- 28.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Аулак өй
Хәерниса әби ТНВ каналыннан «Җырлыйк әле!»не бик яратып карый иде. Аны туктаткач, «Теге ярым ярты киенеп сәхнәгә чыкканнарны караганчы, атнага бер тапкыр төрле өлкәләрдән килгән, мөселманча киенгән җырчыларны тыңлап утырсаң, яшь чаклар искә төшеп, күңелләр күтәрелеп китә», – дип сөйләнде ул. Шул тамашаны күрсәтми башлагач, залга телевизор карарга да бик сирәк чыга башлады.
Бер шимбәдән «Караоке батл» дигән тамаша күрсәтә башладылар. Оныгы: «Әби, әби, залга чык әле, телевизордан «Караоке батл» дигән тамаша күрсәтәләр», – диде. Билгеле инде, әби кеше бу сүзләрне тиз генә аңлап җиткермәде. Үзенчә аңлап: «И Аллам, тагын кайсылары кайда, «караул кычкырып батканнар» инде, бозы да юка бит әле», – дип сөйләнә-сөйләнә бүлмәсеннән чыкты.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии