Талантлар үз арабызда

Талантлар үз арабызда

Иҗади сәләт һәр кешедә дә бар. Ләкин бар кеше дә аны тормышта куллана алмый. Кайберләре аңа омтылмый да. Югыйсә иҗат кеше тормышына мәгънә өсти, аның рухи дөньясын баета, гадәти тормышны кызыклы һәм файдалы итә. Моның шулай икәнлеген мин үземнең хезмәттәшем Илзия Харисова мисалында әйтә алам! Ул иҗат кешесе буларак һәрчак актив, чөнки иҗади эш тырышлык сорый, ялкауланганны яратмый. Аның язган шигырьләрен, мәкаләләрен, хикәяләрен укыйм да, ихлас күңелдән әдәбиятны яратуын күрәм. Сөйләве буенча, ул мәктәптә укыган чакта ук язу эше белән кызыксынган, төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашкан. Ә хәзер аның шигырьләренә җырлар иҗат ителә. Альберт Исмаил башкаруында «Яралы мәхәббәт», Олыяз авылы егете Марат Мөхәмәтшин башкаруында «Сөю бәхет», ире Алмаз Харисов башкаруында «Иркәмнең туган көне» һәм башка җырлары халык тарафыннан яратып тыңлана. Ә иң сөенечлесе – аның Казанда «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында катнашып кайтуы. Илзия Харисова сүзләренә иҗат ителгән, популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановлар башкаруында «Нахак сүз» җыры шушы премиягә лаек дип табылды. Һәрбер җырчы, һәрбер иҗатчы өчен бу премия зур шатлык, җиңү булып тора, чөнки иң яхшылары гына аңа лаек бит. Бүләкләү тантанасын телевизор экраныннан күзәтеп утыру безгә дә насыйп булды. Район җитәкчелеге тарафыннан да Илзия Раниф кызы читтә калмады, район башлыгы Сергей Димитриев шушы җиңү белән тәбрик итеп, аңа грамота һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Әлбәттә, һәр иҗатчы өчен, беренче чиратта, иң мөһиме – иҗатыңны бәяләү, күрә белү. Әгәр синең иҗат җимешең танылып китә, өстәвенә премияләргә лаек була икән, икеләтә канатланып эшләргә илһам тудыра. Киләчәктә дә Илзиягә иҗатында, тормышында тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр

 системасы библиографы Фәния РӘХИМОВА

Комментарии