Өйне чишендергәннәр

Өйләнгән малайга яки кияүгә чыккан кызга хәзерге кебек йорт салып яки фатир бүләк итү заманнары түгел. Әле бер өйдә икешәр килен, аларның аналары, булса, әби-бабайлар бергә яшәгән чор. Күп кешедә дүрт кенә почмаклы, ягъни бер генә бүлмәдән торган өй. Аның дүрттән берен мич алып тора. Мич артында аралык. Анда ишек куелып, кышын туган бозау, бәрәннәрне ябалар. 
Мин язасы гаиләдә өч малай. Әтиләре сугыштан кайтмаган. Малайларның яшь аралары икешәр ел. Олы малай армиядән кайтуга, икенчесе китеп бара. Олы малай колхозда кассир булып урнаша. Инде икенчесе дә өч ел хезмәт итеп, армиядән кайта. Кайтуга авылдагы бер кыз белән очраша башлый. 4-5 ай үтүгә, уртанчы малай өйләнү турында сүз кузгата. Әниләренең: «Әле башта абыең өйләнсен», – дигәненә каршы олы малай: «Ташлары кызгач, өйләнсен, әле мин ашыкмыйм», – ди. Килен төшерәләр. Кич бераз утырып алалар. Аннары гадәти авыл тормышы башлана. Тик ирдән яшьли калган кайнана малай белән киленгә тынычлап яшәргә ирек бирми. Юктан да гаеп табып, гел бәйләнеп йөри. Ахырда район үзәгендәге туганнары аша киленгә эш табалар. Яшь гаилә район үзәгенә күченә. Башта кеше өстендә фатир торсалар, соңрак барак тибындагы бер генә бүлмәле фатирга күченәләр. Кыз балалары туа.
Инде олы малайга өйләнергә кирәк. Кайнана авыл кызларын берәм-берәм «брак»ка чыгара. Кайберләренең гаиләсе белән талашкан була, кайсысы шапшак, кайсы ялкау, кайсы ямьсез... Шушы сыйфатлар кайнананың үзендә дә хәттин ашкан югыйсә. Инде малаена 29 яшь тулып килә. Авылдагы бер оешмага юллама белән читтән бер кыз килә. Төскә-биткә дә ярыйсы гына, өс-баш яхшыдан, эше дә акчалы. Егет шушы кыз артыннан чапкалый башлый. Кызның әле моңа карарга исәбе юк. Авылда кызлар күп, егетләр аз санда. Авыл кызларының күбесе фермада доярка, тупырдап торган, чибәрләр. Клубка чыга башлаган бу кызга башка сайларлык егет тә юк. Булганнарының күбесе фермада мал карый. Клубка да шул ферма киеменнән чыгалар. Ферма клубка күчкән кебек була – силос, сенаж исләре кием-салымга бик зәһәр йога. Егетләр-кызлар моны үзләре сизми дә – ияләшкәннәр. Ахырда кыз теге кассир егет белән очраша башлый. Берничә айдан туй да үткәрәләр. Колхозның полуторка машинасын сорап алып, килен алырга баралар. Киленнең Чиләбе якларында шахтада эшләүче абыйсы да гаиләсе белән ялга кайткан икән. Инде тормышлы апалары-җизнәләре, киленне озатучы дус кызы белән бирнәләрен төяп алып кайталар. Туйга бүләккә шахтер абый озынайтыла торган өстәл (әле ул район үзәгендә дә бик дефицит), бер апалары никельле карават, ә бер апалары самавыр белән эскәтер сала. Килен дус кызы белән өйдәге саргаеп беткән тәрәзә пәрдәләрен, төсе уңган чаршауларны үз бирнәсенә алыштыра. Өй танымаслык булып үзгәреп, ямьләнеп китә. Туйны ишек алдында такта-токтадан корыштырган өстәл-эскәмияләр, күршедән алып торган клеенка җәеп уздыралар. Аш-су бик гади иде ул елларда. Аш, бәлеш, авылның бер-ике бакчачысыннан сатып алган кыяр-помидор. Бер-ике тәнәфес ясап алалар. Соңыннан чәй белән килен алып кигән чәкчәкне бик әзләп-әзләп кенә бүлеп, өстәл буенча тараталар. Туйлар узуга гадәти авыл тормышы башлана. Малай белән киленнең тату, әйбәт яшәүләренә кайнананың эче поша. Гел киленгә бәйләнеп, гаеп эзли. Инде ике айлык ир бала да бар йортта. Киленгә эшкә чыгарга вакыт. Ул елларда бала туганчы 56 көн, бала тугач 56 көн генә декрет ялы бирелә иде. Киленгә эшкә чыгарга кирәк, ә кайнана бала караудан баш тарта. «Синең балаңны карап утырганчы, мин лучше өч гектар чөгендер эшлим», – ди. Июнь башында киленне эшкә чакырып киләләр. «Йә эшлисең, йә эштән китү турында гариза яз», – диләр. Кайнана иртүк чөгендер басуына китә, килен шул урамда яшәүче бер ялгыз хатынга баласын калдырып торып, эшкә чыга. Ире белән сөйләшеп, хуҗасыз бикле торган йортка шул ук көнне башка чыгалар. Агроном хатын иртәнге чәйгә ат белән кайткан була. Сандыкны, чаршау-пәрдәләрне, самавырны, өстәл белән караватны алып чыгып китәләр. Кайнана төшке ашка кайтса, шып-шыр өйне күреп, урамга чыгып йөгерә. «Бөтен нәрсәне төяп чыгып киткәннәр, әле ярый бәләкәй як сәке калган», – дип шәрран яра. 
 

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии