- 28.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Аулак өй
«Ә-ә, болар җиңел эш, озын акча эзләп йөрүчеләр икән», – Тинчурин театрына көпә-көндез ник шулкадәр күп кеше җыелган, дип кызыксынып килгән бер апа, соравына җавап алгач, шулай дип кулын селтәп чыгып китте. TMTV телеканалы оештырган кастинг уза иде анда.
«Яңа проектлар өчен алып баручылар кирәк. 16-30 яшьлекләр, рәхим итегез», – дип, телеканал берничә ай элек үк рекламалый башлаган иде инде. Ишеткәннәр, күргәннәр. TMTV мөхәррире Лилия Кадыйрова әйтүенчә, кастингка 400ләп егет һәм кыз килгән иде. Алар арасында алып баручылар гына түгел, җырчы булырга теләүчеләр дә шактый күренде.
«УРЫСЧА ҖЫРЛЫЙМ ӘЛЕ»
Мин дүрт ел элек «Барс-Медиа» компаниясе оештырган бер кастингка репортаж әзерләргә барган идем. Халык җыры башкаруларын сорагач, «Күбәләгем» белән «Эх, алмагачлары»ннан ерак китә алмаган егет һәм кызларны тыңлап, аларның «хәерле тамашачылар» һәм «ямьле җыр» дигән сүзләреннән колакларым шиңеп, сәхнә артында урысча гына аралашуларын ишетеп, тәмам кәефем кырылып кайттым. Монысында да шулайрак булыр дигән идем. Бәхеткә, мин көткәнчә килеп чыкмады. Быелгы кастингта катнашучыларның дәрәҗәсе үскән, бик үскән иде.
Аеруча җырчылар сөендерде. Академик тавышлы башкаручылар, музыкаль уку йортларында белем алучылар күп иде. Күбесе үзе язган җырын да, музыкадан башка гына халык җырын да җырлады. Боларның барысы да зур сәхнәгә чыкса, татар эстрадасының сыйфаты яхшырачак икән әле, дип куанып утырдым. Тик, ни кызганыч, шул зур сәхнәгә чыгу юлында күбесе коелып кала, коелмаганнары да «шырдый белән бырдый»ны гына җырлап йөри башлый шул.
Мәртәбәле жюриның игътибарын кем ничек булдыра ала, шулай җәлеп итәргә тырышты. Кемдер жюрида Зөлфия Вәлиева утыруын истә тотып булса кирәк, «Зө-Ләй-Лә» җырын башкарды, берәү Иркәгә: «Мин «пачти» сезнең якташыгыз», – дип мактанды, җырларга чыккач, сүз уңаеннан гына: «Сез хәзер «Кукмара» суын эчеп утырасыз, мин дә шул яктан», – дип әйтүче дә булды. Илшат Миңнеханов исемле егет: «Минем турыда сезгә тегеннән (бармагын өскә күрсәтә) шалтыратып куярга тиешләр иде», – дип, фамилиясе белән мактанып алды. Тик жюри әгъзаларын моның белән сатып ала алмадылар. Сыйфатлы чыгыш кирәк иде аларга. Чыгыш дигәч, тулаем образ күздә тотыла. Шуңа күрә жюриның кроссовка киеп җырларга чыккан бер кызга: «Сәхнәгә туфли киеп чыгарга тырышыгыз», – дип әйтүе дә бик урынлы булды.
Менә Рамилә Зиннәтуллина исемле җырчы кыз кастингка зур концертка баргандай әзерләнеп килгән иде. Озын итәкле ак концерт күлмәге, купшы прическа, макияж… Кыяфәте белән генә түгел, тавышы белән дә җәлеп итте ул. Җырлап чыккач, сәхнә артында сөйләштек. Сарманнан икән, Казанда музыка көллиятендә II курста укый. «Халыкара дәрәҗәдә булсынмы ул, авыл клубы булсынмы, һәр чыгышыма шулай җитди итеп әзерләнәм. Артист бөтен яктан килгән булырга тиеш. TMTV телеканалында алып баручы буласым килә, нәрсә сөйләргә белмәгәч, җыр белән чыгыш ясарга булдым», – дип сөйләде ул.
Театр фойесында нинди гитара тавышы яңгырый икән, дип аптыраган идем. «Бу егет иртәнге 10нан бирле безгә концерт куя инде», – диде театр хезмәткәрләре. 24 яшьлек Илдар Харисов тумышы белән Актаныштан булып чыкты. Музыкаль белеме булмаса да, әзерлек дәрәҗәсе югары, җырларын да үзе яза икән. «Жюриның игътибарын җәлеп итү нияте белән килдем. Тик кастингтан үтмәсәм дә, борынымны салындырмаячакмын. Бүген булмаса да, киләчәктә сәхнәгә чыгачакмын әле», – дип хыялы белән уртаклашты ул.
Академик тавышлы башкаручылар арасында рэп укучыны күрми мөмкин түгел. Үзен сәхнә тәхәллүсе белән Айҗан дип таныштырган егет шулай ук Актаныштан икән (ул яклар аеруча активлык күрсәтте быелгы кастингта – мин барып эндәшкән ун кешенең бишесе Актаныштан булып чыкты. – Авт.). «TMTV каналында хип-хоп музыкасы юнәлеше аксый кебек. Бәлки, шул юнәлештә ниндидер проект башлап җибәрергә мөмкин булыр. Шуңа үземне сынап карарга килдем», – ди егет. Аның яздырылган 12 җыры бар икән инде, тагын шуның хәтлесе чиратта тора, ди.
Шунысы кызык: урысча җырлаучылар шактый булды. Татарча җырласак, тавышыбызның бөтен мөмкинлекләрен күрсәтеп бетерә алмабыз, диделәрме икән әллә? Татар каналы уздырган кастингка татарча җыр белән килергә кирәклеге аңлашыла, югыйсә. Ә иң сөендергәне шул булды: мин сорашкан яшьләр, чәчрәп чыгып, иртәгә үк артист буласым килә, димәделәр. Уйлап кына җавап бирделәр. Артист хезмәтенең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуын аңлаучылар инде болар.
«САЛАВАТ АБЫЙ, КАЙЧАН КИТӘСЕЗ ИНДЕ?»
Кастинг башында жюри әгъзалары: «Бездә алып баручыларга кытлык», – дигән иде. Алты сәгатьлек кастингтан соң да аларның фикере белән килештем мин: чыннан да, кытлык икән шул. Алып баручы булам, дип килгәннәрнең күбесе – сөйли, ә сөйли белгәне үз-үзен тота белми булып чыкты. Әзерләнеп килгән чыгышын бик әйбәт башкарганнан соң, Раил Габдуллин исемле егеткә яңа тема бирделәр: «Берничә минуттан монда метеорит төшәргә тиеш, ә син турыдан туры эфирны алып барасың». «Кадерле дуслар, бу метеорит 1992нче елда бер төшкән иде инде, хәзер икенче тапкырын төшәргә җыена», – дип сөйли башлады Раил һәм телефонына үрелде. Жюри да, калган катнашучылар да, бу импровизациянең бер кисәгедер, дип уйлап, карап утыра бирдек. Ә егет сәхнә уртасында телефоннан сөйләшә башлады! Чын-чынлап! «Турыдан туры эфир вакытында шулай телефоныңны алачаксыңмы?» – дип гаҗәпләнде жюри әгъзалары. «Ну, бу бит дус», – дип җаваплады егет. Бу вакытта «метеорит» төшеп җиткән, «туры эфир»ның кирәге калмаган иде инде.
Кастингта катнашырга теләге булган кеше башта анкета тутырырга тиеш иде. Анда «Яраткан телевидение алып баручысы» дигән сорау да бар. Йөзләгән анкетада Лера Кудрявцева, Дмитрий Нагиев, Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Тина Канделаки, Екатерина Андреева («Время» тапшыруын алып бара) исемнәре күрсәтелгән иде, бер кеше генә Илдар Кыямовны атаган. Менә шуннан үзегез чамалагыз инде кастингка килгән алып баручыларның дәрәҗәсен!
Урыс телле алып баручыларны атагач, урыс телендә чыгыш булуы гаҗәп тә түгелдер инде. Балтачтан килгән Нәргизә Камалиева: «Татарча уйлап карадым – килеп чыкмады, шуңа күрә урысча сөйлим», – дип белдерде. Урысча сөйләп бетергәч: «Татарча да сөйли алам үзе», – диде. Жюриның: «Әйдә, сөйләп күрсәт», – диячәген көтмәгән иде, күрәсең. Әллә каушады шунда, башкарып чыга алмады. «Ярар, моның белән генә дөнья бетми бит», – дип озаттылар аны сәхнәдән. Татарча чыгышларның күбесендә «шәХәр», «мәҺәббәт», «һәм дә инде», «әмма дә ләкин» ише сүзләр колакны ярды.
Оренбургтан килгән Алмаз Мостафинга «Салаваттан интервью ал» дигән тема бирделәр. Егет, шунда ук рольгә кереп: «Салават абый, сез бер тапкыр Оренбургка килгәндә, быел актык сезонымны җырлыйм, дигән идегез. Тик аннан соң да өч сезон җырладыгыз инде. Кайчанрак китәргә җыенасыз соң сәхнәдән?» – дигән сорау бирде. Жюриның сүзе кыска булды: «Болай дип сорасаң, бу синең соңгы алып баруың булачак!»
Алып баручы Булат Бәйрәмов берничә сәгатькә кастингны карарга кереп чыкты. Бөтенләй үк өметсез түгел, дип бәяләде ул үзе караган чыгышларны.
– Мин кешенең тулаем образына игътибар иттем: киенүенә, үз-үзен тотышына, энергетикасына, үз тавышы белән идарә итә алу-алмавына. Шулай да беренче чиратта алып баручының сөйләме төзек булырга тиеш. Аны камилләштерү буенча гомер буе эшләргә, үзеңне һәрдаим контрольдә тотарга кирәк. Мин сөйләмемне беркайчан да төзәтмәячәкмен, ул минем сөйкемле сөягем, диюче алып баручылар бар. Мин алай уйламыйм. Без дә телне онытсак, аны кем саклар соң? – дип сөйләде ул.
Жюрида утырган җырчы һәм алып баручы Айрат Ильясов: «Кызыклы кадрлар бар, тик әзерләнеп бетмәгән катнашучылар күбрәк. Шулай да бүген катнашкан яшьләрнең 70 проценты телеканал проектларына җәлеп ителер, дип уйлыйм», – дип белдерде. Аны TMTV каналы уздырган кастингка драма әсәрләрен сәхнәләштереп, лирик шигырь ятлап килүчеләр аптырашта калдырган: «Әйтерсең без аларны спектакль куярга әзерлибез!»
Жюрида телеканал өчен алып баручыларны сайлашкан Илфат Фәйзрахманов та катнашучыларга үз киңәшләрен җиткерде. «Әле бер генә конкурсларда катнашмассыз. Чын әдәби телдә сөйләшергә өйрәнеп, әзерләнеп килегез. Турыдан туры эфирда бик еш кына штаттан тыш хәлләр дә килеп чыга. Андый очракларда да алып баручы югалып калырга тиеш түгел. Гомумән, жюри каршына чыгып басарга җыенгансың икән инде, әзерләнергә кирәк. Һичьюгы кастингны кем үткәргәнен, шул матбугат чарасының эш стилен чамаларга. Юкса, үз диалектларында, мәгънәсез сөйләмнәр белән кеше ничек итеп эфирга чыгарга җыена, аңлашылмый. Телевизион тапшыруларны алып баручы эчке культурасы, матур тавышы, җанлы сөйләме белән тамашачыны үзенә тартып торырга, гашыйк итәргә тиеш. Андыйлар булса да, күп булмады шул. Гомумән, күпләргә сәхнә әдәбе турында уйлау да комачауламас иде», – диде ул.
TMTV каналы мөхәррире Лилия Кадыйрова әйтүенчә, кастингта ошаган егет һәм кызларны студиягә чакырып, тагын бер тапкыр сынап караячаклар әле. Анысын да үтә алганнарны «Яшьлек тавышы», «ҖырлаОКЕ» һәм башка проектларга җәлеп итәчәкләр. Көзгә телевизор экраныннан таныш йөзләр күренсә, аптырыйсы түгел, димәк.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии