- 27.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №37 (22 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Узган шимбә Арча районы Каенсар һәм Яңа Сала авылы тарихына кереп калыр. Каенсар авылында мәчет ачылу тантанасына бу авыллар халкы гына түгел, ераклардан кайтканнар иде. Авыл заман белән бергә атлый: яшь гаиләләр арта, балалар туа, яңа йортлар калка. Каенсарның бүгенгесе күркәм, киләчәге дә якты күренә. Авылыбыз бизәге булган, тирә-юньгә иман нуры таратучы әлеге мәчетнең ачылуы – моңа зур дәлил.
Тантананы алып баручы Яңа Сала мәктәбе директоры Айрат Сафин авыл халкын мәчетне төзүчеләр, хөрмәтле кунаклар белән таныштырды. Районыбыз җитәкчесе Алмас Нәзиров авыл халкын шушы изге бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде, райондагы үзгәрешләр белән таныштырды. Тантанабызның олы кунаклары – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый һәм башка дин әһелләре дә тантанада катнашучыларны олы бәйрәм белән котлады.
Мәчетне төзү эшендә башлап йөргән, зур көч куйган Фердинант Хөснетдиновка, мәчет төзелешендә үз өлешен керткән Каенсар авылы уллары Хәбир Котдусовка, Ринат Шәймуллинга, төзүчеләргә, ярдәм итүчеләргә изге эшләре өчен зур рәхмәтләр әйтелде. Авыл уртасында олысын-кечесен сөендереп, балкып торучы иман йортының эше Илдус Борхановка тапшырылды.
Каенсар һәм Яңа Сала авылы халкы киң күңелле һәм бик кунакчыл. Үзләре пешергән милли ризыклардан чәй табыны әзерләп, тантанада катнашучыларга сый-хөрмәт күрсәттеләр. Авылдашлар бер-берсе белән аралашты, сөенечләрен уртаклашты. Шундый зур тантананы оештыруда күп көч куйган Яңа Сала авылы җирлеге башлыгы урынбасары Диләрә Салих кызы Гафуровага, мәктәп директоры Айрат Илгиз улы Сафинга, аларга ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт.
Гөлнара САФИНА, Сөмбелә ӘҮХӘДИЕВА.
Арча районы, Яңа Сала-Каенсар авыллары.
Комментарии