Казан уртасында күгәрчен фермасы

Казан уртасында күгәрчен фермасы

Ферма дип әйтү берникадәр арттыру булыр анысы. Шулай да биредә йөздән артык күгәрчен бар. Аларның матурлыклары… Гадәти күгәрченнәрдән күпкә аерылучы бу нәфис кошлар теләсә кемне әсир итәр иде, мөгаен.

ДИНАСТИЯ

Александрга кечкенәдән «күгәрчен җене» кагылган. Әтисенең әтисе күгәрченнәр тоткан, аннан әтисе бу эшкә алынган. Хәзер династияне Александр дәвам итә. Күгәрченнәр турында сөйләгәндә, аның күзләре нурлана, йөзендә елмаю барлыкка килә.

– Беренче класста укыганда, мин инде күгәрченнәр ашата идем, – диде Александр. – Үсә-үсә, бу эш тулысы белән минем җилкәгә күчте. Без элек Аракчино бистәсендә яшәдек. Күгәрченнәр үрчетү өчен анда бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. 40 ел элек бирегә – Аркылы Базар урамына күченеп килдек. Аллага шөкер, монда да күгәрченнәргә урын табылды. Йорт каршысында гына гаражлар бар, агачлар үсеп утыра. Гаражлар белән янәшә күгәрченнәрем өчен ике будка куйдым, фатир тәрәзәсеннән күренеп тора ул.

МОГҖИЗАЛАР ИЛЕНДӘ

Александр янына мин кичке алтыда бардым. Нәкъ шушы вакытта ул күгәрченнәрен ашата.

– Эштән кайтам да тизрәк кошларым янына чыгам. Көтеп торалар бит алар мине, – диде Александр. – Әйдә, сине дә алып менәм күгәрченнәр янына. Аларның матурлыкларын үз күзләрең белән күрерсең…

Күгәрченнәр будкасы янына килеп, тимер баскычтан күтәрелдек. Александр читлекне ачып җибәрсә… күгәрченнәр «гөр-гөр» килеп хуҗаларын каршы алдылар. Кайсы кулына, кайсы иңенә килеп кунды (рәсемдә). Кошлар хоры башланды. Шушы могҗизаны ишек төбендә күзәтеп, аяк атларга да куркып торам. Шулчак Александр:

– Кер, әйдә, кер, курыкма, – диде.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Мине күргәч, күгәрченнәр җырлаудан туктадылар. Сәер генә карап тора башладылар. Ә Александр кошлар белән сөйләшүен дәвам итте. «Матуркайларым минем, курыкмагыз. Сезнең белән танышырга килгән апагыз. Менә хәзер сезне фотога төшерер…»

Моңа чаклы гадәти күгәрченнән кала, минем ак, коңгырт төстәгеләрен генә күргәнем бар иде. Александрның исә кызыл, чем- кара күгәрченнәре дә бар икән. Күгәрченнәр хуҗасы сүзен дәвам итте:

– Бу ояда якынча иллеләп кош бар – парлы кошлар яши монда. Әнә ана күгәрченнәр инде бала чыгарырга утырдылар. Алар унҗиде-унсигез көннән чыгара балаларын. Бер кошны ике йомырка өстендә утыртам. Шуннан артыгы кирәкми, кошларны тилмертү генә була.

Александр читлек эчендә һәр пар кошка тактадан аерым оялар ясаган. Шул ояларында ана кош бала чыгара, ә ата күгәрчен янда – сакта тора икән. Башка күгәрчен килсә, ата кош аны куып җибәрә. Минем алда гына әллә ничә тапкыр шундый хәл булды.

Күгәрчен асрауның тагын бер сере бар – бер төр күгәрченне икенче төр белән кушарга ярамый. Алайса төрләре буталып, күгәрченнәр матурлыкларын, кыйммәтләрен югалталар икән.

– Кыш көне ана күгәрченнәрне – бер ояда, аталарын икенче ояда асрыйм, – диде Александр. – Шулай итмәсәң, кошлар бер-берсе белән кушыла. Ә бу инде төр югалуга китерә. Тагын бер нәрсәдән сакланам – ана яки ата күгәрчен баласы белән кушылырга тиеш түгел. Гарип балалар туа. Минем бер шулай булган иде: йомыркадан ике кош баласы да гарип чыкты – берсенең канаты ярты гына, берсенең аягы аксак иде.

ХЫЯЛЫЙ ИР

Александрга – 60 яшь. Үзе әйтүенчә, аның көне иртәнге биштә башлана. Башта урамга чыгып йөгерә, кереп иртәнге чәен эчкәннән соң, күгәрченнәре янына менә. Аларга җим биреп, алларына су куеп, эшенә китә. Кичке биштә кайтып, ашап-эчкәч, янәдән күгәрченнәре янына килә. Шимбә-ял көннәрендә читлекне чистарта, кошларга берничә тапкыр ашарга бирә, аларны читлектән чыгарып, иреккә җибәрә икән. Тегеләре, бер-ике сәгать очып йөргәннән соң, янәдән читлекләренә кайтып куналар.

– Җәй көне рәхәт, – дип сөйләде Александр. – Монда бөтен җирдә яшеллек була. Күгәрченнәрне читлектән чыгарам да иртәнге физзарядканы ясыйм. Ә өстә, мине күзәтеп, күгәрченнәрем оча. Әле шәһәр йоклый, тыныч. Бу ләззәтне сөйләп аңлатып кына булмый…

Александр кебек ир-атларны хыялый, диләр. Табигатьнең матурлыгын күреп, аңа шулай хозурланган ир-атлар сирәктер. Ә күгәрченнәре турында нинди соклану белән сөйли! Билләһи, күпләр балалары турында да болай димәс. Балалар дигәннән, Александр хатыны белән бер кыз үстергәннәр. Тиздән оныклары туарга тиеш икән. Хатыны турында сөйләгәндә дә Александр канатланып китте:

– Хатыным белән танышканда, миңа – унҗиде, аңа уналты яшь иде. Ул – беренче мәхәббәтем. Югары Ослан районына кунакка кайткан идем, булачак хатынымны беренче тапкыр шунда күрдем. Күрдем дә гашыйк булдым. Ике ел армиядә хезмәт иттем. Сагыну тулы хатларны әле бүген дә саклыйбыз. Егерме бер яшемдә өйләндем. Аллага шөкер, бергә яши башлаганга киләсе елга кырык ел була. Мин хатынымны һаман да яратам. Ул яктан күгәрченнәр кебек без. Тик мәзәктәге кебек әле беребез, әле икенчебез тәрәзәдән очып чыгып түгел, ә бер сайлаган ярга хыянәт итмәү, гомер буе ярату – күгәрченнәрнең яшәү принциплары…

АТНА САЕН БАЗАРГА – КҮГӘРЧЕН САТАРГА!

Күгәрчен асрау мәшәкатьле генә түгел, шактый чыгымлы да эш икән. Ике будкага да Александр фатирыннан ут сузган. Күгәрченнәргә яктылык кирәк, ансыз булмый. Ут, җир өчен аренда – болары ай саен тиешле түләүләр. Моннан тыш күгәрченнәргә көндәлек ризык – бодай, борчак, арыш, тары ярмасы кебек бөртекле культуралар кирәк. Ашлыкны Александр ярминкәләрдән алып кала икән.

Тагын бер чыгым – күгәрченнәргә даими прививка ясап торырга кирәк.

– Бер күгәрчен авырса, шунда ук икенчесенә иярә. Елына берничә төрле прививка ясыйм. Тфү-тфү, күгәрченнәремнең күпләп үлгәне юк. Гел карап, күзәтеп торам: алай-болай күгәрчен боегып йөрсә, аны аерым читлеккә ябып куям, дәвалыйм. Шул рәвешле чирне башкаларына йоктырмыйм.

– Күгәрченнәргә шактый акча түгәсез икән. Бөтен эшләгәнегез күгәрченнәргә китеп бармыймы соң? – дидем Александрга.

– Күгәрченнәр үз-үзләрен ашата. Алар өчен өстәмә акча тотканым юк. Артык күгәрченнәрне Кош базарына барып сатам. Менә узган якшәмбе базарында унбер кош саттым, дүрт мең ярым акча эшләдем.

– Ә кемнәр ала ул күгәрченнәрне?

– Төрле кеше. Минем кебек күгәрчен үстерүчеләр байтак, Казандагы Кош базарына чит шәһәрләрдән дә киләләр. Күгәрчен тотучылар төрле токымнар үрчетә бит. Яңа төр токымлы күгәрченнәр эзләп киләләр. Аннан, хәзер үз йортлары белән торучылар күп. Андый кешеләр дә ала. Безнең күгәрченнәр алар – йорт кошлары. Иреккә чыгарып җибәрсәң дә азрак очып йөргәннән соң, оясына – хуҗасына очып кайта.

– Бер күгәрчен ничә сум тора?

– Төрлесе бар, токымына, яшенә карап. Кош яшьрәк булган саен, кыйммәтрәк тора. Күгәрченнәремне йөз сумга да, мең, ике меңгә дә сатам. Шуны әйтим: күгәрчен асрап баеп булмый. Мин кошларны күңел өчен, әти, бабам истәлеге дип асрыйм. Ә күгәрченнәрне гаиләм алдында үземне гаепле итеп хис итмәс өчен сатам. Уйлап карагыз, бөтен эшләгәнем кошларга китеп барыр иде. Ә болай гаиләм дә шат, мин дә бәхетле. Һәм тагын – күгәрченнәр ел саен бала чыгара. Әгәр мин аларны сатмасам, бу кадәр кошны кайда асрар идем. Алар бер-берсен таптап бетерерләр иде. Шул рәвешле барысын да көйләргә, җайларга тырышам.

… Дөньяның кеме генә юк. Кызганыч, Александр кебек табигатьне яраткан, гомер буе спорт белән шөгыльләнгән, уй-нияте, акылы саф ир-атлар сирәгәя. Әнә, без сөйләшеп торганда гына да яныбыздан берничә исерек ир узып китте. Гомерендә бер тамчы аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган Александр, кәефсезләнеп:

– Аңламыйм, ничек шулай яшиселәре килә?! Ни өчен дип яшиләр?! Минем дә әллә ничә дустым, танышым шул юлда йөреп үлеп китте. Шуларны уйлаган саен, табигатькә, тереклеккә күбрәк тартылам.

Руфия ФАЗЫЛОВА.

Комментарии