Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Газетабызның быелгы май, июнь саннарында башваткыч-бәйге игълан иткән идек. Җаваплар бик күп килде. Әмма арада шартларга туры килмәгәннәр дә булды. Ә шарт бик гади иде: җавап белән бергә «Безнең гәҗит»кә генә түгел, «Сканвордлар. Заманча башваткычлар газетасы» (язылу индексы – П2494) газетасына да язылу квитанциясен күрсәтергә. Ләкин газеталарыбызның бары тик берсенә генә язылучылар күп булган. 
Иң өлгер укучыларыбыз сайлап алынды. Шартыбыз буенча 20нче июньгә чаклы юлланган җаваплар гына исәпкә алынды. Чөнки газетабызның июнь саны 3нче июньдә таралды, иясенә вакытында килеп җитә алмау ихтималы истә тотылып 20нче июньгә кадәрге вакытны тәгаенләдек. 
«Ребус-Пазл» бәйгесенең җавабын бар да дөрес чишкән: «Кеше ни өчендер яхшылыкка караганда начарлыкны тизрәк үзләштерә». 
Иң өлгер ун җиңүчебезне котлыйбыз. Алар белән элемтәгә кереп меңәр сум акча күчердек. 
Менә ул бәхетле укучыларыбыз:
Рәмлә Сафиуллина, Әминә Янбухтина, Венера Гарифҗанова (Казан шәһәре)
Надир Шамилев, Идрис Сабиров, Хәния Зөбәерова (Чаллы шәһәре)
Хәлим Тәхәвиев. (Тукай районы Сәмәкәй авылы)
Мансура Сәлимова (Әлмәт шәһәре)
Ләйсинә Хаматова (Минзәлә районы Тау Асты Байлар авылы)
Рәзинә Хуҗиева (Азнакай районы Зур Сукаеш авылы

Комментарии