Эльмира апа – безнеке!

Эльмира апа – безнеке!

Дөньяда шундый кешеләр була. Син алар белән якыннан таныш түгел, күрешеп сөйләшкәнең юк, әмма яратасың һәм сокланасың. Алар сиңа читтән торып та рухи ярдәм итә, күңелеңә җылылык бирә, тормышыңны ямьләндерә. Аллаһы Тәгалә аларны нәкъ менә дөньяны ямьләр өчен яраткандыр да. Язларның ямен тагын да арттырган, күңелне очындырган, җанга сафлык, күңелгә ял биргән матур кичәдән соң шундый фикер туды миндә. 23нче апрель көнне Камал театрында искиткеч талантлы, тыйнак, матур шагыйрәбез – Эльмира апа Шәрифуллинаның «Без – Тукайлы халык» дип исемләнгән, 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Шул кадәр җылы, нурлы, зур бәйрәм булды ул. Тукайны Кырлайныкы, Кушлавычныкы бит ул, Өчиленеке, Җаекныкы түгелмени ул дип һәр төбәк үзләштерергә тырышкан кебек, Эльмира апаны да һәр район үзенеке саный икән. Шундый җанга якын, үз, күңел түренә якты нур булып кергән шагыйрәне ничек безнеке димисең инде. Аның Актаныш төбәгеннән икәнен исбатлар өчен Энгель Нәвапович бөтен эшен ташлап килгән әнә. Актаныш ягы дигәч, данлыклы «Агыйдел» Дәүләт җыр-бию ансамбленнән башка буламы?! «Агыйдел»ләр искитмәле биюләрен бүләк иттеләр.

«Эльмира апа безнең төбәктә туган, безнеке ул» – дип чәчрәп чыкты Мөслимлеләр. Алар сүзенә дә ышандык. Ничек ышанмыйсың, якташ шагыйрәләрен шул кадәр җылы сүзләр белән зурлагач. Шагыйрә Шәмсия апа Җиһангирова минем уйларны әйтеп бирде. Залда бер мин генә булмаганмын икән Эльмира апаның Арча ягына да катнашы бардыр дип уйлап утыручы, килен булып төшкән җирем генә булса да, 16 елдан бирле Арча үземнекенә әйләнгән бит инде, ул төбәкне дә гел яхшы итәсе килә. Шулай уйларга җирлек тә бар иде, чөнки Арча педагогия көллиятендә укучы чибәр, талантлы егет-кызлар бүләккә Эльмира апаның Тукайга багышланган әсәренә шигъри-музыкаль композиция әзерләп килгәннәр. Әйтерсең яшьлеккә, студент елларыма кайттым. Күңелем әллә нишләде, аңлатып та булмаслык сихри моң белән өретелгән күтәренке халәт биләп алды. Минзәләлеләр дә безнең Эльмира апабыз диделәр, Яшел Үзәнлеләр безнең як килене ул дип горурландылар. Ихлас җанлы, якты күңелле кеше шундый була бит ул. Үзе аяк баскан һәр төбәккә нечкә хисле, шигъри җанлы Эльмира апа яратып, сокланып караган, матур якларын гына күргән, шул кичерешләрен сүз сәйләннәре белән нәфис чигешләр итеп кәгазьгә төшергән. Эльмира апабыз безнеке, халыкныкы, милләтнеке. Талантлы, затлы шагыйрәбез, бала җанлы укытучы, акыллы кызлар үстергән Ана, татар оныклар тәрбияләгән Дәү әни. Затлылык, зыялылык, сабырлык, тыйнаклык үрнәге, тормыш сынауларыннан сыгылып төшмичә, олы йөрәкле булып калган чын татар хатыны. Саф татарча шигырь сөйләгән оныкларын зал хәйран калып, тын да алмыйча тыңлап, сокланып утырды. Ирен, бу дөньядан иртә киткән талантлы язучыбыз Фаил Шәфигуллинны әлеге кичәдә Эльмира апаның янәшәсендә кебек тойдым мин. Иренә булган керсез, күпме еллар буена шул кадәр самими, саф итеп саклаган хисләрен, сагышлы моң аркылы безнең күңелләр аша да үткәрә алды.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Эльмира апаны «Безнең Миңлекамалыбыз ул, шигърият кырында, хатын-кызлар шигъриятенә юл күрсәтеп, алга өндәүчебез», – дип атады.

Кичә бер сулышта шундый тиз узып китте. Һәр әйтелгән теләк, һәр сөйләнгән сүз саф татарча, ихлас, чын күңелдән булды. Татар дөньясының бик күп күренекле артистлары, язучы-шагыйрьләре Эльмира апаны якын итеп килгәннәр, тамаша залы шыгрым тулы иде. Сәхнәдә иң талантлы, иң чибәр, затлы артистларыбыз шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, шигъри-музыкаль композицияләр куйдылар, җырларын башкардылар.

Кичәне Рәшит Сабиров белән Луара Шакирҗанова алып барды. Луара Шакирҗанова исеме ишетелгән саен минем өчен шигърият дип яңгырый ул никтер. Әллә шигъри кичәләрне еш алып барганга, бәлки шул кичәне күңеле аша кичереп матур итеп ачып бирә белгәнгәдер. Сценарий авторы Нурания Җамали, бәйрәм беткәч тә кайтып китәсе килми торган итеп төзегән кичә барышын. Шаккатып утырдым. Һәр шигырь, һәр җырның рухына туры килә торган башкаручыны тапкан, шигырьләр, җырлар, котлаулар бергә үрелеп барып, бербөтен нәфис композиция хасил итә. Ейск шәһәренә баргач, затлы чәчәкләрнең һәр төре бер-берсенә туры китереп утыртылган, баш әйләндергеч хуш исле гүзәл бакча күреп бер шундый хис кичергән идем. Бу кичә дә шулай узды. Кайтасымны онытып, тамаша залында басып торганмын пәрдә ябылгач та, берүзем калганмын.

Кичә барышында әйтелгән һәр теләк кабул булсын, Эльмира апа! Милли әдәбиятыбызны ихлас иҗатыгыз белән баетып озын, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын!

Альбина ЛАТЫЙПОВА

Комментарии