Сабам – минем тарихым

Сабам – минем тарихым

Яшебез олыгая барган саен, торган төбәгең, яшәгән җирең тарихы белән күбрәк кызыксынасың, аның ничек барлыкка килүен, кемнәр яшәвен белү теләге көчәя. Менә мин дә Байлар Сабасы төбәге турында үземдә тупланган язмаларга сылтама итеп, бу турыда язып үтәргә булдым.

Минем төп нәсел-нәсәбем шушы Байлар Сабасыныкы булып, мине үстергән Галимә әбинең сөйләве буенча, безнең нәсел җепләре шушы бистәгә беренче килеп утырган Мәмәт картка килеп тоташуын белә идем. Сабаның борынгы атамасы да аның исеме белән «Мәмәт бушлыгы» (Маметьево Пустошь) диеп йөртелгән. Ул вакытларда яшь булсам да, әбием Галимәнең сөйләгәне хәтеремдә калган: безнең хәзерге бистә урынына өч гаилә нигез сала. Мәмәт карт хәзер халык телендә «Мәмәт калкулыгы» диеп аталган биеклеккә килеп урнашкан. Ул вакытларда бу тирәләрдә кара урманнар булып, бу калкулык аңа ерткыч җанварлардан саклану өчен дә уңайлы урын булган, чишмәсе дә шул калкулык кырыенда гына була («Бәдеркәй» чишмәсе). Икенче гаилә «Кәли» чишмәсе (кырыенда Кәли Хәлиле торганлыктан шулай аталган) тирәсенә урнашкан, ә өченче гаиләне ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында үтереп чыгуларын сөйли торган иде әбием. Монда яшәүче халык та күбәя барган. Шул вакытларда бу төбәккә рус землемеры килеп чыккан һәм «Что за поселение?» диеп сораган. Ә Мәмәт карт русча белмәгәч, бу миннән исемемне сорый инде, диеп: «Мәмәт! Мәмәт!» – дип кабатлаган. Шуннан соң бу бәләкәй генә авылга «Маметьево Пустошь» дигән исем ябышып калган. Әле 1877нче елгы картада да (Проектированный планъ, Казанской губернiи Мамадышского уiъзда, Сатышевской Волости, деревни Маметьево-Пустошь. /Богатыя Сабы/; съемки 1877года «Jюля 25» дня. ) Маметьево Пустошь диеп күрсәтелгән һәм 258 хуҗалык яшәгән. Әбием Галимәнең сөйләве буенча, аның әтисе Зарифҗан нигезендә (хәзер ул урын Байлар Сабасының почта бинасы урынына керә), Байлар Сабасының тарихы язылган документлар булган. Әтисе үлгәч, бу тарих абыйсы Габдерәхимгә калган. Бу тарихны аларның бакча башында мәдрәсә булып, шунда яшәүче шәкертләр алып барганнар. Габдерәхим карт 1964нче елда үлә, ә әбием 1966нчы елда үлде. Соңрак бу тарихны эзләп карасак та очына чыгып булмады, табылмады. Кайберәүләр әйтүенчә, аларны Казанга алып киткәннәр. Бу тарихның булуын Габдерәхимнең кызы Шиһапова Фатыйма апа да, иске зират каршында яшәүче олы яшьтәге Хуҗина Мәнзүмә апа да исбатлады.

Шулай да бу тарихның очына чыгылды. Ул вакытларда өлкәннәрдән калган документларны яшерә торган булганнар, чөнки юк кына ярамаган кәгазь дә яшәү дәверендә куркыныч тудырган. Әле Сталин репрессияләренең шаукымы бетмәгән була. Габдерәхим карт үлгәч, аның карчыгы Кәримә әби (төп чыгышы Урта Саба авылыннан) барлык докуменларын һәм тарихны зиратка алып төшеп Габдерәхим каберенә күмә. Моның шаһиты Фәһимә апа Мостафина. Фәһимә апаның әтисе Исмәгыйль карт белән Габдерәхимнең әнисе Зөһрәбикә бертуганнар. Фәһимә әби хәзерге көндә Байлар Сабасында яши.

Сабаның килеп чыгышы, тарихы белән элек-электән кызыксынганнар. Байлар Сабасының Сәмигулла Рәхимов дигән кешесе Башкортстан якларына итек басарга баргач, аңа шунда яшәүче берәү сөйли: «Элеккеге Өфе губернасы Имай Карамалы авылында Мирвәли карт яшәгән. Ул Байлар Сабасы авылындагы дин әһелләре белән таныш һәм бик дус булган, алар белән элемтәдә торган. Сабага 1913нче еллар тирәсендә килгәч, авыл тарихы турындагы кулдан язылып эшләнгән китапны үзе белән алып киткән. Бу язманың да кая киткәнлеге билгеле түгел.

Авылда Совет власте урнаштыру өчен, дәүләт тарафыннан Байлар Сабасына «Авылга йөз» белән диеп аталган поход оештырыла. Шул уңайдан монда 1925-26нчы елларда Фатыйх Сәйфи Казанлы дигән язучы килеп, ике ел буе эшли. Ул Сабаның тарихын өйрәнеп, 1927нче елда китап итеп бастырып чыгара. Бу китапны авыл кешеләре – Хатимә Хәбибрахманова, Әхтәм Мостафин, Котдус Ибәтуллиннар (ул вакыттагы Волость башкарма комитеты председателе) укыган һәм аның булуын әйтеп калдырган. Бу китапны ахырдан җыеп алганнар. Ни өчен икәнен белмим һәм кайда булса да бармы алар? Менә бу да табышмак булып кала, архивларда эзләнүләр дә тиешле нәтиҗә бирмәде.

Шулай ук авыл мулласы Кәшиф Хафизовта да Саба турында язмалар булган. Ләкин куркудан, ул аларны яндырган диеп сөйлиләр.

Ә нишләп соң авылның элгәреге атамасы үзгәртелгән? Байлар дигән атама каян килгән? Күп кенә язмаларда Саба сүзе савыт-саба ясаудан да, саблык куюдан да чыккан диеп уйланыла. Шулай ук авылның исемен Коръән Кәримдә «Суба» сүзе барлыгына, 34нче сүрәнең «Сәба» дип аталуына таянып аңлатучылар да бар. «Саба» сүзенең таң җиле мәгънәсе дә бар. Мәмәт бушлыгы авылында таң иртәрәк аткач, бәлкем, «Саба» исеме кушылгандыр, диеп уйлаучылар да юк түгел. Шулай ук Йәмән җирендә дә Саба дигән ил булып, бик көчле корылыктан юкка чыккан. Хәзерге көндә Ленинград өлкәсендә дә Саба авылы бар һәм ул Саба елгасы кырыена урнашкан. Авыллар тезмәсе – Маметьево Пустошь, Шайтан-Ключь (Средние Сабы), Сатышево авыллары – бер яктан, ә икенче яктан Гажинская Пустошь (Сабабаш), Кильдебяково, Старые Сабы (Туктарово), Ташла Илга, Тенекей, Ямбулатово (Юлбат) авыллары Чапки Сабы авылы тирәсендә тоташучы елга – (борынгы исеме «Ръчка Саба») яки бу авылларның «Сабинкъ» буенда урнашуын күрсәткән язмалар да булуы, бер-берсенә параллель агучы бу ике елганың да кайчандыр шушы бер үк Саба исемен йөртүен күрсәтәләр. 1884нче елда чыккан «Труды статистической экспедиции, снаряженной въ 1883 году Казанским губернскимъ земствомъ» хезмәтендә дә бу елгалар шулай аталып күрсәтелгән. Бу турыда ул чорга караган тагын берничә хезмәттә күрсәтелә әле. Шулай ук Татарстан архивларында «Ревизские сказки» китаплары саклана. Халыкның җан исәбен алу нәтиҗәләре (ревизия) ул. 1718нче елдан башлап, ревизия ун тапкыр уздырылган. Шуның өчесе – 1719, 1743, 1781нче еллардагысында ирләр генә исәпкә алынган. 1нче ревизия 1718-1719нчы елда башланып, 1724нче елда төгәлләнгән. 2нче ревизия 1743-1747нче елда башланып, 1756нчы елда бетә. 3нче ревизия – 1761-1767нче елга кадәр бара. 4нче ревизия – 1781-1787нче елга кадәр, 5нче ревизия – 1794-1808нче елга кадәр дәвам итә. 6нчы ревизия 1811нче елның май аена билгеләнә, ләкин шул ук елны Франция белән сугыш куркынычы тугач, туктатыла. 7нче ревизия 1815-1825нче елларда уза. 8нче ревизия – 1833-1835нче елларда, 9нчысы – 1850нче елда, 10нчы ревизия – 1857-1858нче елда уза. Беренче өч ревизия актлары Мәскәүдә «РГАДА»да саклана, калганнары – федерация субъектларында (Безнеке, мәсәлән – Казан шәһәрендә). Шул «Ревизсие сказки» аркылы теләгән кешегә үз шәҗәрәңне төзергә мөмкинчелек бар. Халык санын алпавытлар да ала торган булган, ләкин алар өстеннән ревизия үткәрелеп, нәтиҗәләр тикшерелә торган булган, чөнки алпавытлар 1861нче елга кадәр («крепостьное право» беткәнче) дәүләткә һәр гаиләдәге ир-ат башыннан салым (1718нче елдан Петр 1 указы нигезендә салым һәр двордан түгел, ә ул дворда ничә гаилә яшәвенә карап салынган) түләгәннәр. Алпавытлар дөрес түлиләрме, яшереп калдырмыйлармы – менә шуның өчен дә кирәк булган инде бу «Ревизские сказки». Ә «крепостное право» беткәч, күпчелек хуҗалыкларны һәм йорт хуҗаларын, әйтеп үткәнемчә, авылның карталарын төзү ярдәмендә билгели башлаганнар. Менә архивларда шул «Ревизские сказки» һәм башка кирәкле документлар белән танышканда да еш очраттым мин ул Саба сүзен. Безнең авыл «Маметьево Пустошь на вершине речъки Саба» диеп күрсәтелгән иде. Димәк, Байлар Сабасының чын исеме шушы елгалар исеменә, ягъни Саба исеменә бәйлелеге күренә һәм авылыбызның Саба исемен дә шуннан, елга исеменнән алган дияргә тулы нигез бар. Ә елгага каян килеп Саба сүзе кушылды икән соң, һәм ул нәрсәне аңлата? Эзләнә торгач, саба сүзенең борынгы угро-фин кабиләләрендә «су» мәгънәсен аңлаткан булырга тиешлеге ачыкланды. Моның шулай икәнлеген Байлар Сабасының тарихын саклаган Габдерәхим кызы Фатыйма апа Шиһапова да раслап, үзенең язмасында телгә ала, чөнки ул бу авыл тарихы әтисе Габдерәхимдә булганлыктан, аның белән якыннан таныш булгандыр, күрәсең.

Ә бәлкем, бу аларның әйтелеше белән охшаш сүздән килеп кушылгандыр. Фин-угор телләрендәге төрки алынмалар татарлар күршесендә һәм алар белән аралашып төрки телле кабиләләр һәм халыклар яшәве турында сөйли. Бу фин-угор кабиләләренә венгрлар, мари (чирмешләр), мордва, удмурт һәм башка берничә милләт вәкилләре керә. (Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977).

Унтугызынчы гасырга караган кайбер язмаларда Сабы Богатые диеп күрсәтүләр дә очрый. Бу авылда байлар күп яшәгәнлектән, «Байлар» сүзе дә өстәлгән.

Ә тормыш дәвам итә, тарих үткәнгә күчә бара. Шулай да үз тарихыңны үзең күзаллаганча өйрәнү кирәк, диеп уйлыйм. «Тарихын белгән – нәсел-нәсәбен белгән, телен белгән», – диеп тикмәгә генә әйтелми торгандыр инде ул.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии