- 28.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Аулак өй
«Йә мин, йә бала» – уллары Диманың авыру икәнлеге аңлашылгач, ире Аннаны шундый сайлау алдына куя. Һәм Анна сайлый. Церебраль паралич диагнозы куелган йөрәк парәсе, газиз улы белән кала ул. Ир сүзендә тора – аларны ташлап китә.
Куркыныч диагнозны Димага бер яшь тулганда куялар. Бу Аннага бәхетнең дә, тормышның да актык көннәре булып тоела. Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Башында меңләгән сорау бөтерелсә дә, Анна бер генә мизгелгә дә улы белән калуына үкенми. Аның баласы, аның йөрәк җимеше бит ул! Ничек аны язмыш кочагына ташлап китсен?! Авыру да булгач, ана назына икеләтә мохтаҗ бит сабый.
Анна үз-үзенә сүз бирә – бернигә дә карамыйча көчле булырга һәм Диманы аякка бастырырга! Ана белән бала төрле клиникаларда дәвалана. Ана мәхәббәтенең көче чиксез шул: табиблар малайда уңай якка үзгәреш булуын билгеләп үткәннәр. Узган җәйдә Дима Севастопольдә дельфиннар белән махсус дәвалану курсы уза. «Диманың шулай шатланганын күргәнем юк иде әле. Мөгаен, дельфиннар балалар гына аңлый торган телдә сөйләшә беләдер», – дип сөенечен уртаклаша Анна. Курсларның файдасы зур булган: Диманың сөйләшүе һәм моторикасы яхшырган.
Бүген Димага 9 яшь. Аның белән таныш бөтен кеше тел шартлата: булса да булыр икән шулкадәр шат, көләч йөзле, сабыр бала! Энә терапиясе яки буыннарны тарту вакытында елар, кычкырыр, дисең. Юк, тешен кысып түзә Дима, үзен чын егетләрчә тота. Әнисенә охшап шундый булгандыр, дип гаҗәпләнә табиблар. «Мин оптимист. Иң мөһиме – бар да бетте, дип, кулларны төшермәскә кирәк», – ди Анна. Ул берүзе кыенлыкларны җиңәргә дә, мөстәкыйльлеккә дә, авырлыкларга карамый бәхетле булырга да өйрәнгән.
Дәвалану курсларыннан ял иткән арада Дима өйдә шөгыльләнә. Ә ял көннәрендә әнисе белән атлар фермасына баралар. Малай атта йөрергә, кулыннан малкайларны ашатырга ярата. Ана белән баланың шундый бәхетле көннәре күбрәк булсын өчен, Димага ел саен дәвалану курсы узарга кирәк. Барысы да шул акчага килеп терәлә инде. Малайның инвалидлык пенсиясенә генә яшәгән гаиләнең финанс мөмкинлеге, тарта-суза торгач, ашау-эчүгә һәм даруга гына җитә. Менә дәвалану өчен акчаны мәрхәмәтле кешеләрдән сорарга мәҗбүр алар. Трускавец шәһәрендәге клиникада узачак дәвалану курсына 225000 сум акча сорала. Диманың сөенечтән елмайган күзләрен, көлүен ишетү, ананың шатлык яшьләрен күрү өчен күп кирәкми бит!
Сбербанктагы исәп-хисап счеты:
Получатель Анна Иванова
Наименование Щелковское ОСБ №2575
Расчетный счет 30301810140006004048
ИНН 7707083893
Наименование банка Сбербанк России ОАО г.Москва БИК 044525225 Корр.счет 30101810400000000225 ОКПО 02805015 ОКОНХ 96130
Акчаны электрон кошелекка да күчерергә мөмкин.
Получатель платежа:
ООО НКО «Деньги.Мэйл.Ру»
ИНН: 7750005718
БИК: 044583701
КПП: 775001001
Номер счета: 40903810300000000000
К/С: 30103810100000000701
Банк: Отделение №1 Московского ГТУ Банка России
Вид платежа: Зачисление для пользователя
ООО НКО «Деньги.Мэйл.Ру»: 1080 0001 4137 9468

Комментарии