- 27.10.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
– Ул – бәхетле шагыйрә!
Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 ел тулуга багышланган концертта бик күпләр кабатлады бу сүзне. Бәхетле булмыйни! Гөлшат апа легендар композиторлар һәм җырчылар белән бер чорда яшәгән, алар белән бергәләп үлмәс җырлар иҗат иткән. Аның йөзләгән җыры бүген дә телдән төшми җырлана.
Дөресен генә әйткәндә, бу искә алу кичәсенә барганда, Гөлшат Зәйнәшеваның бөтен җырларын да белми идем. Мин генә түгел, күпләр белмәгәндер. Бездә хәзер җырның авторларын әйтеп торыш юк бит. Җырлаучы (бөтенесен дә җырчы дип атарга тел әйләнми!) сәхнәгә чыга да: «Сезгә өр-яңа җырымны тәкъдим итәм», – дип җырлый башлый. Көй һәм сүз авторлары бер читтә моңаеп кала. Ә концерт башланып, сәхнәдә бер-бер артлы таныш җырлар яңгырый башлагач, гаҗәпләнеп куйдым. Боларның барысы да Гөлшат апаныкы икән бит! Мин бит бу җырларның барысын да беләм! «Туган җирем – Татарстан» (А.Ключарев муз.), «Китмә, сандугач» (Р.Яхин муз.), «Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров муз.), «Үз илемдә» (С.Садыйкова муз.), «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев муз.), «Аерылмагыз» (Ч.Зиннәтуллина муз.), «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» (Луиза Батыр-Болгари муз.), «Урманнарда йөрдем» (халык көе), «Син кемнең сандугачы?» (Альберт Шакиров муз.) барысы да бүген дә телдән төшми җырлана торган җырлар! Концертны оештыручылар дөрес эшләгән: җыр сүзләре экранда чыгып барды, бөтен зал кушылып җырлады.
Үзен күреп белмәгән, шигырьләре, җырлары аша гына фикер йөрткән кешегә «Гөлшат Зәйнәшева нинди булган ул?» дигән сорауга җавап бирү авыр. Җырлары арасында күтәренке рухтагылары, илне, халыкны данлый торганнары да, моңсу мәхәббәт җырлары да бар чөнки. Ә шагыйрә үзе «Бәхетемнең бишегеннән бала чакта егылып төшкәнмен» дип яза. Әтисе – урта хәлле Хисамны 1930нчы елда, кулак тамгасы сугып, яман аты еракларга таралган Соловки лагерена җибәрәләр. Аннан бик сирәкләр исән кайта. Хисам ага кайта алмый. Берсеннән-берсе кечкенә бала белән урамда калган әниләре Әнвәрә апа ике яшьлек Гөлшатны иренең туганнарына асрамага бирергә мәҗбүр була. Кыз Минзәлә районы, Тәкәрмән авылында тәрбияләнеп үсә.
«Халык дошманы кызы» дигән мөһер аңа институтта да укырга мөмкинлек бирми. Әтисеннән 2 яшендә калган Гөлшат совет хакимияте өчен куркыныч кеше булып саналгандыр, күрәсең. Һаман да шул кара тамга инде – йөзәрләп җыры җырланса, пьесалары сәхнәләрдә уйналса да, Гөлшат Зәйнәшеваны 20 ел буе Язучылар берлегенә алмыйлар. Ләкин ул иҗат итүдән беркайчан да туктамый. Кусалар да, суксалар да, кимсетсәләр дә – яза да яза. Ә композиторлар аның җырларын көтеп кенә торалар, аның шигырьләренә яратып көй яза торган булалар. 1960-1990нчы елларда иҗат иткән җырчылар үз репертуарына Гөлшат Зәйнәшеваның бер генә җырын булса да алуны зур мәртәбәгә саный. Үлми торган җырлар буласын алдан күргәннәр диярсең.
Бөтен кеше яраткан җырларны да тәнкыйтьләүчеләр табыла. «Социалистик Татарстан» газетасының 1968нче ел, 30нчы октябрь санында күренекле бер әдип Гөлшат Зәйнәшеваны тәнкыйть утына тота. Бигрәк тә «Менәргә иде Урал тауларына» җырына эләгә. Янәсе совет кешесе алдында башкара алмастай эшләр юк. Кеше космоска очканда, ничек инде Урал тавына менү кыенлык тудырсын, имеш. Совет кешесен кимсетә торган шигырь, дип язып чыга әдип. Ләкин бу җырны беренчеләрдән булып башкарган Рәшит Ваһапов Гөлшат Зәйнәшеваны: «Сеңлем, борчылма, мин ул җырны барыбер яратам, яратып җырлыйм, нәрсә әйтсәләр дә җырлаячакмын!» – дип юата. Бу җыр буыннан-буынга күчеп, бүген дә җырлана. Искә алу кичәсендә аны Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев башкарды.
«Китмә, сандугач» җырының язылу тарихы кызыклы. Бу шигырьне язгач, Гөлшат Зәйнәшева ахирәте Сара Садыйковага илтеп бирә. Тик нишләптер Сара Садыйкова бу җырны бер читкә алып куя, көй язмый да язмый. Ә Гөлшат Зәйнәшева көн саен диярлек сорый: яздыңмы әле җыр, яздыңмы? Ә җыр һаман язылмый. Кызу канлы шагыйрә тота да шигырьне композитор Рөстәм Яхинга илтеп бирә. Икенче көнне үк Рөстәм Яхин легендар «Китмә, сандугач» җырын язып, аны Композиторлар берлегендә уйнап күрсәтә. Башта композиторлар тып-тын утыра, аннары дәррәү алкышларга күмәләр. Композитор Александр Ключаров: «Бу гади генә сандугач түгел, бу алтын сандугач булган», – дип куя. Бүген бу җырны Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров башкара. Шушы бер җыры өчен генә дә Гөлшат Зәйнәшеваны мактау сүзләренә күмәргә була. Ә бит аның андый җырлары бихисап. Юкка гына «җыр әнкәсе» дип йөртмиләр инде үзен!
Әле бит Гөлшат Зәйнәшева пьесалары (Тинчурин театрында уйналган «Гайфи бабай, өйлән давай» һәм «Җаным жәл түгел сиңа» әсәрләрен телгә алу да җитә), юморескалары белән дә танылган.
Искә алу кичәсенә Гөлшат Зәйнәшеваны күреп белгән замандашлары, дуслары, шулай ук шагыйрәне күреп белмәгән, ләкин җырлары аша хөрмәт иткән кешеләр җыелган иде. Шагыйрәнең кызы Асия белән кияве Рафаэль дә тамашачылар залында утырды. Бу концерт иҗат кичәсенә дә әйләнде – чөнки Гөлшат апаның яңа гына табадан төшкән китабын тәкъдим иттеләр. Анда шигырьләр, пьесалар, хатирәләр тупланган.
Шагыйрә Илсөяр Иксанова Гөлшат Зәйнәшева белән соңрак аралаша башлаган. Бергә командировкаларга йөргәннәр. «Ул бик күп мәшһүр композиторларны, язучыларны, җырчыларны күреп белгән, шулар белән булган хәлләрне сөйләргә яратты. Мин Гөлшат апаны бик бәхетле шагыйрә дип уйлыйм. Бик көчле композиторлар иҗат иткән чорга туры килгән ул. Ул үз композиторларын тапкан һәм ул аның бик зур бәхете. Бөек җырчылар аның җырларын җырлаган. Шулай итеп, үлмәс җырлар туган. Шөкер, авырып яткан вакытында янына барып, Гөлшат апа белән бәхилләшеп кала алдым», – дип истәлекләрен яңартты ул.
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов Гөлшат Зәйнәшева белән бер сәхнәдә эшләгән чакларын искә алды. Гөлшат апа башта озак еллар Филармониядә Әлфия Авзалова төркемендә, аннары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында алып баручы булып эшләгән бит. «Без аңа бервакытта да «Гөлшат апа» дип дәшмәдек, «Гөл әни» дип эндәшә идек. Чөнки ул һәр артистны кайгыртып, хәлләрен белешеп, һәрберебезгә икенче әни булып яшәде. Әле тагын аны «Гел шат апа» дип тә йөртәләр иде. Чөнки ул беркайчан да зарланмады, гел елмаеп йөрде», – дип сөйләде Фердинанд әфәнде.
Казанда яшәүче Әлфинур һәм Хәлим Галиуллиннар Гөлшат Зәйнәшеваны күреп белмәгән. Җырлары аша яратып калганнар. «Бер кыз бала җыр чыгарган»ны кечкенәдән җырлап үстек, бүген дә кушылып җырлап утырдык. «Китмә, сандугачы» үзәкләргә үтеп керә. Хәзерге өч сүзле, өч ноталы җырларны җырлатканчы, шундый җырларны күбрәк яңгыратсыннар иде», – ди алар.
Кичәдә Гөлшат Зәйнәшеваныкы булмаган бер генә җыр яңгырады – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Әнкәмнең догалары» (Роберт Миңнуллин сүзләре) җырын Гөлшат апаның кызы, кияве, оныгы һәм шагыйрәне хөрмәт итеп килгән барлык кешеләр исеменнән, дога итеп барып ирешсен дип җырлады.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии