыкка килсен.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы

Ф. РӘХИМОВА

Комментарии