Ә син май яза беләсеңме?

Ә син май яза беләсеңме?

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге «Милли хәзинә» дип аталган проект булдырды. Аның асылы милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, алар белән шәһәр халкын, аеруча яшьләрне таныштырудан гыйбарәт. Проект буенча һәр айны районның бер авылы нинди дә булса берәр йола, гореф-гадәтне күрсәтергә тиеш. Беренче булып Уратма авылы вәкилләре чыгыш ясады. Алар май язу эше белән таныштырды.

Әлеге чарага килгән укучыларның, чыннан да, май язу турында ишеткәннәре дә булмаган. Шуңа да май язу процессын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Ләйлә Әгъзамова аларны май язу өчен кирәкле савыт-саба белән таныштырды. Шуларның берсе – гөбе. Ул каймак туглый торган тар, тирән агач савыт. Гадәттә аны юкә агачыннан ясаганнар. Каймакны озак кына баскач, ул икегә бүленә: май һәм әйрән. «Әйрән – организм өчен файдалы эчемлек», – дигәч, балалар аны эчеп карады.

Уратмалылардан соң шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортына Каенлы авылы вәкилләре чакырылды. Алар кунакка йөрешү йоласын сайлаган. Озак еллар мәктәптә укыткан Фәридә Мостафина аны үзләренчә итеп «кунаклашу» дип атый. «Ни хикмәт, соңгы елларда туганнар арасында элемтә өзелә башлады. Без ике, өч буын туганнарны якын итеп, аралашып яшибез, ә яшьләргә туганлык җепләре дигән нәрсә ят», – ди ул. Әйе, бүгенге буын кунакка баруны, кунак чакыруны табын әзерләү дип кенә күзаллый. Ә бу йола буыннар чылбырын дәвам итү булып тора. «Туганнар арасында мөнәсәбәтләр киеренке», – ди Фәридә ханым. Кунаклашу йоласы менә шул киеренкелекне йомшарту чарасы булып тора, дип саный ул. Дөрес, мондый кунаклашу бүген спиртлы эчемлекләрсез булмый, әңгәмәсе дә гайбәткә әверелә. Шуңа да кунак чакыруның да максаты, нияте булырга тиеш. Әйтик, минем балачагым туры килгән 70нче елларда каз өмәсе, сугым, бәрәңге утырту-алу, өй юу эшләреннән соң табын корыла иде. Анда инде гайбәткә урын юк. Башкарылган эшкә сөенеп, матур теләкләр теләнә. Сүз дә юк, ул чакта да өстәлгә акбаш менеп утыра иде. Тик анысы балалар югында гына. Гомумән, безне олылар белән бер табынга утыртмадылар. Һәм бу бик дөрес булган. Тагын шул хәтергә кереп калган: әти белән әни еш кына әтинең төп нигезендә яшәүче бертуган энесенә, алардан бер йорт аркылы торучы бертуган апасына кунакка баралар иде. Ике төпчек баланы – мине һәм энемне – үзләре белән ияртәләр. Әнә шул кунакта булган көннәр хәтердә җылы хатирә булып саклана. Олылар нәрсә турында сөйләшкәндер – монысын белмим, мөгаен, көнкүрешләре турындадыр инде. Тик куллары бервакытта да буш булмый: бәйләү, йон эрләү һәм аялау белән шөгыльләнәләр.

«Милли хәзинә» проекты өч өлештән торып, аның икенчесе кул эшләре күргәзмәсе булса, өченчесе милли мәдәниятне үстерүне күз уңында тота. Шунысы куанычлы: хәзер кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. Алар арасында балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Ә күргәзмәләргә куелган эшләрнең төрлелегенә исең китәрлек. Концерт номерлары да мактауга лаек. Шул ук вакытта күзгә башкасы да чалына: яшьләр күпчелек урысча сөйләшә. Каенлы авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Надия Бузикова болай ди: «Хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар да урысча сөйләшә». Замана чире. Тик монысы бөтенләй башка тема. Ә язмамны шундый өндәү белән тәмамлыйм: тамырларыбызны корытмыйк, буыннар чылбыры өзелмәсен дисәк, аралашып, кунакка йөрешеп яшик.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии