- 27.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Аулак өй
1нче июньдә «Ярдәм» мәчете янындагы мәйданда «Гаилә бәйрәме» дип исемләнгән хәйрия чарасы узачак. Әлеге бәйрәмне оештыручылар – «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы.
«Гаилә бәйрәме» 9:30да башланып 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры «Светофорда кунакта» спектаклен күрсәтәчәк.
Бәйрәм ачылу тантанасы, концерт белән башланып китә һәм берничә мәйданда дәвам итәчәк. Шуларның берсендә – балалар өчен мастер-класслар, өлкәннәр өчен хәйрия ярминкәсе, икенче мәйданда спорт ярышлары, конкурслар, ахырдан – ирләр өчен футбол оештырылачак. Өченче мәйданчык балалар иҗаты өчен махсус бүленеп биреләчәк – биредә алар акбур белән асфальтка рәсемнәр ясаганнан соң, иҗат җимешләренең иң матуры истәлекле бүләккә ия булачак.
Чарада шулай ук шарлар, «баллы мамык», пылау таратыла. Хатын-кызлар үзләренең кулларына кына белән матур рәсемнәр дә төшертә ала. Аниматорлар – әкият геройлары, балаларның кәефен күтәреп, алар белән фотога төшәчәк. Шулай ук аквагрим ясарга да мөмкин.
Әлеге бәйрәм катнашучы балаларның сәхнәдә чыгышлары – үз сәләтләрен күрсәтү белән тәмамланыр дип көтелә.
«Гаилә бәйрәме» хәйрия максатларында оештырылганлыктан, бер генә әйбернең дә бәясе күрсәтелмәячәк. Теләүчеләр үз сәдакаларын махсус тартмаларга салып калдыра ала.

Комментарии