« Кышкы чия» ләр

« Кышкы чия» ләр

Мамадыш шәһәрендә ун еллык иҗади эшчәнлеге булган «Кышкы чия» татар фольклор ансамбле эшли. 2006нчы елның 14нче февралендә оешты ул, җитәкчесе – Васыйлова Гөлнур Зарип кызы.

Ансамбльгә йөрүче өлкән буын вәкилләре татар телендә аралаша, күңел ачалар. Репертуарда татар халык уен-җырлары, биюләре һәм гореф-гадәтләре, җирле шагыйрьләрнең дә җырлары бар. Ансамбль атнага ике тапкыр район мәдәният йортында: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә очраша. Унбер ел буена алар бердәм матур тату гаилә кебек, очрашсалар, сөйләшеп сүзләре бетми, шатлыкны да, кайгыны да бергә бүлешеп яшиләр.

Кышлар узып, ямьле язлар җитә,

«Кышкы чия» җырлый табында.

Гомер узып, чәчләр агарса да,

Яшь күңелле булу хакында.

Әйе, ансамбльгә йөрүчеләр яшь күңелле булып калып, тормыш авырлыгына бирешмичә, аның кадерен белергә омтыла, балаларына һәм яшьтәшләренә яшәү матурлыгын тоярга өйрәтә. Монда йөрүче һәркем татар халкының уен-йолаларын, җырларын кабатлап, үзенең яшьлеген искә төшерә, алай гына да түгел, милләтебезнең гүзәллеген киләчәк буынга тапшыра. Әби-бабаларыбыздан килгән моңлы бишек җырларын, төрле гореф-гадәтләрен, уен-йолаларын тамашачыларга җиткерә.

Ансамбльгә йөрүчеләр җыр-бию белән генә чикләнмиләр, татар халкының милли ризыкларын пешереп, бәйрәм табыны ясыйлар. Кул эшләре буенча да үз осталыкларын күрсәтәләр. Гармунчы бабайларыбыз Фаяз Шафиков, Фарил Фатыйхов һәм Алексей Абрамовлар тальянда, гармунда, баянда уйнап күңелләрне күтәрәләр.

«Кышкы чия» татар фольклор ансамбле Мамадышта гына түгел, Алабуга, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Кукмара, Азнакай якларына да барып, үз чыгышларын күрсәтеп кайтты. Татар халкының матур күренешләрен, җыр-моңнарын башкаларга тапшыра алганга сөенеп һәм горурланып гомер итә алар.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,

Мамадыш шәһәре

Комментарии