«Сыгылсам да сынмадым»

«Сыгылсам да сынмадым»

Редакциябезгә яңа сулыш, иҗат дәрте, ихласлык алып керде ул. Даими авторыбыз Дилбәр апа Әхәтова турында әйтүем. Әдәби җанлы икәнлеге күренеп тора – бирелеп китеп, тәмләп сөйли. Менә монысы яраткан шигырем, дип ялкынланып, Хәсән Туфанны, Фәнис Яруллинны сөйләп күрсәтә. Үзенең тормыш юлы да читтә калмый – безне үз күреп, гомер йомгагын сүтә Дилбәр апа.

Ул тумышы белән Актаныш районының Тәкмәк авылыннан. Әтиләре яшьли үлгәч, җиде кыз әниләре Нәсимә тәрбиясендә үскәннәр. Нәсимә апа бүген дә исән-сау, 92 яшен тутырган инде.

Язмыш Дилбәр апаны кая гына илтеп ташламаган. «Яшьлегемнең иң матур еллары Казанда үтте», – дип искә ала ул. Укырга керергә дип ашкынып килгән кыз теләгенә җиңел генә ирешә алмый әле. Казан университетының татар филологиясе бүлегенә кергәнче, ике ел Камил Якуп басмаханәсендә эшләргә туры килә аңа. Тик Дилбәр Әхәтова моңа бер дә үкенми: «Типографиядә үзем хыялланган китап мохитенә эләктем. Никадәр китап белән таныштым мин анда! Аларны укый-укый ятлап бетерә идем. Әдәби кичәләрнең берсен дә калдырмадым».

Ике елдан соң, ниһаять, үзе теләгән уку йортына укырга керә. Мөхәммәт Мәһдиев, Диләрә Тумашева, Флера Сафиуллинаның дәресләрен ала. Төркемнәре дә бик көчле булып чыга аларның. Дилбәр апа санап күрсәтә: төркемдәшләре арасыннан тел белгечләре, фән докторлары чыккан икән. Ә ул үзе III курста укыганда тормышка чыгып, читтән торып укуга күчә. Тормышының Минзәлә этабы башлана.

«Минзәләдә мәдәният йортына эшкә урнаштым. Бик яратып эшләдем мин анда», – ди Дилбәр Әхәтова. Ә 1989нчы елда ике бала белән Чаллы шәһәренә чыгып китәргә туры килә, дипломны да ике бала белән яклый. Чаллы кочак җәеп каршы алмый. Югары белемле филологка кулына себерке алырга туры килә. «Шигырь сөйли-сөйли урам себерә идем», – ди Дилбәр апа. Күпмедер вакыттан соң аңа бүлмә бирәләр. Ә бераздан, филолог дипломы барлыгын белеп алгач, балалар бакчасына тәрбияче итеп алалар. «Казан шәһәре миңа белем бирсә, Чаллыда мин шәхес буларак формалаштым», – дип кабатларга ярата Дилбәр Әхәтова. Чаллыда милли хәрәкәткә дә барып эләгә ул, алар ярдәме белән фатирлы була, шуны һаман рәхмәт сүзләре белән искә ала.

Шәһәргә дә, авыл тормышына да яраклаша ала ул Дилбәр апа. Авылыннан башка яши алмый, аның табигатеннән көч һәм илһам ала. Һәм көннәрдән бер көнне шундый вакыт җитә: ул бөтен эшен ташлап, туган авылына күченеп кайта. 2006нчы ел була бу. Шуннан бирле Югары Яхшый авылында клуб мөдире булып эшли. «Мин һәрвакыт гади халык арасында йөрдем, халыкның шул катлавын яраттым. Авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина белән иңгә-иңне куеп эшлибез, ул үзе дә мәдәният җанлы кеше», – ди Дилбәр апа.

Ә «Безнең гәҗит» белән танышуы 2007нче елда булган. «Авылга кайтмаган булсам, газета кулыма да кермәгән булыр иде. Шул вакыттан бирле язам, «Безнең гәҗит»кә бервакытта да хыянәт иткәнем булмады», – ди Дилбәр Әхәтова. Авылдашлары да, халыкчан язасың, дип мактый, урамда туктатып рәхмәт әйтәләр, ди. Дилбәр апа әнисенең, өлкән буын кешеләренең хатирәләренә таянып, истәлекләр язарга ярата. Авылыннан кала тагын бер илһам чыганагы бар әле – әнисе. Үзе дә шигырьләр язгалаган әдәби җанлы Нәсимә апа кызының тормышы белән кызыксынып, аңа киңәшен биреп тора икән.

Бүген Дилбәр апа кызы Диләрә, улы Алмазның (икесе дә гаиләле) уңышларына куанып, ике оныкка әби булуына сөенеп яши. Әби димәссең дә әле аны, һич тә 55 яшь биреп булмый. «Минем язасым килеп тора, үземдә әле башланмаган запас тоям. Авылда тема шулхәтле күп – язып кына бетер. Авылымның матур кешеләре турында язарга, мәңгегә туган ягымда калырга телим. Минем тормышым җиңел булмады. Егылган вакытларымда да үз көчемә генә ышандым, сынмадым мин», – ди Дилбәр апа. Үзенең ихлас язмалары белән «Безнең гәҗит» укучыларын тагын да сөендерер әле ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии