Тинчурин сәхнәсендә яңа спектакль: исеме түгел, җисеме мөһим

Тинчурин сәхнәсендә яңа спектакль: исеме түгел, җисеме мөһим

Кәрим Тинчурин театры «Полиционер» дип аталган яңа комедиясен тәкъдим итте. Спектакльдә моннан сигез ел элек, полиция системасы үзгәрешләр кичергән чор сурәтләнсә дә, әсәр көн кадагында торган проблемаларны фаш итә: милиция полициягә әйләнде, тик берни дә үзгәрмәде, җинаятьләр саны да кимемәде…

Спектакль театр сәхнәсенә музыкаль комедия буларак менде. Ул режиссер һәм күренекле драматург Илгиз Зәйниевнең 2012нче елда ук язылган әсәре буенча куела. Эчтәлегенә килгәндә, барысы да гади: Русия милициясенең «полиция»гә үзгәртелгән чоры. Көтмәгәндә һәр хокук сакчысына да аттестация үтәргә дигән боерык килеп төшә. Һәрбер җинаять эшенә дә күзен йома белгән һәм авылдашлары арасында иң «яхшы милиционер» исемен йөрткән төп герой – Идеал бу үзгәрешне моңсу йөз белән кабул итә. Дөресрәге, кабул итәргә әзер тора, чөнки Идеал атлы әлеге участковый – күрсәткечләре буенча бүлектә иң начар хезмәткәрләрнең берсе. Җитмәсә лаеклы ялга чыгарына да бары тик бер ел гына калган, ә ул – куылучылар исемлегенең беренче урынында. Үз эшенә тугры була белгән хезмәткәр икәнен дәлилләү өчен Идеалга закон буенча эш итәргә һәм иң якын туганнарыннан көтелмәгән «ярдәм» кабул итеп алырга туры килә.

Идеал – исеме җисеменә туры килмәгән герой. Бар яктан да булган, уңган кебек сыйфатларны булдырыр урында, ул үз-үзенә ышанычын югалта, авырлыклар алдында кулын селти. Аның каравы, образы нәкъ хокук саклау органнарыныкы кебек: кечкенә буй, зур корсак. Гомумән, милиционер ролен нәкъ шушы ике артистка бирергә кирәк тә иде инде. Идеалны без Хуҗа Насретдин ролендә күрергә ияләнгән Алмаз Фәтхуллин уйнаса, аның өстеннән идарә итүче подполковникны – Рөстәм Гайзуллин башкара.

Идеалга полиционер булу өчен берничә җинаять эше ачыкларга кирәк була. Тик аның алдына зур проблема килеп баса: ул яшәгән авылда җинаятьчеләр юк. Хәер, Идеалга бу хакта иптәше, авылдашы Рәхимҗан (Харис Хөснетдинов уйный – Авт.) җиткерә. «Мин җинаять эшләмәдем түгел, хатыныма да хыянәт итмәдем хәтта. Әйтергә дә уңайсыз. Бер генә гөнаһым бар – эчәм. Ләкин анысы да яшьләргә үрнәк булыр өчен генә», – ди ул. Моңа да карамастан, Рәхимҗан дустына ярдәм итәргә алына: җинаять уйлап чыгарып, төрмәгә килеп эләгә. Идеалның әтисе дә улына ярдәм йөзеннән ферма түбәсенең бер шиферын урлый һәм төрмәгә килеп керә. Баксаң, ул ферма түбәсен Идеалның авылдашлары күптән сүтеп бетергән икән инде. «Дәүләт – үзебезнеке. Үзебезнеке булгач, урлау булмый», – дип аңлата моны авыл халкы милиция бүлегендә. Шул рәвешле авыл халкының башка бик күп кырын эшләре дә ачыла.

Идеалны коткару өчен генә кылынган әлеге этлекләрне чын җинаять эше итеп язылганын героебыз абайламый да кала. Яхшы хокук сакчысы тиз уйлый да белергә тиеш шул. Әнә, шул җинаять эшен төрле якка борып, үзенә исем үзләштерүне бәйрәм итәргә дип подполковник инде кабат аракы шешәсенә үрелеп ята…

Спектакльдә ачык күрсәтелгән проблемалар моның белән генә төгәлләнми. 199 мең 99 сумлык конфет урлап ашаган кибетче Фәниягә карата җинаять эше ачканда, подполковникның акча үзләштерүе дә алгы планга чыга. «Элек тә законны ришвәт белән алыштырганнар, хәзер дә шулай. Элек тә подполковник кебек кабинетларына качып, аракы тамызганнар – хәзер дә шулай. Берни үзгәрмәде, халык та моңа күнекте һәм гадәти хәл итеп кабул итә. Үзебез ияләндердек инде», – дип көлә спектакльне карарга килгән Роза апа Әблиева.

Спектакльнең инценировка авторы – режиссер Туфан Имаметдинов. Бу – Казан яшь тамашачылар театрының элеккеге баш режиссерының Тинчурин театрына дип әзерләгән беренче эше. «Хәзер үзгәрешләр киңрәк, глобальрәк масштабта бара. Әсәр күптәнге булса да, аның сюжеты һаман да актуаль. Безнең полиционерга карап, һәркем үзенчә нәтиҗә ясар дип ышанам», – дип уртаклашты режиссер.

Игътибарны җәлеп иткән тагын бер момент: спектакльдә оркестрның катнашы. Дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр спектакльне алып баручы ролендә иде. Вакыйгалар үстерелә башлау белән, оркестр җанлана. Вакыйга киеренке ноктага җитсә, киресенчә, дулый кебек. Спектакль азагында Идеалга хезмәттәшләренең «погонлы җинаятьче» булуларына инанырга да нәкъ менә оркестр ярдәм итә.

Гадәттә, комедия яхшы тәмамлана, көлдерә. Тик «Полиционер» азагы көтелмәгән борылыш ала: Идеалның иптәшләре уйнап кына кылынган җинаятьләре өчен берничә дистә елга рәшәткә артына утыра, ә «погонлы җинаятьчеләр» иректә кала. Хәер, җәмгыятьтә башкача була алмый, моңа ияләнгән инде халык. Көндәлектә тәртип урнаштыра алмаганны, комедиядә без көткән дөреслек булмас.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии