«Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз беренче урынга үзен куяр»

«Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз беренче урынга үзен куяр»

22нче ноябрь көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 55 еллык гомерендә аңа нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән, хыяллары акланганмы – бу хакта үзе сөйләде.

«КАЙНАНАМ БЕЛӘН БЕР КӨН ДӘ БЕРГӘ ТОРМАДЫМ»

– Иҗатка чумган мәлем. Яңа проектлар төзибез, концертлар белән йөрибез. Пушкин картасына минем «Үлемсезлек җыры өзелмәс» дигән яңа проектым кертелде. Аның максаты – яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Сугышта һәлак булган, әмма исемнәре халыкка аз танылган шагыйрьләр турында мәгълүмат туплау, яшь буынга шуны җиткерүгә корылган ул. Без Муса Җәлил, Фатих Кәримнәр турында бик яхшы беләбез. Әмма сугыш кырында безнең 35 каләм иясе ятып калган, аларны белеп бетермибез. Тарихны барларга кирәк.

Ике тапкыр Луганск Халык республикасына барып кайттык. Бу елның 19нчы июнендә сигез елга беренче тапкыр анда Сабан туе узды. Шунда яшәүче милләттәшләребез җыелып, Казан артистлары белән җырлады, кочаклашып елады. Туган якларын искә төшерделәр. Биредә киеренке вәзгыять булуга карамастан, бәйрәм күңелле узды. Алар өчен гүя кояш чыкты.

Быел Луганск Халык Республикасында беренче тапкыр Халыклар бердәмлеге көне дә билгеләп үтелде. Анда бик күп шәһәрләрдән кунаклар килде. Җирле татар җәмгыяте бу чарага мине чакырып, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иткән иде. Бу юлы без анда Татарстанның халык артисты Илсур Сафин белән бардык. Ә инде икенче көнне Алчевск шәһәрендә концерт куйдык. Дүрт мең ярым кеше килде, шунда Илсур белән татар телендә чыгыш ясадык. Максат – татар җырларын халыкка тәкъдим итү һәм күрсәтү иде. Санкт-Петербург, Воронеж, Севастопольдән дә артистлар килгән иде.

– Әле дә мәҗлесләр алып барасызмы?

– Алып баручы буларак концертларда йөрим. Менә үткән елны «Татарстан» телевидениесендә «Тел ачкычы» дигән тапшыру әзерләдек. Анда без катнаш никахта үскән балаларның татар телен ничек өйрәнү тарихы белән таныштырдык. Безнең танылган шәхесләребез арасында да бар андыйлар. Әйтик, Винарис Ильегет – яһүд малае, Альбина Кармышеваның әнисе дә катнаш гаиләдә туып үскән – урыс-украин гаиләсеннән. Ә менә алар татар сәнгатенә өлеш кертеп, татар теленә мәхәббәт тәрбиялиләр.

Никах һәм юбилей мәҗлесләре алып барам. Туйлар – яшьләр форматы. 22нче ноябрьдә 55 яшемне тутырдым, бу вакытта туй алып бару бик дөрес әйбер булмас дим. Элек катнаш гаиләле туйның шахите булырга туры килгән вакытлар булды. Катнаш гаилә корганда бар якны да уйларга кирәк. Бала тугач, аларга нинди тәрбия бирү мәсьәләләре – барысы да алдан сөйләшенеп куелырга тиеш. Гашыйк булдым да, башымны югалттым түгел.

– Катнаш гаиләләргә тискәре карашта, димәк? Улыгызны башка милләт вәкиленнән булган кызга өйләндермәс идегезме?

– Мин ул карашны тискәре дип тә, уңай дип тә әйтә алмыйм. Әйткәнемчә, бөтен ягын уйларга кирәк. Әмма үз динеңдәге, үз милләт кешесе белән тормыш корудан да яхшырак нәрсә юктыр. Улыма берни дә әйтә алмыйм. Киңәш бирермен, ләкин кысылмам. Ул кемне сайласа, мин шуны кабул итәчәкмен, чөнки аның белән ул яшәячәк, мин түгел.

– Бергә яшәмәбез, дисезме?

– Юк, юк! Аерым яшәсеннәр. Ызгышалармы, талашалармы, дуслашалармы – үзләре хәл итсеннәр.

– Ә үзегез нинди килен булдыгыз?

– Мин бик яхшы килен булдым: елмаеп килеп керә идем дә, ярты сәгатьтән елмаеп чыгып китә идем. Кайнанам белән бер көн дә бергә тормадым. Бергә торсаң, әйбәт килен булып булмый. Аерым торсаң, синнән дә яхшысы табылмый.

«АВЫЛДА ЭШ ЮК»

– Әгерҗе районы, Салагыш авылы кызы мин. Шунда тудым, шунда үстем. Әле дә туган ягыма эземне суытмыйм. Пандемия башлангач та, авылга кайтып киттем. Дөньялар тынычланып, шәһәргә китеп эшли генә башлаган идем – әнине инсульт сукты. Бөтен эшне ташлап, әнине карадым. Хәзер әнинең вафатына бер ел. Ә мин һаман авыл белән Казан арасында бертуктаусыз йөрим. Әтигә 85 яшь. Ул исән-сау, аны карарга кирәк. Эшем булганда Казанда. Бераз бушасам, авылга чыгып чабам. Авылда эш күп дигәннәргә аптырыйм, юк анда эш. Сигез тавыгыбыз бар иде, аларны да нидер буып чыгып китте. Ә бакча эше – күңелле эш ул. Бакчада армыйсың, күңелең белән ял итәсең. Әмма былтыр кар күп булды менә, чак көрәп бардык. Быел да шулай булса, аны нишләтербез.

Әти-әни мине кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Эше дә күп булды инде аның, әмма мин эштән курка торганнардан түгел. Безнең йорт каршында эшләнеп бетмәгән бура бар иде. Ул бик озак еллар шул килеш торды. Шул бурада күрше кызлары белән өйле уйный идек. Өйдән савыт-сабалар, кәнфитләр алып чыга идек. Бүген бу өй минеке, син кунакка киләсең дип, гел бер-беребезгә кунакка йөри идек. Тукмакка курчак күлмәкләре тегә идек. Шул вакытларны еш искә төшерәм.

«САЙЛАГАН ЮЛЫМ ОШЫЙ»

– 10нчы классны тәмамлагач, нәфис сүз остасы булу теләге белән Казанга киттем. Ул чакта театр училищесында татар бүлеге ике елга бер генә җыела иде. Ә мәдәният институты үзешчән сәнгать җитәкчеләре әзерли иде. Әти белән әни каршы булды. Артист тормышы тормыш түгел, кирәк түгел ул сиңа, диләр иде. Мин үз сүземдә тордым. 8нче июльдә университетка әзерлек курслары башланды. Мин авылдагы берничә кызга ияреп, Казанга киттем. Сигез көн театр училищесына йөрдем. Аннары имтихан бирдем, кабул иттеләр. Авылга кайттым да: «Өйгә керергә буламы? Куып чыгарасызмы? Мин училищега кереп кайттым инде», – дидем. Үз балаларын бәреп үтерә алмыйлар бит, килештеләр.

Миңа үземнең сайлаган юлым ошый. Шигъриятьне яратам, сәхнәгә чыгарга, юлда йөрергә яратам. Мин бер ай юлга чыкмасам, эчемдә кортлар йөри башлый. Аннары, әти ягыннан әбием авыл театрларында спектакльдә уйнаган. Әни хисчән кеше иде. Әти 38 ел буе шофер булып эшләгән. Бәлки, бу сыйфатлар алардан килгәндер.

– Ә үзегез Әлфиягә нәрсә өстәдегез?

– Тырышлык һәм белем. Белгечлегем буенча мин – театр артисты. Әмма театрда эшләмәдем. Училищега керүемнең максаты театр артисты булу түгел, ә нәфис сүз остасы булу иде. Минем бөтен хыялым Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләү булды. Анда эстрада бүлеге бар иде. Бөтен профессиональ артистлар шунда эшләде. Уку йортына чакыру җибәрелеп, өч ел мәҗбүри эшләү бар иде бит. Шәхси оешмалар ачыла башлаган чак иде ул. «Песня и милосердие» дигән шәхси оешма ачылды. Аны филармониянең элеккеге директоры Марат Габдрахман улы Таҗетдинов ачты. Аның янына бардым да: «Бирегез әле миңа «сезгә килә» дигән юллама, минем филармониядә каласым килә», – дидем. Юллама җибәрделәр. Ике ай болганып йөргәнмендер, Марат әфәнде Искәндәр Биктаһировка алып баручы кирәк, булдыра алырсыңмы, диде. Шулай филармониягә кереп киттем. 1989нчы елда кердем, ун еллап эшләгәнмендер. Аннары эстрада бүлеге бетте һәм артистлар хәзерге көндәге кебек үз көнен үзләре күрә торган замана җитте.

– Элеккеге чорны сагынасыз әллә?

– Бик сагынам. Без филармониядә дәүләт контролендә идек. Худсоветлар бар иде. Хәзерге көндәге кебек алып баручылар урыс сүзләре куша-куша мәҗлес алып бармый иде. Әйтерсең, татар телендә теге яки бу урыс сүзен алыштырырлык сүз юк. Тел байлыкларын үстермиләр. Җыр белән җыр арасында сөйләгәндә, җырчылар да шулай. Ә худсовет булганда, андый әйберләр кабул ителми иде. Син сәхнәдә «братан, әйдә, давай» дип эшли башласаң, сәхнәгә бүтән менгермиләр иде. Телеңне шомартмыйча, тел байлыгыңны үстермичә, сәхнәгә чыгарга хокукың юк иде. Моның яхшы ягы шунда: тәрбияви һәм югары әхләкый дәрәҗәдәге концертлар уза иде.

«ТАТАР ТЕЛЕ ӨЧЕН КАЙГЫРЫРГА КИРӘК»

– Хәзер балалар китап укымый. Социаль челтәрләргә кызык видеоязма да таралган иде. Бер бала китапханәгә китап тотып килгән. Ул китапханәчегә: «Сез миңа нәрсә бирдегез? Аңа баскач, фотосурәт тә чыкмый, аңа басып та булмый, сүзләрен якынайту да мөмкин түгел», – ди. Менә шундый заманда яшибез. Укымыйлар. Барысы да Интернетта, әмма бу дөрес түгел. Сәламәтлекне какшата, күз күремен киметә, гомерне кыскарта бит ул. Тапкырлау таблицасын да өйрәнмичә, мәгълүматны тиз генә табып, баш миенең эшләү сәләтен киметә телефоннар. Бала татар телен өйрәнсен өчен мохит тудырырга кирәк. Җәйгә авылга кайтарып куярга була, балалар бакчасының татар бүлегенә бирергә. Татар гаиләсендә русча сөйләшү гөнаһ дип уйлыйм. Шундый гаиләләр бар: балалар 3–5 яшькә кадәр урыс телен белми, фәкать татарча гына сөйләшә, ә балалар бакчасында урыс теленә өйрәнә. Урысча сөйләшмәячәкләр, чит телләрне белми калачак дип кайгырасы юк – өйрәнәләр. Татар теле өчен кайгырырга кирәк. Мин улымны гел авылга кайтара идем. Әти белән әни аның белән фәкать туган телебездә сөйләште. Бүген улым «Татарстан» телевидениесендә яңалыклар режиссеры булып эшли.

«12 ЕЛ ИСЕРЕК ИР ХАТЫНЫ БУЛЫП ЯШӘДЕМ»

– Хатын-кызның бәхете ирдән, дигән гыйбарә белән килешәсезме?

– Юк. Ирне алгы планга куеп, аңа буйсынып яшәгән хатынның ире тарафыннан кадере бармы? Ни өчен алар читтән сөяркә эзләп чаба? Миңа калса, хатын-кыз үзен ир өчен корбан итәргә тиеш түгел. Син – шәхес. Үз карашың булырга тиеш. Ә ул синең карашың, эшчәнлегең белән килешергә тиеш. Мин 33 яшьтә аерылдым. Тагын кияүгә чыгам дигән теләк булмады, күрәсен күрдем. 12 ел исерек ир хатыны булып яшәдем – шул җитте. Соңгы вакытларда акча янчыгымны мендәр астына яшереп йоклый идем. Өйдәге әйберләрне сата иде дә, аракы ала иде. Берсендә гастрольләрдә йөргәндә дус кызларыма бүләккә дип дезодорант алып кайттым. 8нче Март алды иде бу. 12 данә иде барысы бергә. Алып кайттым да, башка гастрольләргә киттем. Кайттым, ә дезодорантлардан җилләр искән. Бу ышандырып: «Балабыз авырды, даруларга акча кирәк иде, мин дезодорантларны саттым», – дип сөйләде. Ышандым. Өйне җыештырганда, теге дезодорантлар бер-бер артлы күренә башлады. Ул аларны эчкән икән! Шундый түбән дәрәҗәгә тәгәрәгән иде.

Ялгыз гына тормыш тарту авыр дип әйтә алмыйм. Ирем бер ел буе бер җирдә дә эшләмәде. Гаиләне мин тәэмин иттем. Ник әле мин аны ашатырга тиеш? Ярар ашату, аның аракысына күпме акча китә. Аны ашатып-эчертеп ятканчы, шул акчаны балама түгәм. Гаиләне тартып барып, үз авызыма керергә тиешлене аңа бирәм дигән сүз бит бу. Аерылганнан соң, тормыш көтү җиңелрәк булды. Керемне бүлү дә җайга салынды. «Кая китим инде», «Бик аерылыр идем, кая барыйм» дигән хатын-кызны аңламыйм. Синең аерыласың килми. Гомер буе изелеп, елап, кыйналып ятасың килә, сиңа бу тормыш ошый. Сәбәп эзләргә кирәкми, үзеңне хөрмәт итәргә кирәк. Үзен яраткан хатын-кыз беренче урынга үзен куярга тиеш.

55 ел гомеремдә беркайчан да дөньядан ваз кичкән вакытым булмады. Булганына шөкер. Кайбер вакыйгалар мине көчле генә итте. Шул вакыйгалар аркасында бүген мин үз аягымда нык торам. Яраткан эшем, иҗатымны сөюче тамашачым, кадерле улым бар. Ә бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии