Язмышны язучы кешеләр

Язмышны язучы кешеләр

Фоторәсемнәр актарырга яратам. Аларда никадәр тарих, никадәр язмышлар?! Еллар тузанына бирешми, төсен җуймаган элеккеге рәсемнәр аеруча кызык. Миңа кадәр дә тормыш кайнаган, безгә кадәр дә җирдә кешеләр яшәгән. Ул чагында бар да табигый шул: әнә ак-кара төсле генә булса да, рәсемнәрнең дә сыйфаты шул килеш. Хәер, кешеләре дә башка, үзгә булган. Минемчә, бүгенге бер-береңә битараф тормышлы, көн үтсенгә яшәмәгән ул. Туган илләренең чын патриотлары булганнар. Бүген без, үзебез нидер кырган буындай, аларның эшенә бәя биреп маташкан булабыз. Әңгәмәдәшем Наил Газиз улы Габдрахманов миңа үзенең гаилә альбомын тоттыргач, күңелемдә әнә шундый уйлар калыкты.

– Менә бу Арчадагы милли аяк киемнәре фабрикасын оештырган кеше, – дип бер рәсем сузды ул.

Рәсемдә мәһабәт гәүдәле, ул чор рәсемнәрендәге кешеләрдән зәвыклы киеме белән аерылып торган, зыялылыгы йөзенә чыккан бер кеше карап тора. Ә Наил абый сүзен дәвам итә:

– Бу минем туганнан туган Ләлә апамның әтисе. Данлыклы милли аяк киемнәре фабрикасы Арчада түгел иде, туган авылым Кылачыда 1941нче елда оешты. Аны менә шушы туганнан-туган Бакый абыем оештырды. Фабрика Арчага 1972нче елда гына күченде. Соңрак Кылачыда филиал гына булып калган бүлекчә дә ябылды. Хәер Арчадагы фабрика да юк инде бүген…

Наил Гаиз улы белән тормышыбызның үткәне, бүгенгесе турында сөйләшеп утырырга яратабыз. Чөнки бу кеше үзе дә аяклы тарих. Кемнәрне генә белми ул, исемләп, бар титуллары белән сөйләп бирә. Әле генә үзенең олы юбилеен үткәргән Наил абый үз нәсел-нәсәбенең шаҗәрәсен генә булдырып калмады, гомер агачын бик күп таныш-белешләргә төзеп биргән. Туган ягының тарихын барлап көннәр буе архивларда казынып утыра ул. Гомер буе җаваплы постларда эшләп, бүген районда гына түгел, республикада ихтирам-шөхрәт казанган шәхес. Тормышын гади укытучы булып башлап, райкомда, мәгариф системасында якты эз калдырган, бик күпләргә юлбашын күрсәтеп биргән кеше дә әле ул. Мин үзем дә рәхмәтле аңа. Юкса, каян табар идем үзем белгән, үзем булдыра алган юлымны. Армиядән кайтып мәктәпкә урнашып йөргән, кыюсыз гына гап-гади авыл егетен күреп алып, журналистикага тартты, Арчадан Казанга чакыру алгач та, башка җитәкчеләрдән аермалы буларак, тоткарланмаска, китәргә дип шыпырт кына киңәшләрен биреп озаткан минем беренче җитәкчем дә ул. Хәер, бәлкем, соңгысы да булгандыр, аннан соң мин андый кешелекле, үз кулы астындагыларны үз баласыдай кайгырткан кешене очратмадым. Хәер, мин генә түгел, бу шәхескә бик күпләр рәхмәтле, бик күпләргә тормышта үз юлын табарга булышкан кеше ул. Андыйлар минем дусларым арасында да җитәрлек.

Менә шушы кеше белән чираттагы очрашуымда аның үз тормышы мизгелләрен «актарып» утырудан мин дә шәхсән гаять кызык таптым. Шунда ул Арча районындагы Байкал авылына мәкалә башында телгә алган Ләлә апасына кунакка чакырды. Журналист буларак, аларның тормышы турында язарга бик кызыклыдыр, дип тә искәртте.

Арчадагы туган авылым Байкалдан әллә ни ерак булмаса да, анда булганым юк икән әле. Авыл үзе оҗмах почмагын хәтерләтә. Тик… менә юлы гына оҗмахныкы түгел. Урамда очраган әбиләр-бабайлар белән хәл-әхвәл белешеп урамнан атлыйм, юк, атламыйм, бата-чума җәяүләп йөзәбез. Машина белән кереп булмый. Миңа юлсызлык буенча зарланасыларын чамалап, алдан ук шаяртам: «Быел җәй дә артык эссе булмады, әллә асфальтыгызны яңгыр җебеттеме?» – дим. Ни дәрәҗәдә хактыр, хисап буенча кәгазьдә күптән асфальтлы авылда яшәүләрен искәртәләр миңа әбиләр. Шуңа күрә төрттерүем урынлы ахыры. Салынмаган асфальт, мөгаен, акчасы белән җир астында «калган».

Шулай авыл читендәрәк торган өйгә якынлашабыз. Анда безне зыялы да, шул ук вакытта гади авыл апасы да булып кала алган ханым каршы алды. Пөхтә җыелган ишегалдына, өйгә үтәбез. Исәнләшеп хәл-әхвәл белешкәннән соң беренче соравымны бирәм:

– Балалар бик еш кайта алмыйдыр инде, – дим, юлсызлыкка һәм өйдәге тәртипкә ишарәләп.

– Кайталар, бик читен инде. Кайтсалар, китә алмыйлар, – ди Ләлә апа моңсу гына. – Авылыбызда яшәүче фельдшерлар Зөлфия белән Рәмзиягә рәхмәт. Берсе Байкалда эшли, берсе – Шурабашта. Быел мине үлемнән алып калдылар. Күрше килене укытучы Илһамия машинада больницага илтте. Миңа быел февральдә инфаркт булып, йөрәккә операция ясадылар, ә Ринат аңарчы ук аягын сындырып, аңа да февральдә операция ясап индопротез куйдылар. Күршеләребез Фәрзәнә белән Фәриткә дә рәхмәт. Бар эшебезне башкарып торалар. Күрше-күлән, авылдашлар булмаса, нишләр идек…

Ләлә апа шулай авылдашларын мактап бетерергә өлгермәде, җил-җил атлап бер ханым килеп керде. Әле генә әйткән күршеләре Фәрзәнә икән.

– Бәрәңге казырга кайттылармы әллә? Хәзер Фәрит кайтып җитә, керәбез… – ди. Фәрзәнә шунда гына мине танып, эшнең нидә икәнен аңлады

– Юк, әнә Илфат, күршеләрегез әйбәтме, дип сораша. Нинди әйбәт булмаган, дип сөйләп утыра идем, – дип елмайды Ләлә апа. Фәрзәнә табын көйләшергә кереште. Ә без сөйләшүне тәмле табын янында дәвам иттек.

Ләлә апа белән Ринат абыйның тормыш корып җибәрүләренә быел 50 ел тула икән бит. 1963нче елның 17нче ноябрендә Арча районының икенче почмагындагы Кылачыдан, Мари иле чигенә урнашкан, инде бүгенге гасырда да, барсаң барып җитә алмаслык Байкалга килен булып төшә ул.

– Бик романтикалы булгандыр инде туй. Видеоларга төшергәннәрдер, салютлар аткансыздыр, – дим, шаяртып, әңгәмәдәшләремнең телләрен чишәргә теләп…

– Галәмәт маҗаралы булды шул. Ринатның туганы Габделбәр абыебыз район күләмендәге җаваплы эштә иде. Шуның шоферы, башкаларга тәтемәгән, брезент япкан җиңел машинада алып килде, үз вакытының иң затлы ГАЗ69 иде ул. Алга барырлык түгел, күз ачкысыз буран. Шурабашка җиткәч, атка күчеп, 5 км кар ерып кайттык. Туй көнебез буранлы булса да, гомеребез бәхетле узды. Каенанам Мәсрура бик әйбәт кеше иде. Гел эштә булдым. Ә өйдә бар да тәртиптә, ашарга пешкән, хәтта балаларымны да мунчага үзем алып кергәнне хәтерләмим. Кайнанам ирен сугышка озатып 3 бала белән 27 яшьтән ирдән калган, аннан 28 ел кайнана белән яшәгән. Үзе өчен бары 2 генә ел яшәп калган. Аннан мин килдем. Гомере буе сугыштан кайтмаган ирен көтте. Каенатамның каберен дә белмибез бит. Бик тату булдык. Иремнең бераз төшереп кайткалаганы да була бит инде, сизеп алса, әйдә, Ринат кайтканчы тамак ягын карап алыйк, дип табын әзерләп мине көтә иде. Әгәр ул укыган булса, кем булыр иде икән… Андагы акыл, гыйлем. Мин амбарда эшләгәндә, счет төймәсе белән санаганчы, күңелдән барын да исәпләп бирә иде. Аның белән сөйләшеп утырырга рәхәт иде. Русча белми, кайларга гына бармады. Шул каенанам аркасында гына да тормышым бик бәхетле булды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Ләлә апа.

– Ринат абый, телефон заманы да түгел, шул кадәр ерактан ничек таптың Ләлә апаны? Якын тирәдә генә кызлар юк идемени? – дим Ринат абыйга шаяртып.

– Авылга кунакка кайткан иде. Шуннан ошатып калганмындыр инде. Кылачыга кадәр барып очрашып йөреп булмады… Кызлар бар иде инде ул, – дип мут елмая Ринат абый, үзе гомер иткән хәләленә күз кыса.

– Алай дисәң, мин дә егетләр белән йөрмәдем түгел… Монда кияүгә чыккан апама кунакка кайткан идем. Шуннан берничә тапкыр күрештек инде. Җан тарткандыр, 70 чакрым араны хәзер дә үтү җиңел түгел… – дип көлеп җаваплый Ләлә апа.

– Табигате матур булса да, юлсызлык бик кыен булгандыр. Китәсе килгән чаклар булмадымы соң?

– Хәзер дә тракторлар гына йөри ала бит юлларыбызда. Ә элек Арчага кадәр үк асфальт юк иде. Техникага ягулыкка трактор белән берәр тәүлек барып алып кайта идек, – ди башта үзе тракторчы, аннан механизаторлар бригадиры булып эшләгән Наил абый.

– Арчага китәргә теләгән чаклар булмады түгел. Каенанам бер җиргә дә китү юк, дип катгый куйды. 1993нче елда улым Данис өйләнеп Кенәрдә эшли башлады. Инде Арчага алар төпләнде. 96нчы елда үзем дә, амбар мөдире булып эшләгәндә, колхоз үзәге Шурабашка җыелышка барганда, шул юлсызлык аркасында, мотоцикл астында калып 7 ай больницада яттым… Кызым Ризәлә дә Казанда гаиләсе белән яши. Балалар алып китмәкче булалар да, китәсе килми инде. Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын. Бергә булганда монда булырбыз. Гомер иткән нигезне ничек ятим итәсең. Балалар, килен, кияүләр, оныклар кайтып йөри, – дип өсти Ләлә апа.

Ринат абыйлар ягы сугыш ятимнәре: 37нче елгы олы абыйсы Әсфан инде вафат икән. Ә Ринат абыйның Майкамал апасы Казанда яши. 1943нче елда әтиләренең үле хәбәре килгәндә Мәсрура апаның иң олы улына 6 яшь булган… Ә төпчек Ринатка – 3… Тырышлык, үҗәтлек белән генә исән калгандыр бу гаилә.

Ләлә апа ягы да үрнәк һәм гыйбрәтле язмышлы. Ләлә апа үзе – төрмәче кызы. Әйе, ялгыш язмадым. Сүз башында телгә алынган кеше – Бакый аның әтисе. Патриот, коммунист, эшче. 37нче елда колхоз оештырып, шунда рәис булган ул. Колхозчыларга районнан рөхсәт сорамый икмәк биргән, колхозчыларның тамагын туйдырмакчы булган. Һәм шушы «җинаяте» өчен елдан артык гомерен төрмәдә үткәргән. Аннан кайткач, 1941нче елда «Трудартель» оештырып, шуның беренче җитәкчесе булган. Хатыны Разыя колхозчы да, шул ук артельдә цех җитәкчесе дә… Сугышчылар өчен итекләргә олтан салганнар биредә. Ләләләр дә өчәү булганнар. Кызганыч, аның да олы абыйсы Рәшит исән түгел. Аның балалары белән аралашып торабыз, диләр. Ә менә Наҗия апасы туган авылы Кылачыга якын Түбән Атыда бәхетле гомер кичерә. Ә нигездә… Ләлә апа бу нисбәттән, шушы очрашуны оештырган туганнан туган энесе Наил Газиз улы Габдрахмановка рәхмәтле. Ул шул нигездә умарта тота. Анда минем дә кунак булганым бар. Бу изге җан ияләренә битараф булмагангамы, исем китеп карап йөрдем мин ул бакчаны. Ләлә апаның әтисе дә умарта тоткан. Минем белән бәхәсләшүче табылмас, умарта кортын теләсә кем асрый алмый. Булганның да булганы гына шөгыльләнә бу эш белән. Бүген нигезләре гөрләп торганга 50нче елда ук дөньялыктан киткән Бакый абый да, 1988нче елда газиз ире янына күчкән Разыя апа да сөенәләрдер: туган нигездә тормыш кайный.

Мин дә әлеге нәсел белән танышуыма чиксез шатмын. Алар турында газета укучыларыбызга да сөйләми кала алмадым. Ләлә апа белән Ринат абыйлар бергә гомер кичерә башлауларына 50 елны бәйрәм иткәндә, Наил абый Габдрахманов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә – бу бик урынлы булыр дип таптым. Наил абыйга да, хәләле Фәридә апага белән, Ләлә апа белән Ринат абыйга да озын тигез гомер, балалары, оныклары янәшәсендә бер-берләренә кадерле кеше булып яшәргә насыйп булса иде.

P.S. Мәкаләне яздым да, читкә куеп Ләлә апалар, Наил абыйлар белән аралашу мизгелләрен күз алдымнан үткәреп утырам. Ләлә апалар җыйган гөмбәләрне авыз итү, кайнатмалар белән чәй эчүләр… Бу кешеләр белән аралашу рәхәт, сөйләшеп сүз бетми торган затлар…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан-Арча-Кылачы-Байкал-Казан.

 

Комментарии