- 28.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
«БЕЗНЕҢ ГӘЖИТ» ГАЗЕТАСЫ УНИКАЛЬ БӘЙРӘМ-ТАМАША ОЕШТЫРА.
14нче июльдә музыкаль теплоходка утырып «Идел» буйлап сәяхәткә чакырабыз. Сихри дулкыннарда тирбәлүче көймәдә кич буе популяр эстрада артистлары, «Безнең гәҗит» газетасы журналистлары белән очрашырга, күңел ачарга, бәйрәм итәргә мөмкинлек булачак. Бәйрәмдә катнашучыларны сюрпризлар да көтә. Күңел ачу кичәсен «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов алып бара. Теплоход Казан елга портыннан 18 сәгать 30 минутта китә. 22 сәгатьтә кире кайтып туктый. Белешмәләр өчен телефон: 89510653426, 89510617424.
Искәрмә: «Безнең гәҗит» газетасына язылучыларга билет хакына саллы ташлама каралган.

Комментарии