- 27.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Хәзерге Әтнә районының бүген нибары 82 йорты булган Иске Җогып авылында без, сугыштан соң туган 1946-1947нче елгы балалар, 21 идек. 19 малай, 2 кыз. Һәр ел фасылын түземсезләнеп көтеп алабыз. Октябрь урталарына елгалар боз белән каплана. Әти астына калай кагып агачтан ясап биргән тимераякларны итеккә бәйләп елга буенча шуып күрше авылларга кадәр бара идек. Ноябрь аенда инде чын кыш башлана. Биек тау башларына барып, чана-чаңгы шуа идек. Тау башлары бозланып бетә иде. Сикертмәләр дә ясыйбыз. Карга әвәләнеп бетәбез. Киемнәр бозланып ката. Без гел саф һавада булдык. Авырып ятканны хәтерләмим. Ютәлләп торсак, әни әрем суы, бөтнек, мәтрүшкә кайнатып эчертә. Бөтен дару – шулар. Телевизорлар да юк заман бу. Электр уты да 1962нче елда гына керде. Шуңа да авыл баласының ул еллардагы иң зур хыялы – кино карау иде. Авылыбызның клубы манарасы киселгән мәчет бинасында урнашкан. Ике түгәрәк мичкә яксалар да, авыздан пар чыгып тора. Электр уты бирергә клуб кырыенда будкада движок эшләп утыра. Авылга атна-ун көнгә бер кино килә. Бер авылдан икенче авылга аппаратларны ат белән күчереп йөриләр. Киномеханик булып ике егет – Тәлгать һәм Шәйнур эшләде. Бер әбигә фатирга керделәр. Тәлгать тальянда уйный, ауга да йөри иде. Киномеханикларга күчмә кино белән эшләве бер дә җиңел булмады. Авылларда кино килгәнне балалар да, зурлар да көтеп кенә тора. Кич белән зурларга кино бәясе 20 тиен. Балаларга кичке дүрттә 5 тиенгә дә күрсәтәләр.
Дүртенче сыйныфта укыган елларым. Кино игъланындагы 5 тиен дигән сүзне кара буяу карандашы белән сызып, «1 күкәй» дип язып куйдым. Шуннан нәрсә булды, дисезме? Әниләрдән кинога акча сорыйсы юк. Балалар өчен бик әйбәт булды бу. Кинога килгән баланың һәрберсендә берәр күкәй. Күкәйнең дистәсе 67 тиен. Үзем дә кино карарга бер күкәй тотып килдем. Кибет бер өй аркылы гына. Балалар бер күкәйне кибеткә тапшыралар да кинога керәләр.
Киномеханик Тәлгать абый соңгы елларда Казаннан кайтып, Яңа Кенәрдә яшәде. Аңа бу шуклыгымны сөйләдем. «Син идеңмени ул 1 күкәй дип язучы? Ул көнне кинога керүче балалар бигрәк күп булды. Рәхмәт сиңа», – дип елмайды ул.
Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Комментарии