Римзил Вәлиев: «Мин аның ире түгел, ул минем хатын!»

Римзил Вәлиев: «Мин аның ире түгел, ул минем хатын!»

Әлегә кадәр тарихы, серләре хакында миңа хатын-кызлар белән генә сөйләшергә туры килә иде. Үзегез беләсез, без, хатын-кызлар тормышка да, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә бөтенләй башкача карыйбыз. Ә бүгенге героем – көчле җенес вәкиле. Алай гына да түгел, бик көчле шәхес тә. Шуның өстенә, ул хөкүмәт һәм дәүләт эшлеклесенең ире. Тик героем үзе бу җөмләне бик өнәп бетерми. «Мин министр ире түгел, киресенчә, ул минем хатын!» ди, шаяртып. Ул – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар буе «Азатлык» радиосының Казан бүлеге җитәкчесе, 20 елдан артык дәүләт вәкиле булып торган ханым Вәлиеваның ире Вәлиев.

Римзил абыйның тагын бер һөнәре бар: ул – укытучы. Казан Дәүләт Федераль университетның журналистика һәм социология факультетында булачак журналистларга белем бирә. Беренче курста аңа имтихан тапшыруымны бүгенгедәй хәтерлим. Гадәттә, әңгәмә эшләгәндә журналист сорый, ә герой аңа җавап бирә. Ә безнең әңгәмә бик үзенчәлекле килеп чыкты. Инде шактый тәҗрибә туплаган һөнәр иясе буларак, Римзил абый миңа сораусыз-нисез генә барысын да үзе сөйләп бирде, диярлек.

Римзил абый, Вәлиевлар гаиләсе ничек барлыкка килде?

– СССР чорында төшерелгән «Служебный роман» фильмын барыгыз да хәтерлидер. Менә безнең дә нәкъ шул фильмдагыча, барлык мөнәсәбәтләр эштә башланып китте. Таныш-белешләргә дә мин гел: «Безнең роман эштәге барлык романнарга да һәйкәл булырлык», – дип әйтергә яратам.

Минем ике югары белемем бар. Икесен дә Мәскәүдә алдым, шул исәптән, сәяси эшләр буенча да. Моннан 37 еллар элек, ике дипломлы егет Уфа шәһәрендә чыгып килүче «Ленинец» газетасына эшкә килә. Ул чагында бу басма яшьләр арасында да, Башкортстан буенча да бик популяр иде. Зилә дә шул басмада журналист булып эшләп йөргән вакыт. Күрәсең, уртак идеяләр белән яну, бергә иҗат итү безне якынайткан, бер-беребезгә бәйләгәндер.

Мәскәүдән кайткач, тормышның шактый катлаулы вакытында минем Уфада торыр урыным юк иде. Зилә миңа «Зеленая роща» шифаханәсенә юллама бирде. Язмыш микән, аның фатиры да шул якта булып чыкты. Эштә бергә, өйдән кайтканда бергә… Шулай ел ярымнар тирәсе бер-беребезгә күз кысышып йөргәч, өйләнештек. Зилә гаилә тормышын да, җәмәгать эшләрен дә бергә алып барырга тырышты. Өйләнешкәннән соң, Мәскәү университетын тәмамлады. Диплом яклаганда 6 айлык көмәне бар иде инде. Аннан улыбыз Денис туды.

Зилә ханым сезне нәрсәсе белән үзенә җәлеп итә алды соң? Сез аңа кайсы ягыгыз белән ошадыгыз?

– Зилә халык арасында тыныч, гел бер тон белән генә, тавыш күтәрмичә сөйли торган булса, гаиләдә дә, тормышта да шундый кеше. Ул бик сабыр, миңа караганда, төплерәк, кайбер мәсьәләләрдә акыллырактыр да, бәлки.

Миңа килгәндә, мин яшь чагымда да, хәзер дә гел идеяләр белән янып яшәүче кеше. Фантазия бик көчле, гел халык арасында, актив, гел үсештә, динамикада булырга тырышам. Киң күңеллемен. Алынган эшемне ахырына кадәр башкарып, җиренә җиткереп эшлим. Шул активлык, янып торуым аны караткандыр да, дип уйлыйм. Аннан соң, әлеге дә баягы, безне якынайткан нәрсә ул –журналистика.

– Римзил абый, министр ире булу авырмы?

– Казанга иң беренче мин күчеп килдем. Хәзерге «Ак барс» банкы бинасында ул вакытта «Яшьләр үзәге» кунакханәсе урнашкан иде. Безнең беренче фатир – «Ак барс» банкы! Үзем Казанда эш табып, 2-3 ай яшәгәннән соң, Зилә белән Денис та минем янга килделәр. Зилә «Вечерняя Казань», аннан «Республика Татарстан»да эшли башлады. Шуннан соң бу демократия дулкынында депутатлыкка сайланды. Басманың редакторы, аның белән урынбасары кандидатлыкка чыкканнар. Ике ир-ат янына бер хатын-кыз комачауламас әле дип, Зиләне дә тәкъдим иткәннәр. Сайлау алды компаниясендә без 5-6 кеше генә идек. Шулай бергә җыйнаулашып, округтагы һәр подъездның игълан тактасына агитация язулары ябыштырып чыктык. Шуннан Зилә биш кандидатны җиңеп, икенче турга үтте. Менә шулай аның сәяси карьерасы башланып китте.

Изображение удалено.

Миңа калса, сәяси карьерамы ул, башка өлкәдәге үсешме, бар нәрсә дә очраклылыклардан гына тора. Кемдер тырышлык, сәләт, белем кирәк, ди. Дөрес, алары да мөһим факторлар. Әмма күп нәрсә очраклы хәлләргә, очраклы кешеләргә, тиешле вакытта, тиешле урында булуга да нык бәйле. Зилә белән дә шулай килеп чыкты. Ул үзе дә көтмәгәндә-уйламаганда кирәкле даирәгә эләкте. Аның даирәсе – Миңтимер Шәймиев һәм Татарстан җитәкчелеге.

Идеаль гаилә, гадәттә, ничек булырга тиеш? Ире эштән кайта, хатыны ачык йөз белән каршы ала, юынгач сөртенергә сөлгесен тотып тора, чәен куеп җибәрә, бәлешен кайнарлата. Ирен ашаткач, аның эшендәге хәлләрен сораша, җылы сүзләр әйтеп иркәли, көненең ничек үтүен сөйли, аркасыннан кагып йоклата. Әлбәттә, бу һәр ир-атның хыялыдыр. Безнең гаилә башкачарак корылган. Әгәр дә мин ярдәм итмәсәм, өйдә генә утыр баланы карап, йөрмә анда чит ир-атлар янында, дип, Зиләне тыйсам, әлбәттә, аның мондый карьера ясау мөмкинлеге булмас иде. Әмма ул бит безнең әниебез, минем хатын, безнең гаилә кешесе, гаиләбезнең бер кисәге. Шулай булгач, нигә аңа киртә куярга, ди.

Гаиләдә, гадәттә, соңгы сүзне кем әйтә? Кайсыгыз баш, кайсыгыз муен?

– Безнең гаиләдә һәрвакыт демократия булды, бар һәм булачак та! Тормышта төрле вакытлар булгандыр, әлбәттә. Тик без беркайчан да бер-беребезнең авызын томаламадык, һәрвакыт уртак фикергә килергә тырышабыз.

Сез икегез дә танылган, билгеле кешеләр. Командировкаларга да күп йөрергә туры киләдер. Арагызга берәр кайчан хыянәт кергәне булдымы? Гомумән, сез бер-берегездән көнләшеп яшисезме?

– Мин халык арасында «ловелас» образында йөрим. Минем тирәдә гел яшь кызлар, чибәр ханымнар… Гадәттә, мин аларның һәркайсы белән дә диярлек фотосурәткә төшәм. Бу минем яшь вакыттан калган образым һәм мин аны хәзер дә югалтмаска тырышам.

Мин тагын хат язышырга бик ярата идем, хәзер дә шулай. Хат язу – минем өчен ул бер сәнгать, иҗат үрнәге. Яшь чакта бик күп яздым мин аларны. Әле кайчандыр ул хатларны хатыным да табып укыган иде. Тик Зиләгә беркайчан да көнләшергә сәбәп биргәнем булмады. Ул да шулай ук. Аның чит кеше белән очрашып йөрүен, башка белән бергә булуын мин күз алдыма да китерә алмыйм хәтта!

Бер очракны сөйлим әле. Бервакытны телефон шалтырады. Түбән Кама шәһәреннән бер ханым шалтырата булып чыкты. «Синең хатын минем ирем белән йөри», – ди бу миңа. Мин сер бирмәскә тырышам. «Фактларыгыз, дәлилләрегез бармы?», – мин әйтәм. «Кичәме, бүгенме алар «Татарстан» кунакханәсендә булдылар», – ди бу миңа җавап итеп. «Ярый, сез үзегезнекен тикшерегез, мин үз хатынымны тикшереп карыйм», – дидем дә, трубканы куйдым. «Сигнал» булгач, ышанмасам да, эчтән корт кимерә. Хәзер мин хатынны әкренләп «контрольгә» алдым, барысын да белештем… Теге хатын ялгышуын аңлады булса кирәк, башка шалтыратмады. Бу шалтыратуны мин Зиләгә беркайчан да әйткәнем булмады.

– Ә мәхәббәткә ышанасызмы?

– Мин үзем ике хатынлылык яклы, ә Зилә моңа каршы. Хатын-кыз бит ул мөнәсәбәтләргә бертөрле карый, ә ир кеше бөтенләй икенче төрле. Әгәр хатын-кыз гашыйк булса, өстәвенә, шул күзе төшкән кеше белән бер-ике кат очрашса, ул аны көне-төне уйлый. Хәтта гомере буена да онытмаска мөмкин. Ә ир кешенең физиологиясе дә, психологиясе дә башкача корылган. Мәхәббәт бармы, дигән сорау турында мин күптән уйланып йөрим инде, әлегә кадәр җавап таба алганым юк. Һәм җавап бирергә ашыкмыйм да. Әгәр тирә-ягыбызга карасак, мәхәббәт турында күпме шигырьләр язганнар һәм язалар, күпме китаплар иҗат ителгән, шул баналь темага күпме фильмнар төшерелгән. Барысы да аны бөек хис дип атый. Ә бит төптән уйлап карасак, «яратам» дип йөргән кешеләр бары үзләренең табигый һәм иҗтимагый инстинктларын гына канәгатьләндерәләр!

Бүген «Вечерняя Казань» газетасыннан бер хәбәр укыдым. Казанда бер егет, йөргән кызы ташлагач, шул кызны эзләп табып, сөйгәнен һәм аның янында булган тагын ике егет белән бер кызны пычак белән чәнечкән. Бер кыз белән егет һәлак булган. Үзе качкан, җитмәсә! Имеш, ул шул кыздан башка яши алмый! Шуңа күрә ул сөйгәнен һәм аның дусларын җәрәхәтли. Минемчә, бу – кыргыйлык. Димәк, мәхәббәт тә шундыйрак хис булып чыга түгелме?!

«Сине миңа Ходай Тәгалә үзе җибәрде», дип сөйлиләр. Мин бу нәрсәгә ышанмыйм. Кеше үзенә кирәк кешене тирәлегеннән, яши торган җиреннән таба. Минемчә, ярату ул – инстинкт. Аны канәгатьләндергәннән соң, шул ук хис тагын да кыйммәтрәк нәрсәгә әйләнергә тиеш. Дөрес, бер-береңне хөрмәт итү, якын күрү, бер үк төшенчәләр системасында яшәүне дә яратуга кертеп карарга була. Чөнки шундый мөнәсәбәтләр булмаса, парлар гомерләре буена бергә яши алмаслар иде. Шул хисне озак вакытка сузу минем өчен – бөеклек! Гашыйк булу бар. Әмма кешегә түгел, гадәттә, образга гашыйк булалар.

***

Менә шундый ул Римзил абый Вәлиев! Турыдан ярып, кыенсынмыйча, кешенең күзенә карап, фикерен әйтә белә. Вәлиевлар гаиләсендә мәхәббәт тә, ярату да бардыр. Юкса, сынаулар узып, шундый югары үрләр яулап, иңгә-иң куеп, 35 ел бергә атламаслар иде!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.


Римзил Вәлиев: «Мин аның ире түгел, ул минем хатын!» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии