- 27.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Аулак өй
– Монда килгән кеше тик басып тормый. Әйдә биергә! – дигән тавышны ишетүем булды, кемдер кулымнан җитәкләп, мине әйләнә тирәсенә үк өстерәде. Ә аннары аяклар җиргә тимәс, йөздәге елмаю җыелмас булды. Барысы да – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты нәтиҗәсе.
БИЕТӘ, УЙНАТА ҺӘМ САКЛЫЙ
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» – татар телендә бушлай бию дәресләре тәкъдим итә торган проект ул. Казан Мэриясе аны Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре җәй буе һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Бу атнаның 24нче августында йомгаклау чарасы көтелә.
Ә 17нче августта казанлыларның Урал, Себер, Әстерхан, Самара татарларына, мишәрләргә һәм башкортларга хас «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер», «Кирегә», «Яулык уены», «Сылбыр» уеннарын, «Шаян яулык», «Дүртле», «Яулык салыш», «Чүпләү», «Читән үрү», «Чыбыркы белән уен», «Йөзек салыш» уеннарында катнашу мөмкинлеге булды.
– Татар халык уеннары халкыбыз мәдәниятенең аерылгысыз мөһим бер өлешен тәшкил итә. Бу уеннарда борынгы бабаларыбызның үткәне, гореф-гадәте, тормыш-көнкүреше чагыла. Татар халкының уеннары милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора, – дип хәбәр итте Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Илмир Ямалов. Проектның кураторы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. Ә җанлы музыканы «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин яңгыратты.
«ТАТАРЧА ЯЛ ИТӘБЕЗ»
Кабан күле яр буе җәй көннәрендә беркайчан да буш тормый. Биредә саф һава суларга, бераз гына булса да шәһәр шаукымыннан арынып торырга мөмкин. Ә яр буеннан атлап барганда сине җырлы-биюле уенга дәшсәләр, җаның һәм тәнең белән ял итәргә дә була әле. 17нче август көнне моңа төшендек тә.
Гармун телләре татар халкының моңлы көйләрен яңгырата. Нәрсә була икән монда, дип аптырашкан халык гармунчы янына җыела. Озак та үтми, татар милли киемнәрен кигән биючеләр үзләренең иң матур биюләрен халык хозурына тәкъдим итә. Биючеләр биегәндә, халык та тик тормый – хәрәкәт итә. Колак ишетә – аяк бии. Моны аңлап алган алып баручы, берсен кулыннан эләктереп, мәйдан уртасына дәшә. Менә шулай башта бер, аннары икенче кеше, берәүгә дә игътибар итмичә, биючеләр белән бер мәйданда бию башкара. Шәп бит!
Ә халык агыла... Кемдер сокланып карап торса, икенчеләре мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый – кушылып бии. Шулчак алып баручы да телгә килеп, һәркемне сәламли һәм бүгенге кичке уенның тәртибе белән таныштыра.
Яшь буынга мондый кичке уеннар аеруча тансык. Әби-бабайлар сөйләгәннәрдән яхшы беләбез: элек кич утырулар күңелле үткән. Кулларында телефон урынына – гармун, кесәләрендә тәмәке түгел, ә – кулъяулык булган аларның. Кич белән бөтен авыл яше берәүнең капка төбенә җыелышып җырлаган, биегән, уеннар уйнаган. Менә шул заманның җиле бүген Кабан күле ярына да яхшы исте. Һәркемнең елмаюдан балкыган йөзендә: «Безнең өчен дә кызыклы бу кичке уен», – дигән фикерне укырга мөмкин иде.
– Бу проект турында күптән ишетеп белсәк тә, эштән соң килә алмый йөрдек. Ниһаять, килдек. Рәхәтләнеп биедек. Ирем сирәк бии иде, биюне яратып бетерми иде. Бер атнадан соң: «Биергә барабызмы?» – дип үзе тәкъдим итте. Халыкның берләшүе искиткеч. Бу – бөтен команданың уңышы. Проект киләсе елда да дәвам итәр дип өметләнәм, – диде бирегә килгән Мәликә Мотыйгуллина.
«Әйлән-бәйлән» дип аталган бүгенге программа җәй дәвамында өйрәнелгән татар этник төркемнәренең уеннарына багышланган. Уйнаучылар күбрәк булган саен, уеннар кызыклырак һәм җанлырак. Моны аңлапмы, халык һаман бирегә агыла. Өстәвенә, һәр уенда теләп катнаша да. Әнә, «Капкалы» уенын уйнап туймадылар. Әллә ничә пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басты. Кулларын өскә күтәреп капка ясап торды. Көй башлануга, арадан бер пар үзе теләгән капкага керде һәм көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәзасын алды. Әтәч булып та кычкырды, биеп тә, җырлап та күрсәтте, шигырен дә сөйләде. Шул арада «Йөзек салыш»ка күчеп:
– Йөзек кемдә, йөгереп чык! – дигән сүзләр дә ишетелде. Озак та үтмәде «Яулык салыш» уенына да чират җитте. Көй башлануга кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелгән яулыкның көй туктауга җил тизлегедәй икенче берәүнең кулына күчкән мизгеле күпләрне сәбәпсездән елмаерга этәрде.
Рәхәт һәм җылы кич. Моңлы, биюле, җырлы һәм уенлы кич. Казан Мэриясе үткәргән әлеге проектның берсен дә калдырмыйча, җәй буе биюче һәм җырлап күңел ачучы да бар икән казанлылар арасында. Шуларның берсе – Мәүлидә апа Ишмөхәммәтова.
– Узган ел әлеге проектның соңгы чарасына гына эләгеп калдым. Белмәдем. Реклама начар эшлиме, бу хакта ишетмәдем дә, күрмәдем дә. Ә быел кызыма май аенда ук әйтеп куйган идем: «Җырлы-биюле кичләр кайчан башлана икән, карап тор, хәбәр итәрсең», – дидем. Менә беренче көннән бирле йөрим. Әле күршемне дә җитәкләп алып килдем. Күңелле бит. Нәкъ үзебезчә, татарча! Мондый проектлар күбрәк булсын иде, – дип бии-бии, ул мәйдан уртасына кереп китте.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының уңышы турында халыкның хис-кичерешләре, елмаюлы йөзе аша әйтеп булыр. Татар милләте өчен генә түгел, башкалабыз кунаклары өчен дә менә дигән чара ул! Теге яки бу проектка акча түләп керәсе, дип каш җыерсак, монысы бушлай – һәркем өчен дә. Яшьме-картмы – һәркем өчен мәйдан ачык. Тормышыбызда кайгылы һәм авыр вакыйгалар болай да күп, мөмкинлек булганда, бәлки, җырлап-биеп, уйнап-көлеп яшәп калырга да вакыттыр.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
(фотолар авторы – Валера Копылов)
Комментарии