- 27.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Армиядән кайткан чак. Казан үзәк телеграфына эшкә урнаштым. Анда җитештерү цехлары да бар. Бер цех башлыгы:
– Рафаэль, Гөлчәчәкне эштән соң (2нче смена) өенә озатып куй. Ул кыз бала, ялгызы гына өйгә кайтырга курка, сез бер тирәдә торасыз.
Мин ризалаштым. Эш беткәч, өйгә кайтырга чыктык. Кабан күле буенда утыргычка ял итәргә утырдык. Гөлчәчәккә йолдызлар турында сөйлим:
– Менә өскә кара әле, берәр ерактагы йолдызны эзләп таба аласыңмы, Гөлчәчәк?
– Табам.
Башын күтәреп ул эзли башлады. Гөлчәчәккә карап тордым да, үбеп алу өчен бигрәк уңайлы утыра дип уйлап, үбеп тә алдым.
Гөлчәчәк:
– Ник үптең? – дип миңа бәйләнә башлады.
– Проба өчен, – дидем.
Шулвакыт ул минем яңакка сыламасынмы!
– Ни өчен? – дип сорадым.
– Проба өчен. Кызларны бүтән рөхсәтсез үпмәссең, сабак булыр, – диеп, утыргычтан торды да, китеп барды.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Сабак булыр ,
Комментарии