Бәхет өчен сәламәтлек кирәк

Татар халкының бик мәгънәле мәкале бар. Саулык – зур байлык дип атала ул. Тормышта сәламәт булмасаң, үзеңне тулаем бәхетле саный алмыйсың. Сәламәтлектән зарланучы кешеләр шактый күбәйде. Һәркем бәхетле булырга тели, ләкин сәламәт булмагач, моңа ирешә алмый.

2016нчы елның җәендә һәм 2022нче елның язында Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенең кардиология бүлегендә дәваланырга туры килде. Кардиология бүлеге мөдире – медицина фәннәре кандидаты Вадим Әхмәтҗанов карагач, ул куйган диагноз белән дәвалый да башладылар. Мин тәҗрибәле табиблар Алсу Гарифуллина һәм Динә Әмировалар кулына эләктем. Алар һәм шәфкать туташлары, башка хезмәткәрләр дә авыруларга ягымлы мөнәсәбәттә, үз эшләрен намус белән башкаралар. Палаталар һәрвакыт чиста. Бүлекнең тәҗрибәле җитәкчесе Вадим Әхмәтҗановка, дәвалаучы табибларга, шәфкать туташларына һәм барлык хезмәткәрләргә ихлас күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Барысына да исән-сау яшәргә язсын, иминлек, гаилә бәхете теләп калам.

Сугыш һәм хезмәт ветераны

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии