Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Язларны аеруча ярата ул. Бөреләр уянып, җир яшәрә барган чорда, бакчасына килеп хозурлану – иң яраткан мизгеледер, мөгаен. Андый чакта күпкырлы галим, профессор Габделхәй Хәлил улы Сәмигуллин булудан бигрәк, барча табигатькә гашыйк, самими күңелле авыл малае Габделхәйгә әйләнеп куя. Биредә җәмәгате Маһинур белән утырткан һәр агач, куак, чәчәк, үлән күңеленә үтә якын. Искиткеч аларның бакчасы! Яшелчә, җиләк-җимешнең муллыгы белән генә түгел, гөлләр патшалыгы булу белән күпләрне сокландыра. Быелгы 80нче язы аңа аеруча кадерле. Артка борылып карасаң, күпме юл үтелгән: михнәтлесе, сикәлтәлесе, үр өстенә үр яулаганы, шанлысы...

Сугыш чоры баласы ул Габделхәй абый. Алты баласын хатыны Фатыймага калдырып яуга киткән Хәлил, яраланып, 42нче елда туган йортына кайта. Яралары төзәлгәч, кабат фронт. 1943нче елның май аенда дөньяга килгән сабыйның колагына бабасы Сәмигулла: «Габделхәй атлы булырсың», – дип, азан әйтеп пышылдый. Балалары бәхетеннән Хәлил солдат, күп яра-җәрәхәтләр алса да, 46нчы елны Салавычына әйләнеп кайта. Өч яшьлек сабый, ят солдаттан куркып, әнисе артына кача, бу аның беренче тетрәнүе буладыр.

Сугыштан соңгы авыр чорлар. Габделхәйне дә читләтеп үтми нужалар: сеңлесе Әминә тугач, аны карау, язларын басудан өшегән бәрәңге җыеп кайту, ипи пешерү өчен әнисенә алабута орлыгын җыешу... азмы ул чакта андый михнәтләр! Әнисе Фатыйма язын-көзен көне буе яшелчә бригадасында эшли, кышын исә төрле эшкә йөри. Сугыштан авыр яралар белән кайткан әтисе горур була шул, үзенә тиешле льготаларны юллап йөри белми.

Нинди генә авыр чорлар булса да, балачак – балачак инде. Текә ярларын карлыгачлар оя иткән Әптек, биек Зәрә тауларында кышларын ярышып чана-чаңгы шуулар, җәен ерак Даулы урманына җиләккә бару. Балачакның истәлекләргә бай чагы. 5нче класстан соң комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлау, бригадада әнисенә булышу, төнлә ат саклаулар, яңа мәктәп төзелешендә кирпеч, цемент ташу... Яшьтән хезмәтнең тәмен генә түгел, ачысын да татып үсәргә туры килә яшүсмергә.

Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Балтач урта мәктәбендә дәвам иткәндә: «Алга таба кем булырга?» дигән сорау туа. Яраларыннан интеккән әтисен дәвалау өчен табиб булыргамы? Сәнгатьне бик ярата, спектакльдә Тукай ролен бик килештереп башкаргангамы, үзенә әнә Тукай кушаматын да ябыштырып куялар, сәләте бар – артистлыкка китәргәме?

Өченче юлны сайлый ул – укытучы булырга, кеше күңелен дәваларга! Бүгенге ярты гасырдан артык хезмәт иткән мәгърифәт эшчәнлегенең чишмә башы әнә шул 1961нче елга барып тоташа. Сабый чактан табигатькә, үсемлек дөньясына, химиягә гашыйк булган Габделхәйнең Казан Дәүләт педагогика институтының химия һәм биология бүлеген сайлавы очраклы түгел. Армиядә хезмәт итеп кайткач та, бүленгән укуын дәвам итә. Булачак гомер яры – Кукмара чибәре Маһинурны да биредә очрата. Яшь гаилә беренче хезмәт адымнарын Минзәләдә башлап җибәрә. Маһинур Сөнгать кызы шәһәрнең 1нче рус мәктәбенә билгеләнсә, Габделхәй Хәлил улы эшчәнлеген данлыклы Минзәлә педучилищесында башлап җибәрә. «Минзәлә – минем икенче Ватаным булды», – дип әйтүендә дә тирән хаклык бар. Элеккеге укучысы, бүген мәгариф ветераны Гәүһәрия Гәрәева сүзләренә тукталып китәм: «Минем педучилищеда укыган чагым. Казаннан ирле-хатынлы укытучылар килде. Икесе дә химбиолог, икесе дә чибәрләр. Габделхәй Хәлиловичка шул арада «аяклы энциклопедия» дигән кушамат та тагып куйдык. Юкка түгел, чөнки укытучыбыз үсемлек, бөҗәк, хайваннар темасын шундый тирәнлек белән аңлата, күп белә, ул дөньяга кереп чумганыңны тоймый да каласың. Фәненә гашыйк итә торган тирән белемле, зыялы да, гади дә укытучыбызны барыбыз да яраттык. Язмыш диген, диплом алгач, юллама белән ерак Балтач районына эшкә җибәрделәр. Остазымның авылы Салавычта укытырга туры килде. Фатирда бергә яшәгән Фәридә Галимҗановна да Минзәлә кызы, юллама белән бирегә килгән. Әтисе ерак район диеп борчылмаган, Габделхәй Хәлилович авылы, яхшы урын булыр дип, кызын тыныч күңел белән эшкә озаткан».

Минзәләдә 8 ел эшләү дәвере аның өчен зур мәктәп була. Шул чорда укыткан укучыларының бүген күренекле педагоглар, фән эшлеклеләре, җаваплы урыннарда хезмәт куюлары аның өчен олы горурлык! Минзәлә педучилищесында эшләгәндә үк Габделхәй Хәлиловичның хезмәте югары бәяләнә: ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була.

Халкыбызның «Тарткан атка йөкнең олысын салалар» дигән мәкале нәкъ Габделхәй Хәлил улына туры килә. Гигант шәһәр Чаллыда 1977нче елда педучилище ачылгач, Минзәләдә абруй казанган өметле белгечне яңа вазыйфага билгелиләр. Балалар бакчасы өчен тәрбиячеләр хәзерләргә тиешле әлеге булачак уку йортының бинасы да, матди базасы, тулай торагы, кадрлары да булмый. Эшне нульдән башлыйлар. Училище аякка басып эшли башлау белән кабат яңа эш йөклиләр: 1980нче елда Алабуга пединститутының Чаллыдагы филиалына өлкән укытучы һәм ректор урынбасары буларак, җаваплы эшкә билгеләнә. Җәмәгате Маһинур ханым да биредә эшли башлый. 1991нче елда филиал мөстәкыйль Чаллы пединституты статусын ала. Ошбу уку йортында 12 ел хезмәт куя ул.

Мәгариф системасының бөтен баскычларын үткән, гыйльми чыныгу алган галимгә тагын да зур вазыйфа – Өзлексез педагогик белем бирү йортын (ИНПО) ачуны да ышанып тапшыралар. Ул үзе дә: «50 елдан артык педагогик эшчәнлегемнең 20 елы шушы институтта җитәкчелек белән бәйле булды», – дип искә ала.
Ике дистә ел эшчәнлегендә Габделхәй Хәлил улы җитәкләгән институт үзебезнең республика, илебезнең татарлар яшәгән күп төбәкләрендәге мәктәпләр өчен иң абруйлы уку йортына әверелә.

Тетрәнүләр... Язмам башында мин аның беренчесен язып үткән идем. Икенче тетрәнү – 1978-79нчы елның зәмһәрир кышында төп йортларының бакчасындагы яшүсмер чакта үз куллары белән утыртып үстергән алмагачларның өшеп коруы булгандыр. Өченче тетрәнү... Заман шаукымы – оптимизация мәрәкәсе алар эшләгән уку йортының да тамырына балта белән кизәнә. Дистә еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килгән институт, 2010нчы елдан мөстәкыйль структур берәмлек булудан туктап, Чаллы Дәүләт педагогика институты составына кертелә... Ректор өчен иң зур тетрәнү әнә шул чорда була: күпме еллар бергә-бергә кулга-кул тотынышып, фикерләшеп эшләгән кырыкка якын хезмәткәренә эштән азат ителү турында боерыкны җан әрнүе белән яза ул. Соңыннан хастаханәгә эләгү... 70 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөргәндә була бу «сюрприз».

Биология укытучысыннан абруйлы галим, профессор дәрәҗәсенә үсеп җитүгә ул гыйльми эзләнүләр аша ирешә. Чаллыга килгән елларында Казан пединституты каршында аспирантурада укып, шунда кандидатлык диссертациясен яклап кайта. Фәнни эшчәнлеге укучыларның сәламәтлеген саклау, заманча алдынгы белем һәм тәрбия бирү технологияләрен гамәлгә кертү кебек актуаль проблемалар белән бәйләнгән. «Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе» дигән хезмәте исә дәреслек буларак та файдаланыла.

Әби-бабасы, әти-әнисеннән күчкән иң асыл сыйфаты – туганчылыклыгы турында язмасам, фикерем тулы булмас. Бу хакта сеңлесе Зөһрә – күп еллар Салавыч күппрофильле лицееның директор урынбасары булган туганы: «Габделхәй абый – әтиебезнең бертуган энесе. 80нче еллар башында әни белән әти бер-бер артлы якты дөньядан китеп бардылар. Яшь иде әле алар. Габделхәй абыйлар тәкъдиме белән Минзәлә педучилищесында технология һәм сызым укытучысына укып чыккан абый армиядән кайткан, минем педучилище тәмамлаган чак, энем мәктәпнең чыгарылыш классында. Әнә шул әрнүле, авыр чагыбызда Габделхәй абый (без аны кечкенәдән Казан абый дип үстек) белән Туган апа үз канатлары астына алдылар. Аларның рухи-матди яктан ярдәм итеп торулары безгә яшәү көче бирде. Шөкер, тормышта үз юлыбызны таптык. Читтән торып институтта югары белем алуга ирештек. Абый – Чаллыда, мин авылда мәктәптә укыттык. 70 төрле һөнәр иясе энем Рифат гаиләсе белән төп йортыбызны гөл итеп тота. Әти-әнине алмаштырган олы җанлы туганнарыбызга чиксез рәхмәтлебез», – дип куанып сөйли.

Туган бишеге Салавычка сагынып, еш кайта Габделхәй Хәлил улы. Туган мәктәбендә булырга да бик ярата. Дөрес, ул хәзер күппрофильле лицей дип атала. 40 елга якын шушы белем бирү йорты белән җитәкчелек иткән Татарстанның атказанган укытучысы Люция Харис кызы Закирова белән уртак фикерләре, сөйләшер сүзләре дә күп. Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булган, милли проектларда даими җиңүләр яулаучы лицейның уңышларында Габделхәй Хәлил улының да эшлекле киңәшләре, һөнәри ярдәме бар бит!

Төп йорт, әти-әни нигезе аның өчен изге төшенчә булды. Шөкер, мәрхүм Котдус абыйсының улы гына түгел, төскә-биткә нәкъ үзе төсле оныгы Салават оста куллы егет, йорт-кураны гел үзгәртеп, яңартып тора. Кайчандыр төп йорттан аерылып чыккан әтиләре Хәлилулла яңа өйне мулла нигезенә салган. Сүз уңаеннан әйтәсем килә, Габделхәй абый биш вакыт намазын укый, исламдагы биш багананың берсе булган, гомер буе онытылмаслык хаҗ гамәлен дә кылган шәхес. Төп йортның ишек алдында тәмле суы белән дан тоткан мулла коесы авылның күрше-тирәсен кинәндереп тора. Урамнарда колонкалар барлыкка килеп, өйләргә торба белән сулар үткәрелгәч, кое саеккан, бурасы да искергән. Габделхәй абыйның күңелендә коега яңа сулыш өрү теләге була. Олы-карты белән киңәшләшеп, ул игелекле эшкә алына: бөтен матди чыгымнарны үз өстенә алып, туганнары белән элек дан тоткан коега икенче гомер бирә. Бетон боҗралар иңдерелгән, өске ягы заманча итеп калайлап әйләндереп алынган Хәлил коесы (халык телендә ул шулай йөртелә) бүген дә көмештәй саф суы белән сөендерә.

Габделхәй абый – гаиләсендә дә бәхетле ир. Студент елларында кавышкан җәмәгате Маһинур ханым белән гомер юлында янәшә атлаучы пар канатлар гына түгел, гыйльми- мәгърифәт эшчәнлегендә дә кулга-кул тотынып эшләүче галимнәр, фикердәшләр дә. Чаллы педагогика институтының кафедра мөдире вазыйфасын башкарган СССР мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, биология фәннәре кандидаты Маһинур Сөнгать кызы белән аларның гаиләсендә гармония булганга, икесе дә фән-мәгариф өлкәсендә югары биеклекләргә ирешә алганнардыр.

Быелгы яз алар өчен аеруча истәлекле: 15нче майда галим, күренекле педагог, биология фәннәре кандидаты, профессор Сәмигуллин Габделхәй Хәлил улына 80 яшь тула. Якташыбыз, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, шәһәр советының берничә тапкыр сайланган депутаты, Татарстан Мәгариф Министрлыгы коллегиясе, Бөтендөнья Татар конгрессы әгъзасы, укытучыларның Укытучысы Габделхәй Хәлил улын олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бәрәкәтле гомер, иминлек-тигезлек, нык сәламәтлек телим. Йортыгыз һәрчак җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын!

 Илсөя ҺАДИЕВА,
 Балтач районы, Кариле авылы

Комментарии