Җырның ертыгы юк

Җырның ертыгы булмаса да, кайбер җырларның мәгънәсе күңелләрне айкап сала инде. Моңа мин 3 февраль көнне «Сәлам юллыйм» тапшыруын тыңлап утырганда тагын бер кат инандым. Инде ничә кат тыңлаган булсам да, Габделфәт Сафинның «Уфалла арба»сын тыныч кына тыңлый, карый алмыйм – безнең бәхетсез балачак турында бит ул.

Әле без бәләкәйрәк вакытта әниләрнең «уфалла» тартуын күреп үстек. Урактан көндезге ашка кайткач, без пешергән яңа бәрәңгене тиз-тиз ашап, урманга куак җыярга менеп китәләр иде. Әни белән аның күршедәге җиңгәсе дә бар. Урман бездән дүрт чакрымнан да ераграк урнашкан. Ярый ла, урман каравылчысы Гыйбаҗ (Гыйбадулла) очрамаса. Ул канэчкеч беркемне дә кызганмады, арбаларның тәгәрмәчләрен вата иде.

Авыл читендәге «Харис тавы»на җиткәч, әниләр, арбаны бертуганым Нурия белән миңа биреп, үзләре кире уракка китәләр иде. И, шул «уфалла арбасы»н тартып кайтулар! Үсеп тә җитмәгән ябык кыз ничек түзгәндер инде.

Тагын бераз үсә төшкәч, үзебез утауга йөри башладык. Ул елларда чүп бик күп иде. Кызлар белән ярыша-ярыша чүп утыйбыз да, арбага тутырабыз. Күп булсын, дип тутырасың да, тартып кайтулары бик авыр була иде шул. Бервакыт кояшта коргаксыган арба тәгәрмәчем ватылды. Туганым Нурия белән, аның арбасына бушатып, ике тапкыр барып алып кайттык. Андый хәлләр күп булды инде без – сугыш чоры сабыйларына.

Габделфәт Сафинның тагын бер мәгънәле җырларының берсе – «Соңгы кыңгырау». Анысы инде безнең чакта язылган кебек, безнең язмыш турында. Тик яраткан укытучым хәзер бу дөньяда юк инде – каһәр суккан яман чир миннән аерды. Хәзер җырларда яңартып, сагынып яшисе инде. Теләгем шул: бу җырны яраткан парлар әле озак еллар бергәләп тыңласалар иде. Рәхмәт, Габделфәт!

Мәһрүзә ГАЗЫЙМОВА,

Мамадыш районы, Шәдче авылы.

Комментарии