- 28.05.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №20 (24 май)
- Рубрика: Аулак өй
Совет укучыларының сагынып искә ала торган бәйрәмнәре бар. 19нчы май – пионерлар көне ул. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922нче елның 19нчы маенда төзелгән. Тарихка кереп калган оешмага быел 101 ел тулды. Кызыл галстук, быргы, барабан, учак, уеннар һәм елмаюлы йөзләр – пионерның юлдашлары. Бу күңелле бәйрәм турында хатирәләрне без дә тупладык.
Җәвит ШАКИРОВ (Татарстанның халык артисты): «ӘЛЕ ДӘ БАРАБАН КАГАСЫ КИЛӘ»
– Совет чорында тууым, шул матур вакытта яшәвем белән горурланам. Пионерга алынган көнне кызыл галстук тагып, аны җилфердәтеп, күкрәк киереп өйгә кайтканым хәтердә. Начар укысаң, пионерга алмыйлар сине, дип куркыталар иде безне. Дөрес, ул галстукның өйдә онытылып калган чаклары да булмады түгел, бәйләргә өйрәнеп җәфаланган вакытларны да хәтерлим. Безгә үтүк кабызырга ярамагандыр инде, галстук йомарланмасын дип, суга чылатып, матрас астына җәеп куя идек, шунда еш кына онытылып та калгалады ул. Пионерия көнне мәктәптә линейка уза иде. Аннары быргы кычкыртып, барабан кагып урам әйләнә идек. Безнең мәктәп янында Таштау дигән биек тау бар. Шунда менеп авылга карап сокланып, уеннар уйный идек. Бер барабан, ике быргы алып барган хәтердә. Барабанны бары тик иң яхшы укучы гына кага иде. Ул миңа бер дә тәтемәде. Быргыны да бер генә кычкыртып карадым, анысы да пионер-вожатый бүлмәсендә качып кына.
– Бу чорны сагынасызмы?
– Сагынам. Иң бәхетле, бер нәрсә турында уйламаган, борчылмаган, хисләргә, хатирәләргә бай чор ул. Кызык вакыйгалар да күп булды бу чакта. Без 3нче класстан соң, күрше авылга 8 чакрым ераклыкта урнашкан Тайняш авылы мәктәбенә йөреп укыдык. 4-5нче классларда интернатта яши идек. Без йоклаганда, бер шук малай безнең битләргә теш пастасы, корым буяп чыккан иде. Бер-ике егетнең кулларын галстук белән карават башына бәйләп куйган иде. Мин дә шулар арасында бар идем. Иртән торуга кул оеган. Тәрбиячебез Вәсилә апа «разборка» оештырып, барыбер аның кем икәнен ачыклады. Степан белән Фларит дигән егетләрнең этлеге булып чыкты бу. Шул көннәрдән соң Вәсилә апаны үзара «Чекист» дип йөртә башладык.
– Пионер булган вакытыгызга кайтыр идегезме?
– Әлбәттә. Пионерия безне олыны – олы, кечене – кече итәргә, чисталыкка, эш сөяргә, әти-әнине яратырга, дөньяны танырга өйрәтте. Бүген дә барабан кагасым килә минем. Эх, шул чакта яхшы укыган булсаммы!.. Уйланырга өйрәтте. Әле дә шул чаклар турында искә төшереп утырам.
Зөлфия ШАКИРОВА (Татарстанның халык артисты): «АШ ПЕШЕРӘ ИДЕМ»
– Пионер булган чакны кире кайтарыр идем. Иң бәхетле чак ул! Хәзерге балалар аны белми. Аларны зомби яки роботлар белән чагыштырырга мөмкин. Телефон белән интернеттан кала бернәрсәне күрмиләр бит.
Көзгегә карап галстук бәйләүләре генә ни тора! Искитмәле ул чаклар. Без бөтен нәрсәгә ышанып үскәнбез. Менә болай була, менә шулай була, дип өйрәтәләр иде. Укытучы әйткәннәргә чын күңелдән ышандык. Хәзерге баланы ышандырып булмый. Укытучы сүзеннән чыкмый идек. Урамда уйнап йөргәндә, укытучы килә, дисәләр, без тиз генә йөгереп, ишегалдына кача торган идек. Бу укытучыдан курку билгесе түгел, аларны хөрмәтләү. Пионер исеменә тап төшермәскә, тәртип бозмаска, спорт белән шөгыльләнергә, яхшылап укырга, бөтен җирдә алдынгы булырга тырыштык. Пионер һәрвакыт бөтен нәрсәгә әзер булырга тиеш иде. Кешегә булышырга, ярдәм кулы сузарга өйрәттеләр. Авылдагы олы яшьтәге апа-абыйларга су китерә, ярдәм итә, өйләрен җыештыра идек. Егетләр утын ярса, без өеп куя идек. Менә хәзер андый әйбер юк, яшьләр дә ярдәм итәргә атлыгып тормый. Пионерия безгә тәрбия биргән.
19нчы май көтеп ала торган иң кадерле көннәрнең берсе иде. 19нчы май көнне мәктәп белән урманга бара торган идек. Кичтән кибеткә барып тәмле консервлар алып, йомырка пешереп, шешәгә сөтле чәй тутырып куя идек. Һәр заманның үз сыедыр, безнеке – әнә шулар. Ә урманга баргач, башка класслар белән ярыша-ярыша учак ягып, аш пешерә идек. Аш пешерүне миңа йөклиләр иде. «Әниең тәмле пешерә», – диләр иде. Әни авылда узган туй һәм башка мәҗлесләргә пирог, чәк-чәкләр әзерли торган иде, шуңа күрә аш пешерү кебек җаваплы эш миңа йөкләнә. Һәм һәрвакыт беренче урынны ала торган идек. Бала һәм оныкларыма да гел кабатлыйм: вакытның, тормышның кадерен белегез, ул тиз үтә һәм аны кайтарып булмый.
Пионерлыкны яңадан кайта, дисәләр, шатланыр идем. Ул адәм баласына тәрбия бирә. Дөрес итеп вакыт бүлә белергә, үрнәк булырга – барысына да өйрәтә ул. Шул сыйфатлар менә хәзерге яшьләргә җитми дә инде!
Динә ЛАТЫЙПОВА (Татарстанның атказанган артисты): «КИЕМНӘРНЕ ЕРТЫП КАЙТА ИДЕК»
– Пионер булу кызыл галстук тагу белән кадерле. Кечкенәдән сиңа зур тәрбия бирә ул. Кешене балачактан ук шәхес итеп үстерә дә. Үзеңнең кирәклегеңне тоеп һәм бу мохиткә кирәкле гражданин булып яшәргә өйрәтә. Пионерлыкны бүгеннән үк гамәлгә кертер идем. Кызыл галстук таккан берәү дә бүген югалмады әле. Без – дөрес тәрбия алган чор балалары.
Пионер көне күңелле үтә иде. Алдан ук әзерләнеп, табигатькә чыгып китә идек. Иртән линейкага тезеләбез: ак күлмәк, кара итәк, башта – пилотка, муенда – кып-кызыл галстук, кулда – быргы һәм барабан. Тезеләбез. Мин отряд советы председателе идем, отчет бирә идем. Шуннан табигать кочагына чыга идек, учак ягып, аш пешерә идек. Өйдән алып килгән ризыклар белән сыйлана идек. Ул йомырка дисеңме, кыяклы яшел суганмы, шешәгә салынган сөтле чәйме... Чәйнең бөкесен гәҗиттән ясап куясың, ул җебеп чәйгә сеңәр иде. Менә ул тәмне бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Тәмен әле дә тоям. Арып-талып кич белән генә өйгә кайта идек. Балачакның бәхетле мизгеле иде ул.
Бу чорны сагынып, матур хатирә итеп сөйлим. Мин «Отряд, равняйсь!» дигәндә нечкәлек билгесенә басым ясап әйтә идем. Миннән көләләр иде. Ә мин җаваплылык тоеп, барыбер үземчә кабатлыйм. Уеннарда катнашканда колготкилар ертылганы да истә калган... Эх, матур һәм күңелле чаклар!
Флюра КОЛӘХМӘТОВА-ТАЛИПОВА (композитор, җырчы): «КИРЕ КАЙТАРЫРГА КИРӘКМИ»
– Пионер булу миндә дә ниндидер горурлык хисе, ватанпәрвәрлек тойгысын уятмый калмагандыр. Бала дөньяны, чынбарлыкны ничек бар шулай күрә, аңлый, кабул итә. Ә шулай да, укучыларның инкубатор чебиләре шикелле бер төрле формада йөрүе, ниндидер кагыйдәләргә буйсынуы күңелдә киеренкелек калдырган.
19нчы май көнне ашарга алып (чәй, ипи, йомырка, консерва, бәрәңге һәм башка азыклар), барлык мәктәп укучылары белән бергәләп бер сафка тезелә идек. Барабан сугып, быргы кычкыртып кырга, яланга бара идек. Тиешле урынга барып җиткәч, һәрбер класска боерык бирелә. Без сынган һәм аунап яткан, кипкән агачларны, ботакларны җыеп, бер урынга ташып куя идек. Шул агач ботакларыннан биш почмаклы йолдыз формасын ясап, бер урынга өяргә тиеш идек. Шуңа ут төртеп җибәрәләр иде. Язгы табигатькә чыгып, төрле кызыклы уеннар уйнап, ярышларда катнашып, соңыннан рюкзакларга төяп алып килгән ризыкларны тәмләп ашап-эчеп күңелле итеп ял иткән мизгелләр күңелдә һичшиксез саклана. Әмма безне коммунистик идеологиягә нигезләнгән тоталитар режимның корбаннары итеп тәрбияләүләрен, әзерләүләрен балачакта ничек итеп аңлыйсың инде. Укучыларда бер төрле фикер йөртү, патриотизм, коллективизм тойгысын бик оста, җитди тәрбияләгәннәр. Ул чорның җимешләрен бүгенге көндә татыгангадыр инде, ул чорны сагынам дип әйтә алмыйм. Табигать кочагында узган уенлы-ярышлы күңелле бер көне һәм кипкән агач ботакларыннан өелгән тау хәтле учак кына күңелдә уелып калган. Пионерлыкны кире кайтаруны кирәк дип санамыйм. Пионер булу безнең балачакның аерылгысыз бер мизгеле, хатирәсе булып күңелдә калса да, тоталитар режимның фикерсез, телсез колларын, корбаннарын тәрбияләве, бүгенге көндә берхокуксыз дәүләттә яшәвебез – шушы пионерлык идеологиясенең җимешләре бит барысы да.
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА (Татарстанның атказанган артисты): «БЕРДӘМ БУЛЫРГА ӨЙРӘТТЕ»
– Мәктәп елларының һәр мизгеле кадерле. Ни кызганыч, бүген үткәнгә борылып карап: «Эх, күп нәрсәнең кадерен белмәгәнбез икән», – дибез. Пионер булган һәр көн күңелле вакыйгаларга бай булды. Стена газеталары чыгару дисеңме, олыларга ярдәм итүме – барысы да истә калган. Бәйрәмнәрдә матур итеп киенүләр, муенга үтүкләнгән кызыл галстук элү аеручы матур хатирә булып саклана. Пионерларның аерым уставлары бар иде. Шуны ятлап, гел күңелдә йөртә идек. Бердәм булу, олыны – олы, кечене – кече итә белү, һәрчак ярдәм итәргә әзер тору – менә шул сыйфатлар хас иде пионерларга. Менә бүгенге заман балаларына нәкъ шулар җитми төсле.
ИНТЕРНЕТ КИҢЛЕГЕННӘН
– Пионер булу өчен тәртибең дә, укуың да яхшы булырга тиеш. Берәр тәртипсезлек кылсам, пионерга алмаслар да, оятын кая куярмын дип, ул көннәрдә шыпырт кына йөрдем.
Класстагы бер кыз, акчалары булмаганмы инде, иске формада, кырые бөкләнгән кызыл галстук алып килгән иде. Ул кызны шуның өчен пионерга алмадылар. И, мескенем, үкси-үкси елады инде. Менә шул елау гомергә истә калды. Пионерлыкка кабул ителмәү бик зур хурлык санала иде.
1978нең 19нчы мае әле дә истә. Өченче класс. Кояшлы, җылы көн иде. Ап-ак күлмәк, кара чалбар киеп мәктәпкә килдем. Ант текстын инде мин әллә кайчан ятлап куйган идем. Мин бит пионер булдым дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул.
Мин аны хәзер дә кирәк дип саныйм. Пионермы ул, исемен үзгәртәләрме – анысы мөһим түгел. Пионер булса да ярый, чөнки ул беренче дигәнне аңлата. Ниндидер төркемдә булу, кемгәдер иярүне хәзер аңлап та бетермиләр инде, ул ягы да бар. Ә шулай да ул бит начарлыкка өйрәтми. Сабый психикасы бик сыгылмалы була, ул вакытта аны яхшыга үгетлиләр икән, кеше күрмәгәндә дә бер изгелек эшләү аннан соң да кала ул. Миндә ул сыйфат әллә ничә еллар буена барды. Мин бит пионер! Шуңа күрә балаларны берләштерүче тәрбия чарасы буларак, мин анда бернинди кирелек күрмим. Пионер системасындагы тәҗрибәне кулланып, шундый бер оешма булдырырга кирәк. Пионер оешмалары берничә сабыйны начар юлдан тартып кала алса да, бик зур эш булыр иде ул.
(Журналист, язучы, продюсер, публицист мәрхүм Илфак Шиһаповның 2017нче елда «Интертат» сайтында басылган хатирәләреннән истәлек)
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии