- 27.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
СССР вакытында үзәк телевидение татарлар турында сөйли, концертлар, хәтта татарча спектакльләр дә күрсәтә иде. Ул таркалгач, мондый нәрсә юкка чыкты. Дөрес, татарлар өчен тәүлек буе сөйли торган «ТНВ-планета» булдырылды. Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт. Әмма татарлар сан буенча Русиядә икенче урында торгач, Мәскәү безгә бер канал аша тапшыру алып барса, начар булмас иде. Бу тапшыру халыклар дуслыгын ныгытыр иде. «Эфир» телеканалы оешкач та, эшләрен татарча алып барырлармы әллә дип өметләнгән идек, исләре дә китмәде. «Адымнар» тапшыруы барлыкка килгән иде, аны да кысрыклап чыгардылар. «Город» тапшыруының татарчасын да эшләргә була бит. Радиода да шундыйрак хәлләр. Берничә ел элек «Тәртип ФМ» радиосы ачылган иде – яптылар. Югыйсә, ул урта һәм өлкән яшьтәгеләргә бик туры килә иде. Аллага шөкер, ул яңадан эшли башлады. «Мәйдан» каналына килсәк, безне ул да канәгатьләндерми. Андагы җырларны аңлар өчен тәрҗемәче кирәк. Дөрес, араларында менә дигәннәре дә бар.
Бер көнлек җырчыларның җырлары халык арасына керә алмый. Аларның җырлары мәҗлесләрдә дә җырланмый. Шәхси радиолар, мәҗбүриләп, безгә шуларны тыңлатырга тырыша. Ул моңсыз җырларны ота алмыйбыз, үзегез җырлагыз. Безнең үзебезнең җыр сәнгате бар, без шуны санлыйбыз. Аны берәү дә таптап, кысрыклап чыгара алмый. Ярый әле «Татарстан» радиосы аша элеккеге җырларны тапшырып торалар. Рәхмәт аларга.
«Яңа Гасыр» телевидениесендә даими эшләп килүче «Җырлыйк әле!» тапшыруын атна буе көтеп торабыз. Бу тапшыруның җитәкчесе Нәҗип Бәдретдиновка зур рәхмәт. Аңа зур хезмәтләре өчен халык артисты дигән мактаулы исем бирергә кирәк, күптән шуңа лаек ул. «Җырлыйк әле!» тапшыруында мин оештырган «Мәңге яшисе килә» клубы әгъзалары да 5 ел буе катнашып килде. Актив катнашкан өчен, Нәҗип ике тапкыр диплом белән бүләкләде. Без аны яратабыз, сабыр, бик музыкаль, белемле кеше. Оста оештыручы – кешене дә үзе артыннан ияртә белә.
Аллага шөкер, бүген без матур тормышта яшибез, әмма күңел тынычлыгы өчен яхшы җыр җитми. Чөнки халык көйләрен тыңлау – әйтеп бетермәслек могҗиза. Ул күңелгә рәхәтлек, рухи азык бирә һәм эшләргә дәрт өсти.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре.
Комментарии